(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Даун синдромы булган затлар арасында йөзү буенча турнирда 154 комплект медаль уйнатылды. 11 нче сентябрьдә тәмамланган ярышларда илнең 34 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 146 спортчы катнашты, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
«Шәһәр инфраструктурасын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларына яраклаштыру, шулай ук төрле активлыклар шәһәрнең социаль сәясәтенең мөһим өлеше булып тора. Бу юнәлеш безнең өчен чагыштырмача яңа һәм шәһәрдә гамәлгә ашырылачак озак вакытлы стратегиянең бер өлеше булып тора», – диде И.Метшин.
Быел турнир программасына инклюзив стартлар кертелде. 4х50 метрлы катнаш эстафетада Даун синдромлы спортчылар Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән бергә стартка чыктылар. «Нәкъ менә шушы стартлар спортчыларга аерым шатлык китерә, аларның башкалардан аерылып тормавын тоярга ярдәм итә», – дип ассызыклады А.Салихов.
Шулай ук 10 нчы сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ярдәме белән түгәрәк өстәл утырышы узды, анда турнирда катнашучыларның тренерлары һәм ата-аналары катнашты. Түгәрәк өстәлдә төрле категориядәге һәм яшьтәге кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү генә түгел, ә аларның үсеше һәм белем алу мәсьәләләре дә каралды. «Мондый ярышлар балаларга мөстәкыйльрәк булырга, социаль җайлашырга, үзләренең куркуларын җиңәргә, яңа хисләр кичерергә, көндәшлек рухын һәм җиңүләр шатлыгын тоярга ярдәм итә», – дип сөйләде Физкультура һәм спорт комитеты рәисе.
Шулай ук 7-11 нче сентябрьдә Казанда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында футбол буенча «Корыч ихтыяр» дигән зур турнир узды, анда илнең 20 төбәгеннән 400 спортчы катнашты.
И.Метшин шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә спорт реабилитациясе һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылуын ассызыклады. «Бүгенге көндә балалар өчен инклюзив ял итү үзәкләре ачылды, спорт учреждениеләрендә һәм спорт мәктәпләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсус төркемнәр эшли. Инклюзив класслар саны елдан-ел арта. Беренче нәтиҗәләргә карамастан, алда әле эшләр күп», - дип нәтиҗә ясады Мэр.