(Казан шәһәре KZN.RU, 16
нчы июнь). Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында
Казан 2024 елның февралендә «Киләчәк Уеннары» дигән яңа технологик
спорт турнирын кабул итәчәк шәһәр дип игълан ителде. Масштаблы халыкара
ярышларны кабул итү хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм
«Сириус» федераль территориясе көрәште.
Оештыручы-шәһәрне
игълан итү тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, «Киләчәк Уеннары» заявка
бирү комиссиясе рәисе Дмитрий Чернышенко, спорт министры Олег Матыцин, «Киләчәк
Уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров һәм турнирны үткәрүгә дәгъва кылучы төбәкләрнең
вәкилләре катнашты.
«Безнең
өчен спорт ярышларының реаль һәм витуаль тормышны берләштерү кебек яңа форматын
формалаштыру башында тору – зур дәрәҗә. Безгә ышаныч белдергән һәм тавышларын
безнең заявкага биргән барча кешеләргә дә рәхмәт белдерәбез! Казанның глобаль дөньякүләм
спорт ярышларын уздыру тәҗрибәсе бай. Бездә
оештыручы-профессионалларның бердәм командасы, менә дигән инфраструктура,
волонтерларның көчле командасы бар. Төп ресурс – безнең хезмәт сөючән һәм кунакчыл
Казан халкы, алар кунакларны ярата һәм кабул итә белә. «Киләчәк Уеннары» спорт дөньясында
онытылмас вакыйга һәм илебез тарихында истәлекле чара булсын өчен, без барысын
да эшләячәкбез», – диде Мэр җиңүче шәһәрне игълан итү тантанасында.
«Киләчәк
Уеннары» – 15 гибрид дисциплина буенча яңа халыкара ярышлар. Аларның һәркайсы
үз эченә physical+digital концепциясен, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки
VR - /AR-технологияләрне берләштерә.
Заявка
кампаниясе 2021 елның ноябрендә старт алды. Проект белән 40 төбәк кызыксынган,
ярышларны уздыру хокукына шуларның яртысы заявка биргән. Шорт-листка Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм
«Сириус» федераль территориясе кергән.
«Киләчәк Уеннары»н әзерләү буенча эшче төркем инспекция визитлары уздырган,
алар барышында спорт һәм кунакханә инфраструктурасы объектларын, ярышлар
мәйданчыкларын, шулай ук шәһәрләрнең ярышларда катнашучылар һәм кунаклар өчен
барлык кирәкле сервисларны күрсәтү буенча әзерлеген 200 критерий буенча бәяләгән.
«Киләчәк
Уеннары»нда 1000 нән артык кеше катнашыр дип көтелә. Фаразларга караганда, киберярышларны
бөтен дөньяда 150 миллионга якын кеше онлайн форматта тамаша кылачак.
«Казан
Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, «Баскет-холл», Спорт сарае, Картинг – «Форсаж» үзәге,
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы Казанда уеннарны уздыру өчен төп спорт
мәйданчыклары булачак. Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары
«Татнефть Арена»да узачак.
Турнир катнашучылары
һәм кунаклары өчен 23 зур отель
һәм кунакханә, шулай ук Универсиада Авылы җәлеп ителәчәк.
Соңгы
елларда Казан берничә мәртәбә халыкара дәрәҗәдәге зур турнирлар кабул итте: 2013
елгы Универсиада, 2015 елгы FINA Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018
елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты, шулай ук 2019 елгы «Ворлдскиллс»
стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты.
Казанда
2013 елдан бирле халыкара, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге 120 дән артык
спорт чарасы үткәрелгән, аларда 70 меңнән артык волонтер эшләгән.