(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь, Дмитрий Никитин).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә спорт тармагын үстерү буенча күчмә
киңәшмә үткәрде. ТР башкаласы башлыгы Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре
белән спорт программаларын тормышка ашыру һәм спорт мәктәпләрен
реорганизацияләү турында фикер алышты. Очрашу Идел буе районының Мирный
поселогында урнашкан яңа чаңгы-биатлон комплексында узды, шәһәр башлыгы аның эшен тикшерде.
18 меңгә якын бала һәм яшүсмер Казан спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов Мэрга Казанда
узган елда физик культура һәм спорт өлкәсен үстерү буенча башкарылган эш
турында сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 18 меңгә якын бала һәм
яшүсмер спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә. Әйтик, 2020 елга кадәр шәһәрдә 29 уку
йорты булган, шуларның 15 енең үз базасы булмаган. «Казанда һәм Татарстанда спорт
мәктәпләре саны ил буенча уртача күрсәткечләрдән шактый артып китә, бу исә спорт
ягыннан да, финанс ягыннан да кечкенә, еш кына куәтсез мәктәпләрнең күп булуы
турында сөйли. Шуңа күрә барлык муниципаль спорт учреждениеләренең
эффективлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен, бүгенге көндә шәһәрдә ике юнәлеш
буенча үзгәртеп кору эшләре алып барыла», - дип сөйләде Физкультура һәм спорт
комитеты рәисе.
Беренче юнәлеш кысаларында спорт төрләре буенча махсус спорт мәктәпләре
булдырылган. Бу спорт әзерлегенең барлык этапларында да тулы канлы эш оештыру,
юлга киткән һәм җиһазларга чыгымнарны оптимальләштерергә, спорт төрләре буенча
шәһәр җыелма командаларын булдырырга мөмкинлек биргән. Дзюдо, бергә-бер көрәш,
өстәл теннисы, бокс, көрәш, спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча спорт
мәктәпләре төзелгән, ә 182 нче номерлы лицейда дзюдо буенча беренче махсус
сыйныф барлыкка килгән.
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Казан спортчыларының төрле ярышларда
ирешкән нәтиҗәләре яхшырган, шулай ук аларның башка төбәкләрдәге спорт мәктәпләрендә
тәрбияләнүчеләр белән көндәшлеккә сәләтлелеге арткан. «Мәсәлән, быел казанлылар
дзюдо буенча Россия беренчелегендә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында
беренче команда урынын алды», - диде А.Салихов. Моннан тыш, бөтенроссия
ярышларында призлы урыннарны каратистлар, боксчылар һәм тхэквондистлар яулаган.
Шулай ук икенче юнәлеш – реорганизацияләү кысаларында да эш алып барыла.
«Спорт мәктәпләре физкультура-спорт берләшмәсе составына структур бүлекчәләр
сыйфатында керәчәк, аларның эшчәнлек предметы – спорт әзерлеге программаларын
гамәлгә ашыру», - дип ассызыклады комитет башлыгы. Шул ук вакытта аларның
барысы да спорт мәктәбе яки олимпия резервы спорт мәктәбе исемен саклап кала.
Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә һәр спорт мәктәбенең үз базасы булачак.
2021 елдан дүрт Казан спорт мәктәбе – «Авиатор», Ак Бүре», «Идел» һәм «Тасма»
– инде физкультура-спорт берләшмәсе статусында эшли, ә яңа уку елында аларга «Ракета»,
«Хезмәт резервлары» һәм «Центральный» кушылачак. Бу 12,5 меңгә якын спортчыны
берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Барлыгы шәһәрдә кимендә 10 физкультура-спорт
берләшмәсе булдыру планлаштырыла.
А.Салихов билгеләп үткәнчә, башкарылган эш перспективалы спортчыларны
җентекләп сайлап алырга, шулай ук календарь планның үтәлешен яхшыртырга
мөмкинлек биргән.
Моннан тыш, булган профессиональ стандарт нигезендә тренерлар составына
карата бердәм таләпләр расланган. Шулай итеп тренерларны әзерләүнең
нәтиҗәлелеге арткан. Моннан тыш, спорт мәктәпләре базасында спорт төрләре
буенча бердәм эксперт үзәкләре булдырылган. Физкультура һәм спорт комитеты
рәисе сүзләренә караганда, мәктәпләр арасында тәҗрибә алмашу спортчыларны
әзерләү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Без киләчәктә спортны тормышка юллама буларак сайлаучылар өчен һәрвакыт шартлар тудырдык»
Физкультура һәм спорт комитеты физкультура-спорт берләшмәсе эшен
контрольдә тоту өчен ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре
эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре системасын эшләгән. Ул 5 блоктан
тора: спорт әзерлеге, массакүләм спортны үстерү, милекне карап тоту һәм
эксплуатацияләү, финанс-хуҗалык һәм кадрлар сайлау. Учреждениеләрнең конкрет
күрсәткечләре бәяләнә, йомгаклау баллары буенча физкультура-спорт берләшмәсе
эше турында фикер йөртергә һәм сыйфатны күтәрү өчен үз вакытында төзәтмәләр
кертергә мөмкин.
Моннан тыш, бүгенге көндә Казанда мәктәп укучылары арасында массакүләм
спортны үстерү өчен ярышлар уздырыла. Мәсәлән, Казанның меңләгән яшь спортчысы «Алтын
алка», «Күн туп» турнирларында, белем бирү учреждениеләре укучылары
спартакиадасында һәм мәктәп лигасында катнаша.
«Боларның барысы да казанлыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен
кирәк. Без һәрвакыт киләчәктә спортны тормышка юллама буларак сайлаучылар өчен
шартлар тудырдык. Дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар уздырганнан соң калган барлык
төзелгән инфраструктура шәһәр халкы тарафыннан файдаланыла. Моннан тыш, соңгы
елларда «Максат» һәм «Искәндәр» футбол манежлары кебек эре спорт объектлары
ачылды», - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин Башкарма комитет
җитәкчелегенә спорт программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотарга һәм спорт
мәктәпләрен реорганизацияләүне йөкләде.
Утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның
урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, район администрацияләре башлыклары һәм башкалар
катнашты.