Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан, Екатеринбург, Уфа, Хабаровск һәм Кытай шәһәрләре Гуанчжоу һәм Цицикар арасында алты яклы килешүгә кул куйды. Россия һәм Кытай шәһәрләре арасындагы очрашу видеоконференцэлемтә режимында узды.
Илсур Метшин Казан белән Кытай шәһәрләре арасында һәрвакыт тыгыз мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. Шулай итеп, быел Татарстан башкаласы Гуанчжоу шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә кул куелуның 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә бик күп визитлар булган, төрле өлкәләрдә ныклы элемтәләр җайга салынган.
Казанның 58 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар, әмма мондый документка кул кую тәҗрибәсе әле юк, диде шәһәр башлыгы. «Дөньяда нинди генә үзгәрешләр булмасын, юлларыбызда нинди генә авырлыклар очрамасын, безнең илләр арасындагы буыннан-буынга күчә торган дуслык, ышанычлы партнерлык һәм яхшы күршелек какшамас булып кала», - дип ассызыклады И.Метшин.
Россия һәм Кытай шәһәрләре арасында ниятләр турындагы беркетмә мәдәният, мәгариф, спорт, туризм, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, сәүдә, сәнәгать, фәнни-техник өлкәләрдә тәҗрибә алмашуны күздә тота. Хезмәттәшлек инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, муниципалитетларның халыкара статусын һәм шәһәрләрдә яшәү дәрәҗәсен арттыруга юнәлдереләчәк.
«Бүген Кытай дусларыбызга Цицикар шәһәре кушылуына шатбыз, аның вәкилләренең Казан Мэриясе оештырган чараларда катнашканы бар инде», – дип билгеләде И.Метшин. «Бүгенге ниятләр турындагы беркетмә алга таба күп елларга безнең шәһәрләр арасында озак сроклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен ныклы нигез булачак», - дип нәтиҗә ясады ул.
Утырышта Кытай халык республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь, Россиянең Харбиндагы Генераль консулы Владимир Ощепков, Гуанчжоуда Россиянең Генераль консулы Александр Черноусов, Цицикара Мэры Шэн Хун Юй, Гуанчжоу вице-мэры Чэнь Цзе, Хабаровск Мэры Сергей Кравчук, Уфа администрациясе башлыгы Ратмир Мәүлиев, Екатеринбург башлыгы вазыйфаларын башкаручы Игорь Сутягин һәм башкалар катнашты.