(Казан шәһәре KZN.RU 23 нче сентябрь, Диана Жиленкова).
Быел Казанның Мәскәү районындагы татар телендә белем бирүче 12 нче номерлы
гимназия азык-төлек блоклары реконструкцияләнгән 30 гомуми белем бирү
учреждениесе арасына керде. Биредә биналарны ремонтладылар, яңа җиһазлар һәм
мебель урнаштырдылар, капремонттан соң утырту урыннары саны ике тапкырга артты.
Эш нәтиҗәләрен шәһәр Мэры Илсур Метшин бәяләде.
«Мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау – без ел саен үз
алдыбызга куйган мөһим бурыч. Файдалы туклану һәм сәламәтлек укучыларның
үсешенә уңай йогынты ясый, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – 1 нче сентябрьгә
шәһәрдә мәктәп рестораннары форматында 144 ашханә эшли инде – бу аларның гомуми
санының 78% ы».
Гимназиядә хәзер 457 гимназист белем ала һәм 35 педагог эшли.
2011 елда төзелгән бинада урнашкан гимназиядә ашханәдән тыш, быел түбә дә
ремонтланган, башкарылган эшләрнең бәясе 1,6 млн сум дип бәяләнә.
Капремонтка кадәр 409 кв.м мәйданлы азык-төлек блогы 80
утырту урынына исәпләнгән булган, хәзер ул 176 укучыны сыйдыра ала. Моңы кухня
территориясен киметү хисабына ирешелгән. Капиталь ремонтның гомуми бәясе 15,5
млн сум тәшкил иткән – бу акчаларга яңа җиһаз һәм мебель сатып алганнар, шулай
ук төзү-монтаж эшләре башкарганнар. Шул исәптән өстәмә техника сатып алуга 802
мең сумны Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты юнәлткән.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, ашау залы үзгәргән –
уңайлы мохит булдырылган, уңайлы мебель урнаштырылган.
Укучыларны сәламләп, И.Метшин ашханә пешекчеләре белән
аралашты. Бу көнне алар гимназистлар өчен котлетлар, тавык белән пылау, алма
һәм кишер салатлары әзерләделәр. Хезмәт дәресендә үзләре мөстәкыйль әзерләнгән
ризыкларны Мэрга укучылар да тәкъдир иттеләр. Исегезгә төшерәбез, бу уку елында
шәһәр мәктәпләрендә туклану бәясе күтәрелмәде. Әйтик, өлкән сыйныф укучылары 48
сумга комплекслы төшке аш сатып ала ала, ирекле сайлау менюсыннан 73 сумга
төшә. Укучылар өчен өстәмә рәвештә 30 сумга иртәнге яки көндезге аш,
ассортиментта 16 сумлык аш (суп) тәкъдим ителә. Моннан тыш, 1 нче сентябрьдән кече
сыйныф укучылары өчен итле иртәнге ашлардан тыш ярма һәм сөт ризыкларыннан
торган комплекс та булдырылды.
Исегезгә төшерәбез, быел ремонт эшләре Казанның 30
мәктәбендә 31 азык-төлек блогында узды. 1 нче сентябрьдә ТР башкаласында 144
яңартылган мәктәп рестораны ачылды – бу ашханәләрнең гомуми санының 78% ын
тәшкил итә. Ә соңгы дүрт елда ашханәләрне реконструкцияләү һәм яңа мәктәпләр
төзү хисабына ашханәләрдә утырту урыннары саны 7700 урынга арткан.
Казан Мэры белән бергә 12 нче номерлы гимназиянең яңартылган
ашханәсендә шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима
Мөхәммәдшина, Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Мачин һәм уку йорты
директоры Зөммәрәт Нәгыймова булдылар.