(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь, Дмитрий Никитин). Бүген Казан Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә метрополитенның икенче линиясе станцияләренең («ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар») дүрт интерьерның иң яхшы концепциясенә багышланган ачык бөтенроссия конкурсында катнашучыларның проектлары буенча беренче фикер алышу булды.
«Казанның киләчәге җәмәгать транспорты үсеше белән тыгыз һәм өзлексез бәйле, һәм безнең өчен бу системалы эш, – дип ассызыклады Мэр. - Берсүзсез, метроның икенче линиясе шәһәр районнарының транспорт үтемлелеген сизелерлек яхшыртачак. Меңләгән кеше өчен сәфәр тизрәк, уңайлы булачак, автомобиль юллары бушаячак, арттырусыз бөтен шәһәрнең тормышы яхшы якка үзгәрәчәк дип әйтергә мөмкин».
Конкурска проектларны кабул итү 2 нче майда старт алды һәм 5 нче июньдә тәмамланды. Барлыгы Казанның, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның төрле архитектура командаларыннан 24 гариза кергән, шуларның 17 се эш проектлары җибәргән. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина ассызыклаганча, бу шәһәр үсеше институты үткәрә торган беренче конкурс. «Мондый практика Казанның башка архитектура проектларын эшләгәндә дәвам итәр дип өметләнәбез», - диде ул.
Презентацияләр барышында Илсур Метшин билгеләгәнчә, конкурста катнашуга Казан архитекторлары да җәлеп ителгән. «Без кешеләрне шәһәр мохитен формалаштыруга никадәр күбрәк җәлеп итәбез, кешеләрнең үз шәһәренең тарихын өйрәнү һәм үстерү белән кызыксыну дәрәҗәсе шулкадәр артачак», - дип ассызыклады ул. Мәсәлән, жюри химик фәннәр кандидаты, КХТИ кафедрасы доценты Евгений Григорьевтан «Академия» станциясен бизәү концепциясе тасвирланган күләмле эссе алды, дип өстәде Мэр.
Дизайн-проектларны эшләгәндә түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: пассажирлар өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү, станцияләр киңлеген оптималь куллану, интерьерның әйләнә-тирә мохит һәм район контексты белән гармонияле ярашуы, навигация элементларын урнаштыру урыннарын исәпкә алып, заманча технологияләр куллану.
Фикер алышуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков, «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Нияз Ситдыйков, «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.