(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь, Юлия Летникова). Казанда шәһәр Мэриясендә
студентлар стажировкасы проектына йомгак ясадылар. 2,5 ай дәвамында югары уку
йортларының һәм көллиятләренең 30 укучысы Башкарма комитет һәм Казан Мэриясе
эше белән җентекләп танышты. Алар мәгълүматны беренчеләрдән булып Башкарма
комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләреннән алдылар. Яшьләр тарафыннан
тәкъдим ителгән 14 шәһәр инициативасы уку-укыту интенсивының нәтиҗәсе булды, аларның
иң кызыкларын студентлар бүген Казан Мэры Илсур Метшинга «Черек күл» паркы
павильонында узган очрашуда тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы проектларны бәяләп
кенә калмыйча, студентларның сорауларына да җавап бирде. Иң яхшы ун стажерны
башкала хакимияте эше белән танышу өчен Мәскәүгә җибәрергә дигән карар кабул
ителде.
Шәһәр
башлыгы белән бүгенге очрашу Казан Мэриясенең стажерлары өчен үзенчәлекле
чыгарылыш бәйрәме булды. Студентлар алган теоретик белемнәрне практик өлеш
барышында шәһәр хуҗалыгы предприятиеләренә һәм объектларына барып ныгыту өчен
уникаль мөмкинлек алдылар. Җыелган яшьләргә өч айга якын стажировка вакытын үз
эченә алган видео күрсәттеләр. «Сез әлеге вакыт эчендә зур юл башкардыгыз. Башкарма
комитетта стажировканы юкка гына үтмәвегезгә ышанам. Муниципаль хезмәткә бару –
җитди чакыру һәм авыр юл, ул шәһәрне һәм шәһәрлеләрне ихластан яратуны таләп
итә. Әгәр сез моңа әзер икән – командага рәхим итегез», – дип мөрәҗәгать итте студентларга
И.Метшин.
Студентлар
стажировка вакытында муниципалитетның күп юнәлешләре – төзекләндерү өлкәсеннән
алып җәмәгать транспорты эшенә кадәр эшчәнлеге турында эчке яктан белделәр.
Студентлар теоретик белемнәрне Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләреннән
турыдан-туры алды – алар өчен Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова,
Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасарлары Искәндәр Гыйниятуллин, Игорь Куляжев, Гүзәл Сәгыйтова, Илдар
Шакиров, Радик Шәфигуллин, баш архитектор Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар
педагоглар булды. Стажерлар 48 сәгатьлек практик укыту барышында, шәһәр
хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм объектларында – канализация-насос станциясе,
җылылык электростанциясе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, «Горводзеленхоз» һәм чүп-чар
бүлү станцияләрендә булдылар.
«Мин
заявка биргәндә, безне Башкарма комитетның төрле бүлекчәләрендә эшләячәк
командаларга бүләрләр дип уйлаган идем. Әмма барысы да башкача булып чыкты һәм
стажерлар Мэриянең бөтен структурасы белән таныштылар. Стажировка процессы
минем көткәннәрне узып китте, муниципаль хезмәтнең иҗади һәм креатив эш булуын
күрсәтте», – дип фикерләре белән уртаклашты проектны тәмамлаган, Казан федераль
университетының 3 нче курс студенты Карина Матвеева.
«Сез
шәһәр предприятиеләрендә булдыгыз, җитәкчеләр белән аралаштыгыз, җылылык
электростанциясенең ничек эшләвен һәм башка бик күп нәрсәләрне белдегез. Сез күрергә
теләгән һәм чынлыкта булган картина арасында җитди аерма бар. Шуңа күрә безгә
Казанны яхшырту һәм үстерү өчен нинди идеяләр тәкъдим итә алуыгызны белү мөһим»,
– диде шәһәр башлыгы.
