(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь, Юлия Летникова). Казанда ачык типтагы зур универсаль спорт комплексы төзелеше башланды. Ул 49 нчы номерлы мәктәп территориясендә төзелә һәм шәһәрдә шундый типтагы дүртенче объект булачак. Әлеге мәйданчыкның үзенчәлеге шунда: аны инвалид балалар спорт белән шөгыльләнә алырлык итеп җайлаштырачаклар. Бирегә күрше мәктәпләр укучылары да (барлыгы ике мең бала) йөри алачак. Казан Мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмәдә булачак спорт комплексы проектын бәяләде.
«Безгә зур спорт үзәкләре генә төзеп калмыйча, йортлар һәм мәктәпләр белән янәшә дә спорт инфраструктурасын үстерү мөһим. Бүгенге көндә безнең планнар – футбол һәм баскетбол кырлары, спорт снарядлары һәм җайланмалары булган ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы төзү. Без эшкә керешәбез һәм көзен бөтен кешене ачылышка көтәбез», - диде И.Метшин. Үзәкне ачу октябрь-ноябрь айларында булыр дип көтелә.
Быел Татарстанда шундый ике генә ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы барлыкка киләчәк – икенчесе Түбән Камада төзелә.
Казанда физкультура-сәламәтләндерү комплексы Мусин урамындагы мәктәп ишегалдында, 6 мең кв.м мәйданлы территориядә урнашачак. Проектны соңгы килештерүдән соң төзелеш эшләре башланачак. Шәһәр башлыгына 49 нчы номерлы мәктәп директоры Дмитрий Садетдинов сөйләвенчә, проект буенча спорт мәйданчыгында 100 урынга исәпләнгән 30х60 метрлы футбол кыры, 28х154 метрлы баскетбол кыры һәм 18х9 метрлы волейбол кыры җиһазландырылачак, шулай ук 1 мең 649 кв. метрлы мәйданда йөгерү сукмаклары салыначак.
Комплекс воркаут-тренажерлар белән, шул исәптән рукоходлар, борыслар, боҗралар, швед стенкасы, скалодром, канат комплексы һәм башкалар белән җиһазландырылачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус җиһазлар – бицепс-машина, өстән тарту тренажеры, горизонталь лавочка, швед стенкасы, турниклар һәм коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен бруслар, шулай ук күтәртү өчен ике пар күтәртү бүрәнәләре урнаштырачаклар. Моннан тыш, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар тренажерларда аяклары белән күтәрә торган, күкрәктән утырган хәлдә һәм горизонталь рәвештә күтәрелә торган күнегүләр ясый алачаклар.
Ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексында ел дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук 49 нчы номерлы мәктәп һәм якын-тирәдәге уку йортлары укучылары, аерым алганда, 9 нчы номерлы мәктәп укучылары – барлыгы 2 меңгә якын бала шөгыльләнә алачак. «Яңа спорт комплексында укучылар өчен физкультура дәресләре узачак», - дип билгеләп үтте Д.Садетдинов.
Әйтергә кирәк, 1977 елгы мәктәп тә 2012 елда капиталь төзекләндерелгән. Ә 2018-2020 елларда ашханәне, башлангыч мәктәптә бәдрәфләрне агымдагы ремонтлау (косметик ремонтлау), су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау эшләре башкарылды. Өстәмә рәвештә җәлеп ителгән акчага шахмат белән шөгыльләнү өчен кабинет яңартылган. 2021 елда азык-төлек блогына ремонт ясалган, ул хәзер мәктәп рестораны форматында эшли.
Мәктәп каршындагы спорт комплексы «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча төзелә. Төзелеш эшләренең заказчысы – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ, ә подряд эшләрен башкару тендерын «Спортико» ҖЧҖ откан.
Республика башкаласында барлыгы өч ачык типтагы комплекс эшли: Идел буе районының 21 нче номерлы гимназиясе янында, Мәскәү районының 130 нчы номерлы мәктәбе каршында һәм Совет районының 90 нчы номерлы гимназиясе территориясендә.
Мәктәптә шулай ук Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Петр Королев, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан шәһәр Думасы депутаты, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне гармонияле үстерү буенча «Барысы да балалар өчен» автономияле хәйрия оешмасын гамәлгә куючы Далия Гайнанова да булдылар.