(Казан шәһәре KZN.RU 13 нче сентябрь, Юлия Летникова). Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы номерлы балалар поликлиникасының филиалын төзү буенча эшләр 54% ка үтәлгән. Заманча амбулатория өчен кирәкле бөтен әйберләре булган учреждение инде киләсе елда поселокта һәм күрше торак массивларда яшәүче 11 мең балага ишекләрен ачачак. Бүген поликлиниканың төзелеш барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Дәрвишләр бистәсен – үз аурасы һәм энергетикасы булган шәһәр эчендәге шәһәр дип әйтү кабул ителгән. Бу торак массивта, Казан үзәгендәге кебек үк, халыкның, шул исәптән балаларның уңайлылыгы өчен барысы да эшләнә. Җәй дәвамында Дәрвишләр бистәсенең ике мәктәбендә ашханәләр рестораннарга үзгәртелде, ике балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә», – дип билгеләде шәһәр башлыгы. Тиздән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Президентының ярдәме белән торак массивта заманча җиһазлар һәм уңайлы кабинетлар булган балалар поликлиникасы барлыкка киләчәк, дип өстәде И.Метшин.
«Без Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрдән балалар поликлиникасын төзү үтенече белән бик күп мөрәҗәгатьләр алдык. Апрель аенда яңа медицина учреждениесе төзелә башлады. Дәрвишләр бистәсендә яшәүче балалар өчен беренче тапкыр биредә травматология пункты һәм рентген кабинеты эшләячәк, чөнки хәзерге вакытта балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә яки 1 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе каршындагы травмпунктка барырга мәҗбүр», – диде Казан Мэры.
Бинаның мәйданы 6,4 мең кв. м тәшкил итә, хәзер объектта 80 эшче эшли. Биш ай эчендә алар бинаның фундаментын күтәрә алдылар. Диварларны өю һәм штукатурлау эшләре дәвам итә. Белгечләргә шулай ук бинадагы бүлмәләрнең һәм фасадның отделкасын башкарырга, инженерлык челтәрләрен сузарга кирәк, шуннан соң поликлиникага медицина җиһазлары кайтарылачак. Учреждениене 2023 елның беренче кварталында ачарга планлаштыралар.
«Төзелеш сроктан алдарак бара. Инде бу айда ук тышкы челтәрләрне урнаштырып бетерәчәкбез һәм бүлмәләрнең отделкасы белән параллель рәвештә якындагы территорияне төзекләндерәчәкбез һәм фасадны бизиячәкбез. Бүгенге көнгә төзелеш эшләре 54% ка үтәлгән», - дип хәбәр итте Казан Мэрына «Алтын Групп» ҖЧҖ подрядчы оешмасы генераль директоры Марат Сафин.
6 нчы номерлы балалар поликлиникасының филиалы сменага 180 кешене кабул итә алачак, биредә 245 педиатр һәм тар профильле табиб эшләячәк. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков табибларның пациентларны дүшәмбедән җомгага кадәр ике сменада кабул итәчәген, ә ял көннәрендә поликлиникада дежур персонал эшләячәген сөйләде.
Пациентлар бер урында күп тупланмасын өчен, медицина учреждениесе бүлекләре блокларга бүленәчәк. Беренче катта сөт кухнясын бирү зонасы, кабул итү бүлеге, йогышлы блок, лаборатория, травмпункт һәм рентген кабинеты урнашачак. Бер катка югарыда педиатрлар кабинетлары булачак, ә тар профильле табиблар 2 нче, 3 нче һәм 4 нче катларда кабул итәчәк. Моннан тыш, поликлиниканың 3 нче катында 7 урынга исәпләнгән көндезге стационар урнашачак.
«Поликлиниканың яңа филиалында ата-аналар һәм балалар уңайлылыгы өчен көтү зонасы һәм кафе каралган», - дип ассызыклады Владимир Жаворонков.
Казан Мэры керү төркемнәре һәм поликлиника биналарының дизайн-проектларын өйрәнде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы аңлатып узганча, дизайн типлаштырылган брендбук нигезендә эшләнгән, ул бөтен ил буенча яңа медицина учреждениеләре төзегәндә кулланыла. Илсур Метшин тәкъдим ителгән макетларны югары бәяләде һәм балаларга ачык төсләр ошар дип билгеләп үтте.
Балалар поликлиникасы филиалының төзелеш барышын Казан Мэры белән бергә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов та тикшерде.