(Казан
шәһәре KZN.RU, 6 нчы июнь). Бу ел башыннан Татарстан башкаласында 64 мең 469
бала медицина тикшерүен узган, 8 мең 987 кеше – профилактика тикшерүен, 25 мең
607 кеше – диспансерлаштыруны, 8 мең 706 кеше – киңәйтелгән диспансерлаштыруны.
Вакытында үткәрелгән медицина тикшерүе куркыныч авыруларны башлангыч чорында
ачыкларга һәм аларны нәтиҗәлерәк дәваларга мөмкинлек бирә, дип билгеләде
бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шәһәрлеләрне
диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырды.
«Халыкның
гомер озынлыгын һәм сәламәтлеген арттыру – без системалы рәвештә эшли торган
дәүләтнең мөһим һәм өстенлекле бурычлары. Алар республика һәм илкүләм проектлар
белән ныгытылган һәм бездән конкрет нәтиҗәләр һәм тиешле гамәлләр таләп итә», –
диде шәһәр башлыгы.
ТР
сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР сәламәтлек саклау министрлыгының
Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә,
дәүләт алдына халыкның гомер озынлыгын 80 һәм аннан да күбрәк яшькә кадәр,
шулай ук актив тормыш чорын арттыру буенча бурычлар куелган. «Әлеге бурычларны
хәл итү өчен Казанның медицина оешмаларында халыкны профилактик тикшерү, шулай
ук гомуми диспансерлаштыру оештырылды», –дип өстәде ул.
18-39
яшьлек өлкән халыкны диспансерлаштыру – өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән
өлкәнрәкләр өчен ел саен үткәрелә. Ул ике этапта уза. Беренче этапта скрининг
тикшерүе ясыйлар, шуннан соң ачыкланган тайпылышлары булган пациентлар диспансерлаштыруның
икенче этабына җибәрелә. Узган ел беренче этап кысаларында 100 меңнән артык
кеше каралган, диспансерлаштыруның икенче этабына 33 мең 421 пациент җибәрелгән.
«3 мең 111 пациентның кан әйләнеше системасы авырулары булган, шулай ук 2 мең 439
кешедә югары артериаль кан басымы һәм 339 кешедә шикәр диабеты очрагы
ачыкланган», – дип билгеләп үтте В.Жаворонков. Моннан тыш, 2021 елда медицина
тикшерүләре вакытында 112 яман шеш очрагы ачыкланган, шуларның 94 е – I һәм II
стадиядәге авырулар.
Узган
елдан башлап яңа юнәлеш – халыкка киңәйтелгән диспансерлаштыру уздыру кертелде,
дип хәбәр итте В.Жаворонков. «Бу – профилактик тикшерүләргә һәм коронавирус
йогышын кичергән кешеләргә диспансерлаштыру вакытында өстәмә рәвештә үткәрелә
торган чаралар комплексы. Аның максаты – COVID-19 дан соң барлыкка килгән өзлегүләрне
башлангыч чорда ачыклау», – дип аңлатты ул.
Моннан
тыш, ел саен диспансерлаштыру һәм диспансер авыруларны динамик күзәтү
кысаларында мөстәкыйль чара сыйфатында профилактик тикшерүләр үткәрелә, анда сәламәтлек
төркеме билгеләнә, шулай ук авыруларны профилактикалау өчен киңәшләр төзелә.
Узган ел барлыгы 30 мең 834 пациент тикшерелгән.
«Безгә
эшкә сәләтле халык белән профилактик эш алып бару, аларны сәламәт яшәү рәвешен
формалаштыруга һәм авыруларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларга җәлеп итү
мөһим», – дип йомгаклады Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
«Диспансерлаштыру
– шәһәрлеләрнең сәламәтлеге өчен төрле риск факторларны профилактикалауның һәм
үз вакытында ачыклауның нәтиҗәле ысулы», – дип ассызыклады Казан Мэры.