(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче август). Бүген Казанда Һ.Такташ урамында «Юстиция кварталы» административ биналар комплексы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ юстиция министры Константин Чуйченко, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
«Юстиция кварталы»нда юридик ярдәм үзәге, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының юридик клиникасы, шулай ук граждан инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәге урнашкан.
Константин Чуйченко Татарстан Президентына, төзүчеләргә һәм әлеге комплексны булдыруда катнашканнарга рәхмәт белдерде. «Биредә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге эшләячәк. Казанда дәүләт юридик бюросы булдырылган, һәм ул 1 нче октябрьдән түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган барлык Татарстан халкы бу хокукны тулы күләмдә һәм тиешле сыйфатта ала алсын өчен үз эшен башлый», – диде Россия юстиция министры. Ул шулай ук ерак районнарда яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен ТР Хөкүмәтенә бүләк ителгән күчмә пункт – автомобиль файдаланылачагын билгеләп үтте.
«Бу проект – бердәнбер генә түгел, ул сынау һәм старт проекты. Мондый проектларны башка төбәкләрдә дә әзерлиләр, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Монда теләсә нинди юридик консультация алырга була. Без мондый үзәкләрне урыннарда да, муниципаль районнарда да булдырачакбыз. Иң мөһиме – бу полигон, анда яшь белгечләр, студентлар-юристлар үз компетенцияләрен тикшерәчәк, биредә аларның үз мәйданчыгы булачак».
Комплексны ачу тантанасында Константин Чуйченко ведомство бүләкләрен һәм РФ Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын, Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды. Шуннан соң алар «Юстиция кварталы»ның яңа объектларында булдылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 15 нче маенда Рөстәм Миңнеханов һәм Константин Чуйченко «Юстиция кварталы» төзелеше урынында киләчәк буыннарга хат салынган капсула салдылар. 2021 елның 10 нчы сентябрендә монда Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачылды.
Видеорепортаж