(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казанда «Протек»
компаниясенең яңа фармацевтика логистика комплексы ачылды. Тантанада Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
ТР Президенты инвесторларга республика территориясендә эре һәм социаль
мөһим проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. «2019 елда без фикер
алышкан проектның, барлык кыенлыкларга да карамастан, уңышлы тәмамлануына бик
шатмын. Фармацевтика көн саен кирәк. Һәм безнең сатып алучыларга шундый күләмдә
продукцияне якынайтуыбыз «Протек» компанияләр төркеменең республикага ышанычы
турында сөйли», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, логистика комплексы заманча югары
технологияле җиһазлар белән җиһазланган. «Бу – халыкны кирәкле медикаментлар
белән тәэмин итү бурычларын хәл итә торган иң катлаулы инженерлык системасы, –
диде Татарстан Республикасы Президенты. – Безнең бурыч – кешеләрнең тормыш
сыйфатын яхшырту. Республика өчен әлеге проект – бик мөһим адым».
«Протек» АҖ Директорлар советы рәисе Вадим Якунин республика
җитәкчелегенә проектны хуплавы өчен рәхмәт белдерде. «Бу иң заманча төбәк
фармацевтика үзәге», – диде ул. «Протек» АҖ президенты Вадим Музяев, логистика
үзәген ачу республика һәм күрше регионнарда яшәүчеләр өчен даруханә
ассортиментының киң линейкасын арттыруга ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.
«Протек» фармацевтика логистика комплексы дару чараларын, бадларны һәм
медицина билгеләнешендәге әйберләрне саклауда махсуслашкан. Шулай ук анда
Татарстан, Чувашия, Марий-Эл, Удмуртия, Коми, Киров өлкәсе һәм Пермь крае
клиентлары өчен заказлар кабул итү, формалаштыру, комплектацияләү һәм җибәрү
процессы җайга салыначак. Комплекс ассортименты 12 мең позицияне үз эченә ала,
аны 15 меңгә кадәр киңәйтү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Видеорепортаж