(Казан
шәһәре KZN.RU, 16 нчы август, Юлия Летникова). Казанның Идел буе районындагы
Универсиада проспектында җимерелгән җир асты парковкасы урынында ишегалды
төзекләндерелә. Август ахырына 10 нчы, 12 нче, 14 нче һәм 16 нчы номерлы
йортларда яшәүче 2 меңгә якын кеше ял һәм досуг өчен төзекләндерелгән
территорияне күрә алачак. Ремонт эшләренең барышын Казан Мэры Илсур Метшин һәм
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов
тикшереп кайтты.
Казан
Мэры төзекләндерүнең башлангыч нәтиҗәләрен югары бәяләде. «Җир асты парковкасы
җимерелгәнен яхшы хәтерлим. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт
торак фондына, суд процедуралары авыр булуга карамастан, йортларда яшәүчеләр
белән аралашып, территорияне төзекләндерүнең оптималь чишелешен таба алганнары
өчен рәхмәт. Нәтиҗәдә, бүген без тиздән үзгәрәчәк тагын бер ишегалдын күрәбез»,
– диде Илсур Метшин.
2014
елда Универсиада проспектындагы дүрт йорт ишегалдында төзелгән җир асты
парковкасы подрядчы оешма гаебе белән җимерелгән иде. Аннан соң ТР Дәүләт торак
фонды һәм парковканы төзү өчен җаваплы подрядчы оешма арасында суд тикшерүе
башланды. Әлеге эшләр 5 ел дәвам итте, әлеге еллар эчендә бу территориядә
төзекләндерү башкарылдмады, чөнки суд тарафыннан җимерелү сәбәпләрен объектив
бәяләүгә комачауларга мөмкин иде.
«Тикшерү
вакытында ишегалды территориясе койма белән әйләндереп алынган иде, халыкка ял
итү һәм җәяү йөрү өчен бернинди инфраструктура да булмады», – дип билгеләп үтте
Марат Зарипов. Суд процесслары тәмамланганнан соң, узган елның сентябрендә
әзерлек эшләре башланды – парковка конструкцияләре сүтелде, ә паркинг урынындагы
чокырны тигезләделәр.
Гомуми
мәйданы 2,5 га булган ишегалдын төзекләндерүгә июль урталарында керешкәннәр.
Бер ай эчендә биредә асфальт түшәлгән, юллар боҗраланып алынган, 59 парковка кесәсе
җиһазландырылган. Эшләр төгәлләнгәннән соң халык өчен ишегалдында һәм
төзекләндерү чикләрендә 144 парковка урыны булачак. ТР Дәүләт торак фонды
инициативасы буенча шулай ук 2,1 мең кв. м мәйданлы квартал эчендәге юл
ремонтланачак.
Хәзер
инде ял итү һәм досуг өчен булачак мәйданчыкларның урыннары шәйләнә башлаган.
Алар барысы да спорт тематикасы белән бәйле булачак. Ишегалды проектын Space
for Soul Architects архитектура-төзелеш компаниясе әзерләгән.
«Проектны
әзерләгәндә без халык белән зур эш башкардык. Ел дәвамында алар белән элемтәгә
кердек, проектларның берничә вариантын тәкъдим иттек һәм әлеге йортларда
яшәүчеләрнең теләкләренә колак салдык», – дип сөйләде Мэрга архитектор Ринат
Гарипов. Шулай итеп, ишегалдында зур булмаган мәйданлы тыныч ял зонасы барлыкка
киләчәк, анда чыршы утыртачаклар, аны яңа ел бәйрәмнәрендә бизәргә мөмкин
булачак. Моннан тыш, футбол-волейбол мәйданчыгы, воркаут зонасы һәм велосукмаклар,
шулай ук таганнар, таулар, комлык һәм лабиринтлы балалар мәйданчыгы барлыкка
киләчәк. Ишегалдында барлыгы 22 кече архитектура формасы һәм 54 берәмлек урам
җиһазлары урнаштырылачак, шул исәптән чүп савытлары, эскәмияләр, урындыклар һәм
башкалар булачак.
Хәзерге
вакытта ишегалдын төзекләндерү өстендә 20 эшче һәм 5 берәмлек техника эшли.
«Бүгенге көндә барлык эшләр 65% ка башкарылган. Эшчеләргә территорияне
яшелләндерергә, кече архитектура формаларын урнаштырырга һәм утларны гамәлдәге челтәрләргә
тоташтырырга кирәк булачак», – дип планнары белән уртаклашты подрядчы оешма
вәкиле Эльвир Хәмидуллин. Халык соравы буенча ишегалды территориясендә 48 агач
һәм 71 куак утыртылачак, шулай ук 27 ут баганасы тоташтырылачак.
Казан
Мэры һәм ТР Дәүләт торак фонды башкарма директоры белән бергә ишегалдында
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та
булды.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча
йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел 466 йорт
территорияләрен яңартачаклар. Программа 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов карары буенча старт алды. Узган ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв. м
тирәсе асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән.