(Казан
шәһәре KZN.R, 26 нчы июль, Юлия Летникова). Яңа уку елында Казанның гомуми
белем бирү учреждениеләрендә 144 мәктәп рестораны эшләячәк – бу ашханәләрнең гомуми санының 78% ы. Әлеге җәйдә 30 уку йорты биналарында
урнашкан 31 ашханәдә эшләр бара. Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 нче
номерлы мәктәбендә азык-төлек блогында капиталь ремонт барышы белән бүген Казан
Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
«Мәктәп
ашханәләрен модернизацияләү нәтиҗәсендә без 2019 елдан башлап, укучыларның саны
арта бару сәбәпле, туклану залларында утырту урыннарын 7170 кә арттырдык, - дип
билгеләде шәһәр башлыгы. - Дүрт ел эчендә мәктәп рестораннары идеясе тагын да
ныгыды. Бу ашау урыны гына түгел, ә очрашулар, дәрестән тыш вакыт уздыру һәм
чәй эчү өчен киңлек тә».
170 нче
номерлы мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау июнь башында башланган, биредә
вентиляция, канализация, энергия белән тәэмин итү системаларын, шулай ук
җиһазларны яңарту таләп ителгән. Бүгенге көндә эшләр 70% ка башкарылган, ә
аларны тулысынча август урталарында тәмамлау планлаштырыла. Белгечләр
диварларны һәм идәннең иске тышлыгын сүткән, инженерлык челтәрләрен алыштырган, бүлгеләр урнаштырган, хәзер плитка салалар. Моннан тыш,
эшнең иң төп этабы – кул югычларны күчерү һәм тарату линиясен кысу хисабына
төшке аш залын киңәйтү.
Мәктәп
директоры Марина Дергунова сөйләвенчә, укучыларның 82% ы кайнар ризык белән
тәэмин ителгән. Ашханә башта 832 укучыга исәпләнгән булган, әмма ел саен
аларның саны арта. «Хәзер бездә 1394 кеше белем ала, шуңа күрә ашханәдә
тыгызрак», – дип билгеләп үтте М.Дергунова. Азык-төлек блогын
реконструкцияләгәннән соң 120 утырту урынына туклану залында тагын 44
өстәләчәк.
Мәктәп
рестораны интерьеры зәйтүн төсендәге типлаштырылган дизайн-проект буенча
эшләнәчәк, дип сөйләде Мэрга Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты директоры Рима Мөхәммәдшина. Диварлардагы плитка агач тышлыкны хәтерләтәчәк, бу рәхәт һәм җылы
атмосфера тудырачак, дип өстәде ул. «Биредә гадәттә ашханә интерьерында кулланыла торган әйберләр – кашпо, постерлар, йомшак диваннар һәм бар өстәле урын алды», – дип билгеләп үтте Римма Мөхәммәдшина. Ул шулай ук проект
буенча укучылар пычрак савыт-саба калдыра торган зона бүлеп алыначак, дип
белдерде. «Мәктәп ресторанының һәр проектында без архитекторлар уйлап тапкан яңалыкларны
күрәбез. Биналарның дизайны яхшыруы куандыра», - диде И.Метшин.
Ремонт
тәмамланганнан соң, төшке аш залы мебель, декоратив элементлар һәм белем бирү
постерлары белән комплектланачак, ә кухня зонасында яңа савыт-саба һәм кирәкле
инвентарь барлыкка киләчәк. «Кухня өчен барлык җиһазлар да үзебезнең
җитештерүчеләрдән сатып алынды, шуңа күрә поставкаларга бәйле проблемалар булмады», – дип
ассызыклады Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры.
Яңа мәктәп
ресторанында укучылар өчен сәламәт һәм файдалы туклану концепциясе сакланачак,
дип билгеләп үтте Римма Мөхәммәдшина. «Беби-бум аркасында Казан ел саен беренче
сыйныф укучылары белән үсә. 4 елдан соң без мәктәпләрдә 200 меңгә якын укучыны
көтәбез. Укучыларның яңа белемнәр генә алып калмыйча, сәламәтлекләрен дә
яхшыртулары мөһим, шул исәптән файдалы туклану хисабына да», – диде Илсур
Метшин.
2019 елдан
2022 елга кадәр Казан мәктәпләрендә азык-төлек блогларын модернизацияләүгә
республика һәм муниципаль бюджетлардан, шулай ук Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты акчалары хисабына ремонт вакытында электр белән тәэмин итү, су
белән тәэмин итү, канализация һәм вентиляция челтәрләре алыштырыла, шулай ук
зур күләмдә бизәкләү эшләре башкарыла. Мәктәп ашханәләрендә технологик, суыткыч
җиһазлары, мебель, инвентарь һәм савыт-саба яңартыла.