(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче август, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда «Алтын алка» бөтенроссия хоккей фестивале узды. Гала-матчта Татарстан һәм «Кызыл йолдызлар» командалары составында РФ спорт министры Олег Матыцин, шәһәр Мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук атаклы Россия хоккейчылары – Алексей Морозов, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Александр Степанов, Евгений Медведев һәм башкалар чыкты. Чараның хөрмәтле кунагы Россия Хоккей федерациясе президенты, күп тапкырлар олимпия чемпионы Владислав Третьяк булды.
Фестиваль Казан хоккееның ветераннары һәм узган сезон «Алтын алка» турнирының иң яхшы уенчылары катнашында матч белән ачылды. Шуннан соң «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов илебез хоккее йолдызлары – Артем Лукоянов, Алексей Бадюков һәм Алексей Терещенко белән бергә Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен ачык тренировка үткәрде.
Фестивальгә килгән тамашачылар өчен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Спорт сарае фойесында интерактив фотозона эшләде, анда һәркем тиз арада цифрлы форматта видео ала алды. Тамашачыларны «Ак Барс» ХК талисманнары каршы алды, алар турнир символикасы төшерелгән махсус шалтыравыклар һәм светодиод сувенирлар тараттылар. Бәйрәм атмосферасын төрле жанрдагы артистлар тудырды. Спорт сарае бозында синхрон фигуралы шуу буенча Россия чемпионнары – «Идел» командасы чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы җыелма командасы һәм «Кызыл йолдызлар» командасы арасында гала-матч хоккей көненең кульминациясе булды. Уен башланыр алдыннан, Казанга 2022/2023 еллар сезонының суперфиналын оештыручы буларак «Алтын алка» ярышларының әләмен тантаналы рәвештә тапшыру булды.
Россия спорт министры Олег Матыцин Татарстан башкаласының чираттагы тапкыр бөтен илдән спортчыларны кунакчыл каршы алуын билгеләп үтте, республика һәм Казан җитәкчелегенә спорт ярышларын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Казан хаклы рәвештә спорт даны шәһәре дип атала ала, – дип ышана ул. - Нәкъ менә «Алтын алка» турниры кебек ярышлар спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли».
«Безнең өчен «Алтын алка»ның суперфинал матчын кабул итү – зур мәртәбә. Бу турнир аша безнең барлык танылган хоккейчылар узды, алар совет һәм Россия хоккее данын дәвам итәләр», – дип билгеләде Мэр. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка фестивальне оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Алтын алка» турниры әләмен шәһәр башлыгына Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк тапшырды. Ул Казанда бик күп боз стадионнары булуына игътибар итте, шәһәр халкына бу спорт төренә булган мәхәббәт һәм аны үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Хоккейчыларны бозга Татарстан Республикасы җыелмасын җитәкләгән шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм «Кызыл йолдызлар» командасы өчен уйнаган РФ спорт министры Олег Матыцин чыгарды.
Исәп очрашуның беренче минутында ачылды. Илсур Метшин кыр уртасыннан көндәш капкасына таба узды һәм алканы Данис Зариповка ышанычлы тапшырды, хоккейчы гол кертте. Татарстан җыелма командасы ирешелгәннәрдә тукталып калмады: Мидхәт Шаһиәхмәтов алканы Артем Лукоянов тапшырганнан соң нәтиҗә бергә артты. «Кызыл йолдызлар» командасы капкасына өченче голны Андрей Свечников кертте. Александр Рыбаков һәм Дмитрий Обухов ассистентлар булдылар. Беренче период ахырында Кирилл Князев артта калуларын бер алкага киметте. Беренче тәнәфескә командалар Татарстан дружинасы файдасына 3:1 исәбе белән китте.
Икенче период җанлы башланып китте: бишенче минутта ук «Кызыл йолдызлар» исәпне тигезләделәр. Ә 2 минуттан соң Алексей Морозов команданы алга чыгарды. Татарстанлыларны бу канәгатьләндермәде, һәм көндәш капкасына һөҗүмнәрдән соң Дмитрий Обухов 11 нче минутта исәпне 4:4 итеп тигезләде.
