(Казан
шәһәре KZN.RU, 29 нчы август, Юлия Летникова). Бүген Ратушада «Казан – Ислам хезмәттәшлеге
оешмасының яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында үткәрелә
торган Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышы узды. Глобаль көн тәртибендә яшьләр
бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур
Метшин катнашкан утырышның темасы булды.
«Без
мөселман дөньясы белән багланышларга аерым игътибар бирәбез һәм Россия белән
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы элемтәләрне үстерүгә керткән өлешебез
белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып. Ул
искә төшергәнчә, 2003 елда РФ Президенты, илнең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына
күзәтүче буларак керергә ниятләве турында белдерде, «Россиядә яшәүче 20 млн мөселман
үзләрен мөселман дөньясының бер өлеше итеп тоя алсын иде», дип ассызыклады.
Казан алган Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы статусы беренче тапкыр
күзәтүче илгә бирелгән. «Бу карарны без яшьләр сәясәте өлкәсендәге Россия
Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының казанышларын, республикабызның
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән күпьеллык ныклы элемтәләрен тану таныклыгы
буларак карыйбыз», – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Ул шулай ук быел
республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу
уңаеннан истәлекле дата билгеләп үтелүенә дә игътибар итте.
Татарстан
Президенты сүзләренчә, пленар утырыш темасы аеруча актуаль – яшьләр җәмгыятьтән
гаделрәк, тигез хокуклы һәм прогрессив мөмкинлекләр таләп итә. Моннан тыш,
яшьләрнең халыкара коммуникацияләренең темпы һәм роле үсә, моңа Глобаль яшьләр
саммитын үткәрү дә дәлил булып тора. «Россия мисалында без яшьләрнең милләтара
татулык, динара һәм халыкара хезмәттәшлек өчен чыгыш ясавын
күрәбез. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Россиянең иң тотрыклы
төбәкләренең берсе булды һәм шулай булып кала да», - дип белдерде Рөстәм
Миңнеханов.
Россия
Президенты Владимир Путин һәм Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров саммит
делегатларына сәламләү сүзләрен юллады.
Россия
Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының мөселман дәүләтләре оешмалары белән
хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, махсус йөкләмәләр буенча илче Константин
Шувалов яшьләр саммиты киләчәктә яшьләр сәясәтендә хезмәттәшлек итү өчен
элемтәләр урнаштырырга һәм инициативалар булдырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч
белдерде.
Пленар
утырыш ахырында доклад белән Казан Мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. «Катлаулы
халыкара вәзгыять шартларында яшьләрнең көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләре
буенча фикер алыша алуыбыз өчен сөенәбез», – диде шәһәр башлыгы саммит
делегатларына мөрәҗәгать итеп.
Илсур
Метшин үз чыгышында ислам – шәһәр ДНКсының, аның тарихының һәм мәдәниятенең
мөһим өлеше булуын билгеләп үтте. «Күптән түгел Казанда узган Коръән укучылар
конкурсы – иман рухының югалмавын раслау. Казан мәчетләрендә мәхәллә
кешеләренең 40% ы – яшьләр, моннан тыш,
шәһәрдә хәләл-индустрия үсә һәм тарихи үзенчәлекле кварталлар торгызыла», -
диде шәһәр башлыгы. Ул совет чорында ислам традицияләре өлешчә югалды, әмма
бүген яшьләр арасында аларның тарафдарлары арта бара, дип өстәде. «Алар
дөньядан ябык түгел, киресенчә, һәрьяктан белемле, мәрхәмәтле, ачык һәм ислам
яшьләре өчен генә түгел, ә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен дә кирәкле мәдәни продукт
тудыра, – дип билгеләде Мэр. – Күп санлы фестивальләр, концертлар, граффити,
бию, йөгереш һәм веломарафоннар, экошимбәләр, белем бирү программалары һәм
фәнни тикшеренүләр – болар барысы да шәһәрне үзгәртә, үз-үзләрен күрсәтү өчен
сайлау һәм һәркемнең сәләтен үстерү өчен мөмкинлек тудыра».
Татарстан
башкаласы «казаны»нда 100 дән артык милләт катнашкан, аларның иң эреләре – руслар
һәм татарлар. «Безнең халык арасында христианнар һәм мөселманнар бар, мәчетләр
һәм чиркәүләр бер-берсе белән янәшә тора. Мәдәниятләр һәм диннәр арасында даими
диалог бара, без әлеге юнәлештә үсәбез, яңалыкларны өйрәнәбез. Шуңа күрә бездә
кешенең дини яки раса нигезендә кыерсытылуы була алмый», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Аның
сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казан халкының 30% ы – яшьләр, алар өчен ел саен социаль һәм
спорт инфраструктурасы, шулай ук ял һәм досуг урыннары яңартыла. Шулай итеп, 30
югары уку йортында һәм 25 урта һөнәри уку йортында 168 мең студент белем ала,
шул исәптән башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән яшьләр дә. Соңгы биш елда
Казанда яшьләр сәясәте учреждениеләренең 70% тан артыгы яңартылды, җәмәгать
киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Яшьләр өчен бүген 300 гә
якын спорт объекты бар.
«Яшәү,
эшкә урнашу, һөнәри үсеш алу, яшьләрнең ялы һәм үсеше өчен шартлар тудыру –
безнең төп өстенлекләребезнең бер юнәлеше», – диде И.Метшин. Ул шулай ук эш эзләү
буенча сервисларның берсен мисал итеп китерде: «Мәскәү һәм Санкт-Петербург
кебек куәтле мегаполисларны санамасак, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге россиялеләр
бәяләвенчә, Казан бүген – яшьләр өчен Россиянең иң җәлеп итүчән шәһәре. Бу,
һичшиксез, республика һәм шәһәр командаларының, безнең яшьләр лидерларының
бердәм эшләве нәтиҗәсе».
«Шәһәрне
үзгәртеп кору белән шөгыльләнеп, без хәзерге яшьләр яшәячәк һәм эшләячәк мохит
булдырабыз. Шәһәр әһәмиятендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуга экспертларны
гына түгел, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Бу – тигез хокуклы, кызыклы һәм
креатив партнерлар, алар безне алга барырга мәҗбүр итә», - дип нәтиҗә ясады
Казан Мэры.
Пленар
утырышта, шулай ук, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәдәни, социаль һәм гаилә
эшләре буенча генераль директоры Әмин Обэид Алхаджри чыгыш ясады, Ислам
оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Салем
Бин Мөхәммәд Әл Малик үзенең видео мөрәҗәгатен юллады.
Исегезгә
төшерәбез, Глобаль яшьләр саммиты Казанда 27 нче августта старт алды. Чара 67
илдән 300 кешене берләштерде. Саммитта илләрнең яшьләр эшләре һәм спорт
министрлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең гадәттән тыш һәм тулы
вәкаләтле илчеләре, шулай ук яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән
шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләре, фикер лидерлары, яшь эшкуарлар һәм
фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.