(Казан шәһәре KZN.RU, 16
нчы август). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин
бүген Казанның төзекләндерү объектларында булып кайттылар. Проектлар буенча
фикер алышуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
Марат Айзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.
Күчмә киңәшмә Җиңү паркы территориясендә башланды.
Балалар паркын урнаштыру өчен тәкъдим ителгән мәйдан 13 гектар тәшкил итә. Бу
«Кырлай» күңел ачу үзәге белән чагыштырганда икеләтә күбрәк булачак.
Территориянең шактый өлеше су янында йөрү зоналары булган төзекләндерелгән парк
рәвешендәге гаилә ялы өчен булачак.
Рөстәм Миңнеханов шәһәргә барлык кирәкле геодезик
тикшеренүләр үткәрергә кушты. Президент экспертларны һәм белгечләрне җәлеп
итеп, Казан шәһәр Думасында иҗтимагый фикер алышуларны оештыруның мөһимлегенә
аерым тукталды. Фикер алышуда кабул ителгән карарларны исәпкә алып, алга таба
да эшне дәвам итәргә кирәк, дип билгеләде ТР Президенты.
Моннан тыш, Р.Миңнеханов һәм И.Метшин «Казан»
гаилә үзәге янындагы территорияне карадылар. Республика башлыгы, территорияне шәһәр
халкы һәм башкала кунаклары өчен аны уңайлырак итү өчен, җирлекне төзекләндерү
буенча йөкләмәләр бирде. Мәйданчыкта газон яңартылачак, эскәмияләр куелачак,
шәһәр бәйрәмнәрен үткәрү өчен сәхнә куелачак, дамбадан алып касәгә кадәр ярны
күтәрәчәкләр һәм тигезләячәкләр. Ә иң мөһиме, моның аркасында Ленин дамбасы
буйлап Казан Кремленә турыдан-туры чыгу оештырылачак. Әлеге маршрут шәһәр халкы
өчен дә, туристлар өчен дә бик популяр, әмма төзекләндерелмәгән. Президент су
буенда җәяүлеләргә дә, велосипедчыларга да тоткарлыксыз хәрәкәт итәргә
мөмкинлек бирүче юл өслеген ясарга кушты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Фоторепортаж