(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Юлия Летникова). 1-3 нче декабрьдә Татарстан башкаласында чираттагы «Казаныш» архитектура форумы узачак. Быел ул «Яшьләр шәһәре» темасына багышланган. Очрашуда катнашучылар Казанның нинди яшьләр киңлекләренә мохтаҗ булуы турында фикер алышачак. Форумда шулай ук шәһәрдәге иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурска йомгак ясалачак. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мондый чараларда тәҗрибәле белгечләрнең генә түгел, яшь белгечләрнең дә катнашуы мөһим. «Яшьләр вакыйгаларның үзәгендә булырга тиеш, бу аларга шәһәрнең ихтыяҗларын аңларга һәм архитектура яңа карашларын күз алдына китерергә ярдәм итәчәк. Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсенең яшь һәм тәҗрибәле вәкилләре берлегендә яңа шедеврлар туачак», - диде шәһәр башлыгы.
«Мондый чараларда катнашу – безнең өчен зур шатлык. Очрашулар республика һәм илнең башка төбәкләреннән экспертлар чакыру белән уйлап оештырыла. Шәһәр үсеше һәм инвестицияләр социаль оптимизм өчен нигез бирә, бу күпләргә җитми», – диде Илсур Метшин.
И.Төхвәтуллина хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге иң яхшы объектка смотр-конкурска гаризалар 31 нче октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Катнашучылар проектларны 12 номинациядә тәкъдим итә ала: «Иң яхшы торак комплекс», «Иң яхшы индивидуаль торак йорт», «Иң яхшы коммерцияле күчемсез милек объекты», «Иң яхшы гомуми файдаланудагы урын», «Иң яхшы арт-объект», «Иң яхшы инженерлык корылмасы», «Иң яхшы паркинг», «Иң яхшы реновация объекты», «Иң яхшы шәһәр төзелеше концепциясе», «Шәһәрлеләр сайлавы», «Ел дебюты» һәм «Иң яхшы архитектура-сәнгать яктыртуы». Соңгы номинация яңалык булды, шәһәрнең баш архитекторы сүзләренчә, ул гамәлдәге яктылык үрнәкләрен күрергә һәм лаеклы бәяләргә, шулай ук киләчәктә сыйфатлы карарлар барлыкка килүне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк.
Идеяләр өч категориядә тәкъдим ителергә мөмкин – тормышка ашырылган һәм тормышка ашырылмаган проектлар, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килешенгән, шулай ук тормышка ашырылмаган һәм килештерелмәгән проектлар. Соңгы категория быел өстәлде. «Мондый проектлар еш кына индивидуальлеге белән аерылып тора. Бу – яшь белгечләр өчен үзләрен һәм үз эшләнмәләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый эшләр буенча архитекторның потенциалы күренеп тора, ә төзүчеләргә әлеге проектлар яшь талантлы егетләрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү өчен сигнал булачак», – дип билгеләде Илсөяр Төхвәтуллина.
Соңыннан Илсөяр Төхвәтуллина шәһәр башлыгын конкурсның жюри рәисе булырга чакырды.