(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Юлия Летникова). Казан елга порты территориясен реновацияләү өчен илкүләм проектларда катнашачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур Метшин. 287 га мәйданлы территорияне үзгәртеп кору, 1,5 млн кв.м торак һәм 1,3 млн кв. м административ һәм коммерция биналарын төзү өчен алдан исәпләүләр буенча 500 млрд сум инвестиция кирәк. Узган атнада Көнчыгыш икътисади форумда «Сбербанк» белән килешү төзелде.
»Казанның елга порты территорияләре һәм Мехчылар урамнары дистә еллар дәвамында сәнәгать зоналары булып исәпләнгән, әмма хәзер бу районның реновациядән соң нинди булачагын күзаллау бар, – диде шәһәр башлыгы. - Безнең идеяләрне тормышка ашыру Казан архитектурасын яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк. Соңгы дистә еллар эчендә мондый зур проектлар аз тормышка ашырылды. Бүгенге көндә Казанда мондый масштабтагы проектны гамәлгә ашыра алубыз, сөенечле».
Илсур Метшин мастер-планның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, архитекторлар белән берлектә каралуын билгеләп үтте.
Елга порты территориясен башлангыч исәпләүләр буенча яңарту өчен 500 млрд сум кирәк, шуңа күрә Казан ТР Хөкүмәте һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә илкүләм проектларда катнашачак. «287 гектар территориядә техник шартларны яхшыртырга, инженерлык челтәрләрен сузарга кирәк, федераль хөкүмәтнең мондый зур проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итә торган берничә инструменты бар», – диде шәһәр башлыгы.
«Алда торган катлаулы эштә безгә финанс партнеры булу мөһим», - дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм узган атнада Көнчыгыш икътисадый форумда «Сбербанк» белән килешү төзелгәнен искә төшерде. Документка Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин кул куйды.
Шул ук чарада Порт урамын реновацияләү кысаларында 6 га мәйданлы беренче торак микрорайонны төзү турындагы килешү имзаланды. Бу территориядә төзүче «СМУ-88» компаниясе булачак.
«Елга портын үзгәртеп кору – иртәгәсе көн. Безнең алда зур иҗади һәм рухландыргыч эш тора. Республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президенты ярдәме белән әлеге проектны гамәлгә ашыра алуыбызгы ышанам», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Порт урамындагы территорияне комплекслы реновацияләү идеясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Бу зонаның үсеш концепциясе 2020 елның августында тәкъдим ителде. Шул ук елны Казанның яңа Генераль планында Порт урамы районы комплекслы территориаль үсеш зонасы итеп билгеләнде. 2022 елның августында территориянең мастер-планын Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов килештерде.
Порт урамындагы масштаблы төзелеш проекты 10 ел эчендә тулысынча тормышка ашырылыр дип көтелә.