(Казан
шәһәре KZN.RU, 1 нче август, Дарья Федосенко). Ел башыннан Казан Башкарма
комитетының муниципаль архив идарәсе 2404 дәүләт һәм 4383 муниципаль хезмәт
күрсәтте. Хезмәт хакы һәм хезмәт стажы турында белешмәләр алу хезмәте
шәһәрлеләр арасында аеруча популяр, дип сөйләде бүген шәһәр Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан муниципаль архивының идарә
башлыгы Гөлнара Мусина.
Хәзерге
вакытта архивта җирле үзидарә органнарының һәм төрле оешмаларның 1606 фонды
бар. 142 мең 770 саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән идарә документлары,
шәхси состав буенча материаллар һәм физик затлар турында мәгълүматлар. Архивта
сакланучы документлар Казан халкы өчен дә, шәһәр тарихын өйрәнүчеләр өчен дә
бик мөһим, дип билгеләп үтте муниципаль архив идарәсе башлыгы. Дәүләт һәм
муниципаль хезмәтләр алу өчен гражданнар турыдан-туры архивка, шулай ук КФҮ һәм
дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итә алалар.
Быел архивның яңа бинасының уку
залында 2389 кеше булды
Агымдагы
елның гыйнварында Казан архивы архив документларын саклау өчен махсус
җиһазландырылган яңа бинага күчте, дип искә төшерде Г.Мусина. Шул ук вакытта
документларны саклау өчен билгеләнгән мәйдан 4609 кв. м тәшкил итә – бу
архивның элеккеге бинасыннан 6 тапкыр күбрәк. Казан Мэры Илсур Метшин ТР Президенты
Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара
Габдрахмановага шәһәр архивына җиһазлар белән бина тапшырганнары өчен рәхмәт
белдерде. «Искиткеч, технологик объект, шуның өстенә учреждениенең
профессиональ коллективы һәм тәҗрибәле җитәкчесе дә бар», – диде шәһәр башлыгы.
Яңа
бинада уку залы эшли. Быел анда 2389 кеше булды. ТР бердәм архив мәгълүмат
системасы аша килүчеләр өчен дәүләт һәм муниципаль архив фондларына керү
мөмкинлеге ачылды. Бу система үз эченә цифрлаштырган документларны алган.
Бүгенге көндә архив хезмәткәрләре 547 саклау берәмлеген цифрлаштырган, шуларның
465 е ТР бердәм архив мәгълүмат системасына кертелгән. «Шәһәрлеләр өйрәнелә
торган мәсьәләләр төрле: шәҗәрә төзү дә, туган як һәм предприятиеләр тарихын өйрәнү
дә, мәдәният, фән, суд системасы үсеше турындагы сорауларга җавап эзләү дә,
башкалар да», – дип сөйләде спикер.
84 оешма архивны туплау чыганагы
булды
Архив
аларны комплектлау чыганакларына кертү буенча шәһәр предприятиеләре һәм
оешмалары белән актив эш алып бара, бүгенге көндә бу – 84 оешма. Шул ук вакытта
җитәкчеләрнең архив белән түләүсез хезмәттәшлек итү турындагы килешү төзүдән
нигезсез баш тартулары соңыннан проблемалар тудыра, дип билгеләп үтте Г.Мусина.
«Еш кына архивка мөрәҗәгать иткәндә гражданнар, документлар тапшырылмавы яки
тулы күләмдә тапшырылмавы аркасында, үзләренең эш чорлары һәм хезмәт хакы
күләме, гаилә, шәһәр һәм районның үсеш тарихы турындагы мәгълүматларның
булмавын ачыклый», – дип аңлатты ул.
И.Метшин
предприятие һәм оешма җитәкчеләрен үз хезмәткәрләренең архив документларын
тулыландыруга җаваплы карарга чакырды. «Һәр җитәкче артында – хәзер меңләгән
хезмәткәр. Кешеләргә еш кына үзләренең стажларын расларга туры килә. Шуңа күрә
оешма буенча мәгълүматларны, һичшиксез, архивка тапшырырга кирәк», – дип
ассызыклады Мэр.
