(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июнь, Юлия Летникова).
Бүген Казанда «Аккош күле буенда гастрономия фестивале»нә 150 дән артык эшкуар
җыелды, алар шәһәр халкының күңелен ачып һәм ашатып кына калмадылар, Казанның
гастрономия башкаласы буларак үсеше идеяләре турында да фикер алыштылар. Фестивальдә
Казан Мэры Илсур Метшин мәйданчыклар белән танышты һәм рестораторлар белән
дискуссиядә катнашты. Лекторийдагы очрашуда Казанда дөнья халыклары ашларын
үстерү, ресторан бизнесы өчен махсус икътисади зона булдыру турында тәкъдимнәр
яңгырады.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, «Аккош күле буенда гастрономия фестивале»
кебек чаралар шәһәргә трендта булырга ярдәм итә. «Без Казанны гастрономия
башкаласы буларак үстерү өчен яңа формалар һәм активлык вариантлары эзләргә
тырышабыз. Бу статус алга бару бурычын куя, шуңа күрә без Казанның җәлеп
итүчәнлеге өстендә системалы рәвештә эшлибез. Бүген безгә гастрономия
хис-кичерешләре артыннан да киләләр. Елына 5 млн туристны җәлеп итү өчен, безгә
үсәргә кирәк әле», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Фестиваль партнерлык элемтәләрен җайга салу урынына әйләнде, анда бизнес
вәкилләре бер-берсе белән таныша һәм контактлар алмаша алды. Шундый
мәйданчыкларның берсендә – «Гастрофест» лекториенда Казан Мэры һәм чакырылган
ресторан индустриясе экспертлары Казанның гастрономия башкаласы буларак
статусын ныгыту өчен нәрсә эшләргә мөмкин булуы турында фикер алыштылар.
Россиянең 50 дән артык ресторанына нигез салучы Тимур Ланский билгеләп
үткәнчә, Казан көнчыгыш һәм татар ашлары белән ассоциацияләнә, әмма алга таба
үсеш өчен бу стереотипны сындырырга кирәк. «Дөньяның төрле халыкларының
аш-суларын үстерәчәк илебезнең һәм чит илләрнең популяр рестораторларын
чакырырга кирәк», - дип үз фикерен белдерде ул.
Икенче спикер – zero waste (табигатькә сакчыл мөнәсәбәт) форматындагы
Россиядәге беренче ресторанны булдыручы Никита Передягин Казанда фәнни сектор
булдырырга тәкъдим итте. «Россиядә әле мондый проектлар юк. Татарстан башкаласы
шул рәвешле миллионлы башка шәһәрләр фонында аерылып торыр иде. Булдырылган
лабораторияләрдә галимнәр төрле тәмнәрне өйрәнә һәм экспериментлар ясый алачак, ул
гадәти продуктлардан ниндидер яңа һәм стандарт булмаган ризыклар әзерләргә
ярдәм итәчәк»,- диде ул.
Dali кухня театры бренд-шефы, ТР пешекчеләр гильдиясе вице-президенты
Илгиз Галиев, үз чиратында, Казанга Татарстаннан читкә чыгарга һәм республикада
гына түгел, бөтен Россия буенча үз ресторан бизнесын үстерергә кирәк, дип
ассызыклады.
Jamie Oliver брендының операцион директоры Станислав Слапогузов Казанда
ресторан бизнесы өчен махсус икътисади зона булдыру идеясен белдерде. «Әгәр
мондый чараны кабул итсәк, ике-өч ел дәвамында Казан Россиянең гастрономия
башкаласы статусын ныгытачак», – дип саный С.Слапогузов.
«Эшмәкәрләребезнең креатив булуына һәм кыю карарлар тәкъдим итүенә
шатмын. Безнең рестораторлардан башка Казанны хәзергечә күреп булмас иде. Без
спикерлар идеясенә колак салабыз һәм бу юнәлешләрдә эшләячәкбез», - дип
ышандырды Илсур Метшин.
Белем бирү мәйданчыгыннан тыш, «Гастрофест»та җәмәгать туклануының 20
ноктасы һәм 8 фудтрак эшли. Күлдә Татарстан виндсерфинг һәм электрофойл
мастерлары трюклар башкара, ә волейбол мәйданчыгында матчлар актив бара. Моннан
тыш, иртән йога буенча дәрес булды. Туристлык бизнесы операторлары спорт
ориентлашуы һәм урманда исән калу турында сөйлиләр, бивакны дөрес ясарга
өйрәтәләр. Көн дәвамында квадроцикллар, көймәләр һәм катамараннар тест-драйвы
уза.
Нәниләр балалар кемпингында күңел ачалар, анда диджейлар һәм аниматорлар
эшли, алар кызыклы квестлар, мастер-класслар, уеннар һәм уктан ату оештыра.
Интерьер һәм декор сатып алырга теләүчеләр өчен фестивальдә ярминкә
оештырылган.
«La Primavera» Казан камера оркестры, «Шәһәр пижоннары», «Живgo», DJ
Bubblegum, DJ market TV һ.б. иҗат коллективлары кунакларның кәефен күтәрә. «Аккош
күле буенда гастрономия фестивале»нең хедлайнеры рок-музыкант Найк Борзов
булды.
Чара 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк.