(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Казанда «Имин
сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләр 69% ка башкарылган. Быел илкүләм проект һәм ТР
Президенты ярдәме белән Казанның юл челтәрен ремонтлау һәм үстерү өчен 23,6
млрд сум бүлеп бирелгән. «Юл ремонты бөтен шәһәр территориясендә – үзәк
урамнарда һәм шәһәр читендә, поселокларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм ихтыяҗ
булган башка участокларда алып барыла», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур
Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында.
Осиново урамын
реконструкцияләү 58% ка башкарылган
Быел Казанда автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләүгә
15,2 млрд сум каралган. «Бу – шәһәр юллары буенча хәрәкәт итү өчен уңайлы
шартлар булдыруга юнәлтелгән фундаменталь эшләр», - дип билгеләде Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Эре проектлар арасында Горький шоссесын реконструкцияләү,
Вознесение тракты төзелеше, Осиново урамын киңәйтү, Зур Казан боҗрасы төзелешен
тәмамлау, шулай ук Несмелов урамыннан «Идел»
М7 трассасына кадәр Горький шоссесы дублер-юлын төзү бар. Мәсәлән, Несмелов
урамыннан Адмиралтейство буасына кадәр 1,5 км озынлыктагы автомобиль юлы
участогында эшләр тәмамланган инде, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары. Моннан тыш, дублер-юл төзелеше барышында беренче чират кысаларында
гомуми озынлыгы 25 км булган инженерлык коммуникацияләре чыгарылган, яңадан
урнаштырылган һәм монтажланган.
«Адмиралтейство буасыннан алып Барлык диннәр храмына
кадәр 4,7 км озынлыктагы дүрт полосалы юл төзелеше тәмамланып килә, - дип хәбәр
итте И.Куляжев. – Бүгенге көндә тышкы яктырту челтәрләрен, терәк диварларны,
тавыш саклау экраннарын монтажлау эшләре бара, яшелләндерү һәм асфальт-бетон
җәю эшләре алып барыла. Барлык диннәр храмыннан «Идел» М7 трассасына кадәр
участок буенча проект документациясе дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен
алды».
Параллель рәвештә Горький шоссесын киңәйтү, аерым
алганда, проект һәм әзерлек эшләре алып барыла: Музыка урамыннан «Идел» М7
трассасына кадәр булган светофор объектларын бетерү белән өзлексез хәрәкәт
оештыру һәм барлык участокларда да автомобиль юлын өч полосага кадәр киңәйтү
күздә тотыла, дип хәбәр итте И.Куляжев.
Шулай ук 1,4 км озынлыктагы Осиново урамын реконструкцияләү
дәвам итә. Аны ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. «Юл ике полосадан
дүрткә кадәр киңәячәк. Тротуарлар һәм велоюллар төзекләндерелә, юл буенда тышкы
яктырту челтәрләре төзелә, светофор объектлары һәм тавыш саклау экраннары куела»,
– дип сөйләде И.Куляжев.
Гвардия урамы
буенча туры хәрәкәтне сентябрь ахырына яңартырга планлаштыралар
Казанның башка зур объектында – Вознесение трактында да –
төзелеш эшләре дәвам итә. Автомобиль юлы якын-тирә торак микрорайоннардан
трафикны кабул итәчәк һәм Мамадыш трактындагы транспорт йөкләнешен шактый
киметәчәк. Беренче этап кысаларында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге
участокта өч җир асты җәяүлеләр кичүе, ике тоннель һәм тимер юллар өстеннән
юлүткәргеч төзү эшләре бара. Инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору
төгәлләнде, яңгыр канализациясен төзү ахырына якынлаша, Бохара һәм Җиһанов
урамнары киселешендәге ике җир асты җәяүлеләр кичүендә монолит эшләр башкарылган.
Шулай ук узган атнада Җиңү проспекты тоннеле өстеннән Ломжа урамыннан Мамадыш
трактына таба туры хәрәкәт ачылган. Кире юнәлештә туры хәрәкәтне ачу 10 нчы
сентябрьгә планлаштырылган, дип сөйләде И.Куляжев. Моннан тыш, сентябрь ахырына
Гвардия урамы буенча туры автомобиль хәрәкәтен яңарту планлаштырыла.
Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 трассасына кадәр булган
автомобиль юлының икенче участогында инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп
коруга әзерлек эшләре бара. Биш җир асты һәм ике җир өсте җәяүлеләр кичүе, дүрт
юл үткәргеч һәм Нокса елгасы аша күпер төзү каралган.
Казанның Зур боҗрасына килгәндә, Магистраль урамыннан
алып Девятаев урамына кадәрге Мехчылар урамы участогында 1,7 км озынлыктагы
инженерлык коммуникацияләрен реконструкцияләү төгәлләнгән, яңа челтәрләр
төзекләндерелә. Юл өслеген җәю эшләре бара. «Машиналар йөрү өлешен дүрт
полосага кадәр киңәйтү юлның үткәрүчәнлеген арттырырга һәм Идел буе районының
транспорт элемтәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде И.Куляжев.
Казанның 33
поселогында 1,5 мең яктырткыч урнаштырылачак
Исегезгә төшерәбез, эре юл проектларын гамәлгә ашырудан
тыш, Казан урамнарының төрле участокларын ремонтлау эшләре бара. Шулай итеп, «Имин
сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча шәһәрдә гомуми озынлыгы 8,5 км булган 6
урам (Чуйков урамыннан Миль урамына кадәр Әмирхан урамы, Бондаренко урамыннан
алып Әпсәләмов урамына кадәр Четаев урамы, Салмачи торак массивындагы
Центральная урамы, Энергетиклар, Восход, Николай Ершов урамнары) ремонтланачак.
«Барлык объектларда да эшләр бара. Үтәлеш 69% тәшкил итә», - дип хәбәр итте
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Моннан тыш, иң тузган юл участокларын һәм квартал
эчендәге юлларны ремонтлыйлар. 32 участокның 14 е яңартылган, тагын 11 ендә
эшләр дәвам итә.
Быел авария куркынычы булган 86 участокта юл билгеләре
куелачак, асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалачак, тукталыш павильоннары
оештырылачак. Бу эшләр 24 участокта башкарылган инде, дип хәбәр итте И.Куляжев.
Тышкы яктыртуны торгызу программасы буенча шәһәрнең 33
торак массивында 1,5 мең яктырткыч урнаштыру планлаштырылган. 130 урамда яңа
яктырту барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә
инде 952 яктырткыч куелган», – дип җиткерде И.Куляжев.
Аның сүзләренә караганда, дүрт бакча ширкәтендә («Садовод
№11», «Ст №2 ПО «Элекон», «Подгорный» һәм «Смородинка») гомуми озынлыгы 2 км
булган керү юлларын ремонтлыйлар. «Казанда икенче дәрәҗәле юллар юк. Хәтта
бакча ширкәтләренә илтүче шул өч юл да 3 меңгә якын бакча участогын берләштерә»,
- дип ассызыклады Мэр.
Моннан тыш, агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы
буенча 530 мең кв. метрдан артык мәйданда 466 йорт ишегалды төзекләндереләчәк. «Ремонт
224 ишегалдында тәмамланды һәм 190 ында алып барыла. Эшләр 75% ка башкарылган»,
- дип хәбәр итте И.Куляжев.
Август ахырына
Болак ермагының терәк диварын ремонтлау тәмамланачак
Бу ел ахырына кадәр Яшьләр урамындагы 170 метрлы авария
участогында ремонт-торгызу эшләре тәмамланачак, анда 2018 елда магистраль
коллектор искерү сәбәпле юл өслеге җимерелгән.
Моннан тыш, август ахырына Болак ермагының терәк диварын
торгызу эшләре төгәлләнәчәк. 36 м озынлыкта монолит терәк дивар урнаштырылган,
ә гомуми озынлыгы 81 м тәшкил итәчәк. «Булган планнарга карамастан, тормыш
үзенең үзгәрешләрен кертә. Терәк дивар узган гасырның 70 нче елларында төзелгән
һәм үз ресурсын кулланып бетергән. Моннан тыш, инженерлык конструкцияләренең
тузу процессын тизләтүгә актив химия мохите һәм автомобиль трафигы да йогынты
ясаган», - дип билгеләде И.Метшин.