(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче сентябрь, Дмитрий Никитин).
Бүген Казанда Порт урамы янындагы территорияне комплекслы үстерү кысаларында
беренче микрорайон төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды. Чарада Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, «Сбербанк»
ҖАҖ Идел-Нократ банкы идарәсе рәисе Петр Колтыпин һәм башкалар катнашты.
«Бу территориягә якын килергә берничә омтылыш булды инде»,
- диде ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда кешеләр туган елгасы матурлыгыннан ләззәт ала
алырдай Иделгә чыгу урыннары күп түгел. Шулай ук республика башлыгы әлеге
участокны реновацияләгәндә кулланылачак системалы алымга игътибар итте. «Уңайлы
шартлар тудырырга кирәк. Бу – Татарстан башкаласы өчен архитектура карарларының
яңа бүлеге – Казан иярергә тиеш югары стандарт һәм юнәлеш векторы. Ышанам ки,
әлеге проект уңышлы һәм кирәк булачак, ә бу микрорайондагы тормыш уңайлы
булачак», – дип ассызыклады ТР Президенты.
«Бүген безнең өчен тарихи мизгел. Бу проект белән Иделгә
тәрәзә ачабыз һәм зур проектка старт бирәбез», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы масштаблы проект эшләүгә ярдәм иткән республика җитәкчелегенә,
архитекторларга, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Мондый глобаль үзгәртеп корулар һәм Россиядә мондый
территорияләрне реновацияләү әлегә булмаган. Без хәзер басып торган җир элек
сәнәгать мәйданчыгы иде, дистәләгән төзелеш гаражлары базасы һәм башкалар. Әмма
якын киләчәктә бу территория меңләгән казанлыларның һәм башкала кунакларының
яшәү һәм ял итүе өчен менә дигән урын булачак», – дип ассызыклады Мэр. Исегезгә
төшерәбез, реновация 287 гектарга кагылачак. Проектны 10 ел эчендә тулы күләмдә
гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Төзелешнең төп финанс партнеры – «Сбербанк» ГАҖ, ә «СМУ-88»
компаниясе беренче торак комплексын төзүче булды. «Соңгы елларда шәһәрдә күп
кенә проектлар гамәлгә ашырылды. Бу катлаулы һәм бик күләмле проект, торак
төзүдән тыш, микрорайонның тулы инфраструктурасын булдырырга кирәк. Күп нәрсәне
бергә туплау сорала, әмма «Сбербанк» белән партнерлыкта бу бурычны без үти
алачакбыз», – диде Мэр.
«Әлеге проект турында фикер алышу стадиясендә үк без аңа
гашыйк булдык», – диде Петр Колтыпин. - Казан һәрвакыт Россиядә беренчеләрдән
булып яңалык кертә, һәм бу проект башкаларга әлеге идеяләрне үзләрендә
кулланып, шәһәрләрен яхшы якка үзгәртү өчен менә дигән үрнәк булачак».
Чара башланыр алдыннан Казанның баш архитекторы Илсөяр
Төхвәтуллина кунакларга беренче чираттагы төзелеш территориясе буенча экскурсия
үткәрде һәм проектның төп доминантларының кайда урнашачагын күрсәтте. 6 га
мәйданлы беренче торак микрорайон төзелешен 2031 елга төгәлләргә
планлаштыралар, ә аның дүрт йорттан торган беренче чираты 2025 елда ук
файдалануга тапшырылачак. Бу урында 1100 дән артык фатирны һәм төрле
коммерцияле күчемсез милекне колачлаган төрле катлы 20 торак йорт булачак.
Ә бүгенге туктап торган промзона территориясендә 1,5 млн
кв. метр торак һәм 1,3 млн кв. метр административ һәм коммерция биналары
барлыкка киләчәк. Яшелләндерү һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре мәйданы
проектлаштырыла торган территориянең 25% мәйданын биләячәк һәм 72 га тәшкил
итәчәк, шул исәптән 12 км озынлыктагы яр буе төзекләндереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, беренче торак комплексы проектын
эшләүгә Мәскәүнең танылган архитекторлары Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко
җәлеп ителгән, алар 2022 елда Россиядә «АрхМосквы» версиясе буенча иң яхшысы
дип табылган. Проектта Казанның үзенчәлеге һәм милли колориты исәпкә алынды.
Казанның баш архитекторы сүзләренә караганда, түбәндәге микрорайоннарның архитектура-пространство
концепцияләре шулай ук Россиянең әйдәп баручы белгечләре катнашында эшләнәчәк.
Ике атна элек Көнчыгыш икътисади форумында Татарстан
башкаласында елга порты территориясен реновацияләү турында килешү төзелде.
Якынча исәпләүләр буенча, әлеге территория үсешенә кертелгән инвестицияләрнең
гомуми суммасы 500 млрд сум тәшкил итәчәк.
Чарада шулай ук Татарстан төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Россия Дәүләт Думасы
депутаты Илья Вольфсон катнашты.