(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май, Дмитрий Никитин).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Казаньоргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятенең яңа су
әзерләү станциясендә булып кайтты. Чистартуның заманча куркынычсыз технологиясе
кулланыла торган комплекс предприятиене, шулай ук «Салават Күпере»
микрорайонын эчә торган су белән тәэмин итәчәк.
«Көн саен Казанда сыйфатлы суга ихтыяҗ арта бара, һәм без бу мәсьәләгә
һәм тулаем шәһәр хуҗалыгын модернизацияләүгә зур игътибар бирәбез. Яңа станция
ресурслары ярдәмендә без шәһәрнең көнбатыш юнәлешендәге торак инфраструктурасын
үстерә алабыз, – дип билгеләде И.Метшин һәм объектның яхшы куәт запасы белән
төзелүен ассызыклады. – Хәзерге көндә «Салават
Күпере»ндә 56 йорт төзелде, аларда
21 меңгә якын кеше яши, киләчәктә микрорайон тагын да үсәчәк. «Казаньоргсинтез»ның су әзерләү станциясе ярдәмендә барлык халык чиста сулы булачак».
4 ел дәвамында төзелгән яңа су әзерләү блогы тулысынча «Казаньоргсинтез»ның үз акчаларыннан финансланган. Комплекс 8 мең куб. м сыйдырышлы
резервуар белән җиһазландырылган, ул тәүлегенә 40 мең куб.м су үткәрә ала. Ул
1983 елда эшләтеп җибәрелгән беренче блок белән бергә эшләячәк, әлеге блок ике
секциядән тора һәм тәүлегенә 100 мең куб.м су үткәрә ала.
Заманча комплексны файдалануга тапшыру беренче блокны капиталь ремонтлый
башларга һәм бөтен станцияне модернизацияли башларга мөмкинлек бирәчәк. Инде
бер секциядә ремонт бара, ә төзелгән станциянең куәте авария булган очракта су
белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Эшләр
тәмамланганнан соң, 2025 елга, ике су әзерләү блогының җитештерү куәте
тәүлегенә 140 мең кубометрга якын су чистартырга җитәчәк.
Төзелгән комплекста су экологик куркынычсыз технологияләр кулланып ике
баскычлы чистарту системасы уза. «Икенче
блокта экологик стандартларга зур игътибар бирелә. Су «Салават Күпере»
микрорайонында яшәүчеләр йортларына килә, шулай ук сәнәгать максатлары өчен
кулланыла», – дип билгеләде «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов.
Беренче баскычта рециркуляторлар, икенче баскычта фильтрлар кулланыла.
Фәрит Миңнегулов билгеләп үткәнчә, блокта кулланыла торган чистарту
технологиясе сыек хлордан баш тартырга һәм күпкә куркынычсызрак натрий
гипохлориты кулланырга мөмкинлек биргән. Исегезгә төшерәбез, Казан «Водоканал»ы бу технологиягә 2014 елда күчте. Шул ук вакытта матдә азык-төлек
тозыннан электролиз ысулы белән биредә үк, «Казаньоргсинтез»да, җитештерелә. Чистарту корылмалары
эше өчен реагентлар Россиянең башка төбәкләреннән китерелә.
Моннан тыш, су әзерләү станциясе Россиядә җитештерелгән уникаль
каталитик фильтрлар белән җиһазландырылган, алар һаваны чиста су резервуарына
тапшырыр алдыннан чистарталар.
Су әзерләүнең яңа блогы 98% ка илебез җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Аерым алганда, сместительләр «Казаноргсинтез» белгечләре тарафыннан җитештерелгән.
«Яңа су әзерләү комплексының бөтен системасы максималь
оптимальләштерелгән һәм чагыштырмача зур булмаган мәйданда урнашкан: резервуар
– җир астында, аның өстендә – чистарту корылмалары, ә алар өстендә – оператор
бинасы», – дип сөйләде шәһәр
башлыгына «Казаньоргсинтез» гавами акционерлык җәмгыятенең
чистарту корылмалары һәм тышкы коммуникацияләр цехы башлыгы Рәшит Мулихов. Ул
бүгенге көндә Россиядә шундый ук проект буенча төзелгән бер генә вертикаль су
чистарту җайланмасы эшләвенә игътибар итте.
Яңа блокны ачуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов
һәм башкалар катнашты.