(Казан
шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Бүген Казанда «УТС Казаныш» ачык спорт-методик
форумы узды. Аккош күлендәге «Тасма» балалар сәламәтләндерү лагеренда
укыту-тренировка җыены спорт тармагының 120 хезмәткәрен берләштерде, биредә
алар эшкә йомгак ясадылар һәм планнар турында фикер алыштылар. Форумны Казан
Мэры Илсур Метшин ачты.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, 2006 елдан башлап Татарстан башкаласында 860 спорт
объекты төзелгән, шулар арасында 55 йөзү бассейны һәм 9 ябык хоккей боз аренасы
бар. Гомумән алганда, бүгенге көндә Казанда 2 мең 200 объект эшли, анда шәһәр
халкы һәм кунаклары профессиональ тренерлар белән лаеклы шартларда спорт белән
шөгыльләнә ала. «16 ел элек казанлыларның 13% ы гына даими рәвештә физик культура һәм спорт
белән шөгыльләнде, хәзер без санны 52% ка
арттырдык. Әмма бу чик түгел. Безнең зур максатлар кую һәм аларга ирешү өчен
бөтен шартлар да бар», – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга И.Метшин.
Спортка
республика дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә, дип ассызыклады Казан Мэры, бигрәк
тә балалар, яшүсмерләр, һөнәри спорт һәрвакытта да көн кадагында тора.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт, ул үзе
профессиональ спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм безгә яхшы физик формада
калу өчен үрнәк булып тора», – диде шәһәр башлыгы.
Форумда
ике түгәрәк өстәл эше оештырылды, кейс-интерактивлар эшләде, спорт әзерлеге,
физик культура үсеше, закон чыгару инициативаларын күрсәтү мәсьәләләре буенча
дискуссияләр булды. Фикер алышуда ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт
Советы депутаты Светлана Вострикова, Казан шәһәр Думасы депутатлары Илгиз
Фәхриев һәм Евгений Чекашов, Башкарма комитетның Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Альберт Салихов һәм башкалар катнашты. Чараны үткәрү урыны
очраклы гына сайланмаган – спорт тармагы хезмәткәрләре җәйге сезонда спорт
мәктәпләренең эш шартлары белән таныша алдылар.
Исегезгә
төшерәбез, укыту форумы ведомство карамагындагы учреждениеләр (спорт
мәктәпләре) хезмәткәрләренең квалификациясен һәм компетенцияләрен арттыруга,
иҗади потенциалны ачуга, төрле кейс-интерактивларда катнашу ярдәмендә
мотивацияне арттыруга юнәлдерелгән «Казан» проекты кысаларында узды.