(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь, Дмитрий Никитин). Якын арада Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Совет районындагы Пионер, Попов, Кирпичников һәм Журналистлар урамнары буенча дүрт ишегалдын комплекслы төзекләндерү тәмамланачак. Йорт яны территорияләрендә җәяү йөрү зоналары, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылачак, тротуарлар салыначак, шулай ук якындагы йортларда яшәүчеләр өчен парковка кесәләрен шактый арттырачаклар. Ремонт эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин карап кайтты.
«Бу йортларда ике меңнән артык кеше яши. Безнең өчен һәр казанлының уңайлыгы һәм иминлеге мөһим. Быел «Безнең ишегалды» президент программасы буенча Казанда 466 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр һәм якындагы елларга безнең бурыч – Казанның бер генә ишегалды да ремонтсыз калмавы», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Инде 60 тан артык еллык ишегаллары Кирпичников урамындагы 8, 10, 12, 14, 16 нчы номерлы, Пионер урамындагы 13 нче һәм 19 нчы номерлы, Попов урамындагы 14 нче номерлы, Журналистлар урамындагы 3, 5, 7, 9, 11, 13 нче номерлы йортлар янында урнашкан. Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов Илсур Метшинга әлеге ишегалларын төзекләндерү эшләре 80% ка башкарылган, дип сөйләде. «Якын арада Кирпичников урамындагы 8 нче номерлы һәм Пионер урамындагы 13 нче номерлы йортлар янында коммуналь челтәрләрне күчерү тәмамланачак, шуннан соң эшчеләр ишегалды юлларында һәм махсус җиһазландырылган парковка кесәләрендә асфальт түшәүгә керешәчәкләр», - дип хәбәр итте ул.
Эш планы буенча, ишегалларында асфальт түшәячәкләр, кече архитектура формаларын урнаштырачаклар, газонны һәм яшел зоналарны төзекләндерүгә керешәчәкләр. Аерым игътибар – парковка зоналарына: төзелеш эшләре барган 15 йортның ишегалды территорияләрендә машина юлларын киңәйтү нәтиҗәсендә аларның саны 202 дән 271 гә кадәр артты. Шулай ук өстәмә яктырткычлар тоташтырачаклар һәм чүп савытлары урнаштырачаклар.
Казан Мэры төзекләндерелгән җәяүлеләр юллары буйлап узды, территорияне карап чыкты һәм йортта яшәүчеләр белән аларның территорияләрен төзекләндерү турында фикерләрен белү өчен аралашты.
1960 елдан бирле Пионер урамындагы йортларның берсендә яшәүче Фоат Еникиев куркынычсызлык максатларында балалар һәм спорт мәйданчыкларын киртәләргә тәкъдим итте. «Проектта ясалма киртә кую һәм куаклар утырту каралган», - дип җавап бирде Р.Фәтхетдинов.
«Һәр көн тәрәзәләрдән төзекләндерү программасы ярдәмендә ишегалдыбызда булган үзгәрешләрне күзәтәбез. Безнең ишегалды Казанда иң матуры исеменә ышанычлы дәгъва итә ала дип уйлыйм», - дип билгеләде Ф.Еникиев Мэр белән сөйләшүдә.
«Боларның күбесе җирле халык һәм идарәче компанияләр белән аралашу нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип ассызыклады И.Метшин.
Ишегалларын комплекслы төзекләндерү белән беррәттән 15 йортка план буенча ремонт ясала. Подрядчы оешмалар хезмәткәрләре Пионер урамы буенча 13 нче, 19 нчы һәм Журналистлар урамы буенча 13 нче йортларның фасадларын яңарталар, шулай ук кварталның барлык йортларында да керү ишекләрен ремонтлыйлар һәм алмаштыралар.
«Ишегалдыбызда шундый үзгәрешләр булганы өчен шәһәр һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер йортны ремонтлау эшләре бара, һәм мин хезмәткәрләргә бер генә кисәтү дә юк дип ышанып әйтә алам, чөнки барысы да сыйфатлы, югары дәрәҗәдә башкарыла», – дип ассызыклады Ф.Еникиев.
Ишегалдында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев та булды.
Быел «Безнең ишегалды» президент программасы буенча Казанда барлыгы 466 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр. Эшләр 105 йортта төгәлләнгән, программа 40% тан артыкка үтәлгән. Исегезгә төшерәбез, программа 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча старт алды. Узган ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв.м асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән. Яхшырту 200 мең кешегә кагылган. Быел Казанга «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен өстәмә рәвештә 500 млн сум бүлеп биреләчәк.