14
яшьләр инициативасы уку-укыту интенсивының нәтиҗәсе булды, студентлар үз
проектлары өстендә командаларда эшләделәр. Карина Матвеева билгеләп үткәнчә,
көндәшлеккә карамастан, барлык стажерларны да бер максат – Казанны тагын да яхшырак
итү теләге берләштергән. Тәкъдим ителгән инициативалар арасында түбәндәгеләр
бар иде: авыр яшүсмерләр белән эшләү буенча «Син мөһим» проекты, иреклеләр
үзәкләре булдыру, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, «Физкульт-сәлам»
проекты кысаларында спорт объектларының урнашу урыннары турында тамгалар кую,
чүп-чарны аерым җыю системасын үстерү, «Локомотив» пляжын төзекләндерү,
киноиндустрия һәм киберспорт мәктәбен булдыру, җәмәгать транспорты эшен җайга
салучы закон актларындагы үзгәрешләр, Башкарма комитетта мәгълүмати сәясәт
департаменты булдыру, шәһәрнең архитектура йөзен камилләштерү буенча «Казан
палитрасы» проекты, «Казан тавышы» муниципалитетның халык белән үзара элемтә
каналы булдыру, шәһәр урамнарында туристлар өчен QR-кодлар һәм мәгълүмат
урнаштыру буенча төрледән-төрле проектлар.
Мэриядә
мәгълүмати сәясәт департаменты булдыру проекты турында Мэрга Казан федераль
университетының 3 нче курс студенты Ксения Балянина сөйләде. Аның сүзләренә
караганда, муниципалитеттагы эш турындагы күзаллаулары башта төрле булган. «Башкарма
комитетның эчке ягын күргәч, мин проектларны эшләү һәм тулаем Казанны үстерүгә
бәйле күп кенә аспектлар һәм вак-төякләр барлыгын аңладым. Муниципаль хезмәт –
һәркем дә булдырып чыга алмый торган зур көндәлек хезмәт», – дип билгеләп үтте
ул.
«Юлны баручы гына уза ала. Теләк, максат кую һәм
системалы эш булу мөһим», – дип җавап бирде Казан Мэры. Аның сүзләренә
караганда, кайбер инициативалар муниципалитетка таныш инде, ә кайбер идеяләр
беренче тапкыр яңгыраган һәм Башкарма комитет эшендә исәпкә алыначак.
Проектларны
тәкъдир иткәннән соң, И.Метшин студентларның сорауларына җавап бирде. Казан
Мэриясенең стажировка мәктәбен тәмамлаган Лавр Скидан шәһәр башлыгыннан 30 яшьтә
ничек уңышка ирешергә дип сорады. Казан Мэры моның өчен тырышып эшләргә, күп көч
куярга Һәм камилләшү теләге белән хезмәт итәргә кирәк, дип җавап бирде. Икенче студент
Кәрим Фәтхуллин И.Метшиннан Казанның булачак Мэры үзендә нинди сыйфатларны
үстерергә тиешлеге белән кызыксынды. Шәһәр башлыгы иң мөһиме кешелекле булырга
һәм хезмәт сөяргә, шулай ук командада эшли белергә кирәк, диде. «Сезнең Мэрия
командасында уңай сыйфатларны гына күрүегезгә шатмын. Мин моңа аерым игътибар
бирәм. Коллективта эшли белә торган кадрлар – уңыш нигезе», – дип ассызыклады И.Метшин.
Студентларның
сорауларына җавап биреп, шәһәр башлыгы үзенең муниципаль хезмәт тәҗрибәсе, каян
көч алуы һәм стресс белән ничек көрәшүе турында сөйләде. «Безнең эштә позитив булу һәм ял итә белү мөһим. Мин
гаиләдән, өйдәге вакыйгалардан һәм хоккей уйнаудан үземә яңа көч алам. Шәһәрлеләр
файдасына дөрес карарлар кабул итүемә ышаныч стресс белән көрәшергә ярдәм итә»,
– дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Соңыннан
Казан Мэры яшьләргә сертификатлар тапшырды һәм алар белән истәлеккә фотога төште.
Исегезгә
төшерәбез, шәһәр Мэриясе эшчәнлеге белән танышырга теләгән студентлар өчен
беренче стажировка март ахырында башланды. Конкурска 324 кеше гариза бирде, алар
арасыннан төрле югары уку йортлары һәм көллиятләрдән 30 студент сайлап алынды.
Казан Мэриясендә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм кадрлар резервын формалаштыру
тәҗрибәсен даими нигездә дәвам итү планлаштырыла.