(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июнь). Казан Мэры Илсур
Метшин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм
ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Гомерегезне дөньядагы иң катлаулы һәм шул ук вакытта
хөрмәтле, гуманлы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсенә багышлап, сез мөһим миссия
башкарасыз – кеше гомерләрен һәм безнең өчен бик кадерле булган
сәламәтлегебезне саклап калуда ярдәм итәсез. Сезнең көндәлек хезмәтегез,
бурычыгызга һәм эшегезгә бирелгәнлегегез, компетентлыгыгыз һәм ярдәмчел
булуыгыз югары бәяләүгә лаек.
Бу игелекле һөнәр тирән белем, гадәти булмаган әхлакый
сыйфатлар – шәфкатьлелек, сизгерлек,
игътибарлылык һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең проблемаларына эчкерсез
кайгыртучанлык таләп итә. Ата-бабаларыбызның зирәклегенә һәм тупланган
тәҗрибәгә таянып, дәвалауның һәм диагностикалауның заманча алымнарын кулланып,
сез сәламәтлек саклауның көчле һәм нәтиҗәле системасын булдыруга ярдәм итәсез.
Сезнең күбегез пандемия белән ике ел инде алдынгы
көрәштә, кызыл зонада, көн саен үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, үз
гаиләсен айлар буе күрмичә батырлык кыла. Шунысы куанычлы, тәҗрибәле табиблар
белән иңгә-иң куеп студентлар да эшли. Алар күләмле эш башкара, шул рәвешле
медицинада очраклы кешеләр булмавын раслый.
Шәфкать туташлары һәм фельдшерлар, табиблар һәм
җитәкчеләр, сез көн саен медицина хезмәткәренең югары исемен раслап,
пациентларга һәм аларның туганнарына үз күңел җылыгызны бирәсез һәм ярдәм
итәсез.
Кешеләргә тугрылыклы хезмәт итүегез өчен рәхмәт
белдерәм һәм чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс энергия һәм барлык башлангычларыгызда
уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм
иминлек юлдаш булсын!» - диелә котлауда.