«Цифрлы бухгалтерия»
236 кв. метрдан артык мәйданны бушаткан
Быел
«Цифрлы бухгалтерия» проектын гамәлгә ашыру кысаларында архив базасын Казан
муниципаль белем бирү учреждениеләренең 70 мең эше тулыландырды. Бу документлар
цифралаштырылачак, аларны эштә дистанцион рәвештә кулланырга мөмкин булачак.
Башкарылган
эш нәтиҗәсендә муниципаль учреждениеләрнең 236 кв. метрдан артык мәйданы
бушатылды. «Киләчәктә безнең ведомство архивларын урнаштыру бердәм мәгълүмат
саклау үзәген формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Без бу эшне шәһәрнең
социаль-әһәмиятле оешмалары белән дәвам итәргә планлаштырабыз», – дип сөйләде
Г.Мусина планнары турында.
Архив фронттан хатлар кабул итә
Архив
идарәсе берничә социаль проектны тормышка ашыра, алар арасында «Шәһәр тарихын
бергә саклыйк» проекты да бар. Г.Мусина оешма җитәкчеләрен һәм халыкны
киләчәктә Казанның тарихи мирасын баетачак аудиовизуаль материаллар һәм башка
документлар белән уртаклашырга чакырды. Спикер аңлатып үткәнчә, кешеләр,
чаралар, объектлар, шулай ук төшерү вакыты һәм урыны турында мәгълүмат кебек
аннотация кушылып бирелсә, аудиовизуаль документларның кыйммәте икеләтә арта.
Шулай
ук Казанда «Фронттан хатлар» коллекциясе булдырыла, архив Бөек Ватан сугышы
чорындагы хатларны, фотосурәтләрне, истәлекләрне һәм башка документларны кабул
итә. Шул рәвешле архив Советлар Союзы Герое, Казанның Мактаулы гражданины,
очучы-истребитель Михаил Девятаев фонды белән тулыланды. Документларны аның улы
Александр тапшырды.
Моннан
тыш, архив Казан ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы белән
түләүсез хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Архив
эшен популярлаштыру һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү – идарә
эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше. Шулай итеп, яшь архивчы мәктәбендә балалар
шәһәр тарихын өйрәнәләр, «Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестивале даими
үткәрелә. Шулай ук быел халыкны «Архивтагы төн» чарасына чакырдылар, ә Казан
Мэриясе стажерлары өчен экскурсия уздырдылар.
Коммерция һәм коммерцияле
булмаган оешманың иң яхшы архивына конкурс игълан ителде
ТР
Архив эше буенча дәүләт комитеты коммерция һәм коммерцияле булмаган оешманың иң
яхшы архивы исеменә конкурс игълан итте. Җиңүчеләргә җиһазлар сатып алу һәм
архив эшчәнлеген популярлаштыру буенча чаралар үткәрү өчен грант акчалары биреләчәк.
Гаризалар 14 нче августка кадәр кабул ителә. Г.Мусина Казанның коммерцияле һәм
коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләрен әлеге конкурста катнашырга чакырды.
«Без сезгә документлар әзерләүдә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер», – дип ышандырды
ул.
Шәһәрлеләрнең
хәзерге буыны Казанның яңа тарихын, шәһәрне үзгәрткән вакыйгаларга бай булган
тарихны формалаштыра, дип ассызыклады И.Метшин. «Соңгы унъеллыкта бездә
халыкара вакыйгалар, коллективларның, эре бизнесның төрле хезмәт җиңүләре
булды. Безнең бурыч – тарихка әйләнәчәк бүгенге көн турындагы хәтерне саклап
калу. Мәсәлән, киләсе елда без Универсиаданың 10 еллыгын билгеләп үтәчәкбез», –
диде Мэр.