(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче май, Юлия
Летникова). «Заречье»дан соң, «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере
капиталь ремонттан соң балаларны ел әйләнәсендә кабул итә ала торган ял итү
урыны булачак. Хәзер яңа корпуслар төзелеше бара, шулай ук аның территориясендә
төрле дәрәҗәдәге турнирлар уздырыла алырлык трибуналы футбол кыры булдыру
планлаштырыла. Эш барышы белән кичә Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Яңа җылытыла торган корпуслар һәм саклап калынган
агачлар
Казандагы
«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагере 90 ел элек төзелгән. Соңгы тапкыр
капиталь ремонт биредә 60 ел элек үткәрелә. Ел саен җәйге чорда биредә 4
сменада меңгә якын бала ял иткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
программасы ярдәмендә бер ел элек лагерьда масштаблы капиталь ремонт башланды.
«Яңа
корпуслар төзү һәм аларның кайберләренә җылылык үткәрү нәтиҗәсендә без «Яшь
гвардия»нең сыйдырышлыгын сменага 280 кешегә кадәр арттырдык һәм биредә ел
әйләнәсендә балаларның ялын оештыра алачакбыз. Бу Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. «Яшь гвардия» шәһәр
читендәге лагерь гына түгел, кышкы ял һәм активлык өчен дә яхшы урын булачак»,
– дип билгеләде Казан Мэры.
Бүгенге
көндә лагерьда иске агач йортлар урынында 30 кешелек 10 яңа йокы корпусы,
персонал өчен 2 корпус һәм сауна белән душ бүлмәләре комплексы төзелгән. Шул ук
вакытта төзелеш вакытында эшчеләр һәм проектлаучылар биредә үсә торган һәр
агачны саклап калырга тырышканнар. 6 корпус, шул исәптән 4 йокы корпусы,
персонал өчен бер бина һәм ашханә елның салкын вакытында җылытылачак. Бу –
тренировка процессын исәпкә алып, лагерьда балалар ялын ел әйләнәсе оештырырга
мөмкинлек бирәчәк.
Лагерьны
яшәү өчен куркынычсыз итү максатыннан инженерлык коммуникацияләрен үткәрү
эшләре дәвам итә – күп кенә корпусларда электр үткәрелде, су бүлү һәм
вентиляция системалары урнаштырылды. Корпусларда фасад эшләре төгәлләнде, керү
төеннәрен төзекләндерделәр, төзүчеләргә биналарның эчке ягын бизәү эшләрен
башкарасы бар, шуннан соң корпусларны мебель белән тәэмин итә башлыйлар.
Капремонт
вакытында ашханәдә су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, тәрәзәләр
алыштырылды, идән өслеген яңарттылар, стеналарны бизәү эшләре башкарылды, яңа
җиһазлар монтажланды.
Объектта
барлыгы 97 эшче һәм 5 берәмлек техника эшли. «Төзелгән 12 корпустан тыш,
медицина пункты һәм клуб төзелеше бара, 6 корпуска җылылык бирү мәсьәләсе хәл
ителә», – дип хәбәр итте Мэрга «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ подрядчы оешмасы
директоры Миннегәрәй Насыйбуллин.
Шәһәр
читендәге балалар лагерен капиталь ремонтлау вакытында агач корпусларның берсен
саклап калганнар – биредә лагерьның гасырга якын тарихында дистәләгән мең
казанлы ял иткән, шәһәр Мэры тәкъдиме белән монда музей ачылачак. Илсур Метшин
аның эскизы белән танышты. Пионер лагерының көнкүрешен гәүдәләндерүче музей
берничә зонадан торачак – ашханә, медицина палатасы, китапханә залы, гитаралы
һәм велосипедлы холл.
Воркаут өчен мәйданчык һәм футбол кыры
«Яшь
гвардия»дә спортчылар спортның дүрт төре буенча әзерлек уза: футбол, баскетбол,
тимераякта шуу һәм җиңел атлетика. 9,37 га мәйданлы лагерь территориясендә
республика программалары буенча төзелгән баскетбол-волейбол мәйданчыклары,
мини-футбол мәйданчыгы һәм ике стандарт булмаган футбол кыры җиһазландырылган.
Планда – ясалма чирәмле 90х60 метрлы футбол кырын төзекләндерү һәм 200 урынга
исәпләнгән тамашачылар трибуналары урнаштыру. Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе Альберт Салихов сөйләвенчә, футбол кырында төрле дәрәҗәдәге ярышлар
үткәрергә мөмкин булачак, мәсәлән, «Күн туп» шәһәр турниры матчларын, ә
сертификат алган очракта – республика турнирларын.
Җиңел
атлетика буенча тренировкалар өчен лагерьда 110 метрлы резин өслекле ике туры
йөгерү юлы һәм сикерү зонасы төзеләчәк. Моннан тыш, лагерь территориясендә
воркаут өчен турниклар, борыслар һәм башка снарядлар белән универсаль спорт
мәйданчыгы булдырылачак, тренировкалар өчен ябык мәйданчык, баскетбол һәм
мини-футбол мәйданчыклары төзеләчәк. Алар барысы да тәүлекнең караңгы вакытында
яктыртылачак, дип ассызыклады А.Салихов.
«Балалар
ял итеп кенә калмаячак, яңа спорт сезонына да әзерләнәчәк», – дип билгеләде
шәһәр Мэры.
Исегезгә
төшерәбез, моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның комплекслы
программасы ярдәмендә 4 муниципаль лагерьга капиталь ремонт ясалган иде: «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный». Аларның үткәрү сәләте 50-75% ка артты. Узган ел
«Пионерия Татарстана», «Нармонка», «Огонек» лагерьларын проектлау тәмамланды.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына аларның соңгысын 2023 елгы программага
кертү өчен заявка җибәрелгән.
Бу җәйдә 23 сәламәтләндерү
лагеренда 13,5 мең укучы ял итәчәк, шуларның 5645 е – предприятие
һәм оешмаларның 11 лагеренда, 7939 ы – муниципаль лагерьларда.