Өченче периодта көндәшләр капкасына янә беренче алканы «Кызыл йолдызлар» кертте. Беренче минутта Алексей Бадюков аерылып торды. Хуҗалар үзләрен озак көттермәде, һәм алканы Дмитрий Обухов тапшырганнан соң Илья Вольфсон исәпне тигезләде. Бишенче минутта Татарстан җыелма командасы алга чыкты – Марат Айзатуллин аерылып торды. Җиденче минутта голны команданың капитаны Илсур Метшин кертте. Тугызынчы минутта татарстанлылар янә гол кертте – бу юлы Мидхәт Шаһиәхмәтов зур тырышлык күрсәтте. Берничә минуттан соң Олег Матыцин ике алкага кадәр артта калуны киметте. 13 нче минутта штраф буллитын Сергей Неверов гамәлгә ашырды, ә аннары алканы Александр Степанов кертте. Матч 8:8 исәбе белән тәмамланды.
Матч нәтиҗәләре буенча Алмаз Гарифуллин һәм Степан Захарчук иң яхшы сакчылар булды, һөҗүмчеләр арасында Тимур Прокопенко һәм Дмитрий Обухов аеруча аерылып торды. Алексей Морозов һәм Евгений Медведев матчның иң яхшы уенчылары булды.
«Мондый чарага күп тамашачы килүе күңелле. Трибуналар тулы, бу яшь казанлыларның һәм җанатарларның хоккей белән кызыксынуы турында сөйли. Мондый фестиваль уздыру – бик шәп идея. Әле биш ел элек кенә мин бу турнир шулкадәр күп тамашачы җыяр дип күз алдына да китерә алмый идем. Мондый матчлар яшь хоккейчыларга көчле мотивация һәм яңа җиңүләргә омтылыш бирә», - дип билгеләп үтте Данис Зарипов.
Матчтан соң Илсур Метшин һәм башка уенчылар шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар һәм истәлекле фотолар ясадылар. «Бүгенге көнне хоккей үсешенә багышлавыбыз мөһим. Фестиваль безнең хоккей легендалары белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды, – диде шәһәр башлыгы. - Без Татарстанда спорт югары дәрәҗәдә булсын һәм балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен барысын да эшләячәкбез».
Гала-матч вакытында хәйрия аукционы узды, Россия хоккее легендасы Павел Дацюкның уен майкасы төп лот булды.
Нәтиҗәдә, майка Казанда яшәүче Динар Насыйровка һәм аның улы Азимга эләкте. «Безнең өчен бу зур бәйрәм. Мин улым белән – хоккей фанатлары. Азимга әле 7 яшь кенә, әмма ике ел инде ул бозда шөгыльләнә һәм киләчәктә дә профессиональ хоккейчы булырга хыяллана. Бу майка бик яхшы талисман булачак, ул аны әлеге максатка таба хәрәкәт итәргә һәм барлык хоккей трофейларын алырга этәрәчәк», – дип ышана Д.Насыйров.
Акча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дәвалауга тотылачак, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасында.
Татарстан Республикасы командасы: Илсур Метшин, Данис Зарипов, Марат Айзатуллин, Илья Вольфсон, Мидхәт Шаһиәхмәтов, Рафаэль Әхмәтов, Евгений Медведев, Степан Захарчук, Андрей Ногин, Андрей Свечников, Альберт Вишняков, Максим Сергеев, Артем Лукоянов, Александр Рыбаков, Дмитрий Обухов, Артемий Князев, капкачылар – Руслан Ризаев һәм Руслан Перминов.
Тренер – СССРның спорт мастеры, ветераннар арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Андрей Писарев.
«Кызыл йолдызлар» командасы: Олег Матыцин, Азат Кадыйров, Сергей Неверов, Алексей Морозов, Алексей Бадюков, Алексей Чикунов, Михаил Любушин, Алексей Терещенко, Александр Степанов, Кирилл Князев, Алмаз Гарифулин, Тимур Прокопенко, Георгий Кабанов, Игорь Щадилов, Виталий Люткевич, Константин Демьянов, капкачы – Олег Ромашко.
Тренер – Олимпия чемпионы, күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, «Алтын алка» континенталь балалар хоккей лигасы президенты Василий Первухин.