(Казан
шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин башкала педагогларын Укытучылар көне белән котлады.
«Хөрмәтле
педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар
көне белән котлыйм!
Һәр
кешенең тормышында укытучы аерым роль уйный. Сез искиткеч һәм мавыктыргыч фән
дөньясын ачасыз, талантларны үстерергә һәм тормыш юлын сайларга булышасыз.
Балалар белән күңел җылысын уртаклашып, һәр
укучының йөрәгенә ачкыч сайлыйсыз, яңа уңышларга
әйди һәм кызыксындыра аласыз.
Укытучыларның һәр чорда да ихтирамлы кешеләр булуы
очраклы түгел, чөнки сездән, сезнең һөнәри осталыгыгыздан һәм зирәклегегездән
киләчәгебез тора. Гасырлык традицияләргә һәм тәҗрибәгә таянып, шул ук вакытта заманча таләпләргә җавап биреп, уку
процессына инновацион технологияләр һәм методикалар кертеп, заман белән бергә
атлыйсыз.
Кадерле
укытучыларыбыз, сез үз белемнәрегезне балаларга биреп кенә
калмыйсыз. Үз үрнәгегез, игелекле эшләрегез
һәм сабырлыгыгыз белән үсеп килүче буында намуслылык һәм ярдәмчеллек,
тирә-юньдәгеләр турында кайгыртучанлык
һәм туган якка мәхәббәт тәрбиялисез.