(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Дмитрий Никитин). Ике ел эчендә Казанда муниципаль фондның 39 объекты гамәлгә ашырылды, ике объект акционерлык җәмгыятьләренең устав капиталына кертелде, ә 62 се арендага тапшырылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәрнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.
Электрон торглар ярдәмендә алты коммерциягә нигезләнмәгән торак булмаган бина һәм гомуми бәясе 31,9 млн сумнан артык тәшкил иткән җир кишәрлекләре белән ике бина хосусыйлаштырылды, тагын 31 торак булмаган бина, 159-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, торак булмаган биналарны арендалаучылар сатып алуның өстенлекле хокукын гамәлгә ашыру кысаларында, турыдан-туры сату-алу килешүләре юлы белән сатылды.
«Пандемия шәһәр икътисадына җитди төзәтмәләр кертте, күп кенә бизнес вәкилләренә муниципаль күчемсез милек сатып алудан баш тартырга туры килде. Шуңа да карамастан, биналарны ташламалы арендалау һәм түләүне биш елга кичектереп тору программасында катнаша алган эшкуарлар да бар иде. Шуның аркасында күп кенә объектларның милекчеләре барлыкка килде, ә муниципалитет аларга хезмәт күрсәтүгә киткән акчаларын янга калдырды», – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ташламалы аренда программасы буенча алынган биналарны сатып алу хокукыннан (исегезгә төшерәбез, аңа үз вакытында базарда ихтыяҗ булмаган объектлар кергән) 13 эшмәкәр файдаланган.
«Казметрострой» һәм «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыятьләренең устав капиталларына гомуми мәйданы 383 кв. м булган ике бина кертелде. Моннан тыш, узган ел Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты милкенә WorldSkills үткәргәннән соң калган һәм хәзер мәктәп ашханәләрендә кулланыла торган күчемсез мөлкәт (шул исәптән югары технологияле җиһазлар) кертелгән. «Барлыгы 40 млн сумлык 17 меңнән артык әйбер тапшырылды», – дип хәбәр итте Р.Галәветдинов.
Моннан тыш, 2020 елда аукцион торгларда «Тасма» АҖ акцияләренең муниципаль пакеты 14,5 млн сумга сатылды.
2020-2021 елларда хуҗалык җәмгыятьләре эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Казан бюджетына 20 млн сумнан артык дивидендлар күчерелгән. Устав капиталында шәһәр өлеше булган акционерларның гомуми җыелышларында тиешле карарлар кабул ителде.
Шәһәр бюджетына хосусыйлаштырудан кергән керемнәр буенча план 2020 елда – 108,5% ка (124 млн сум), ә 2021 елда 106,3% ка (192,4 млн сум) үтәлгән.
Казан шәһәр Думасының 15 нче апрельдәге карары белән хосусыйлаштырылырга тиешле биналар исемлеге гомуми мәйданы 3,6 мең кв. метр булган 11 күчемсез мөлкәт объекты белән тулыландырылган, бер үк вакытта аннан 880 кв. метр мәйданлы ике объект төшереп калдырылган. Воровский урамы, 25 адресы буенча урнашкан бина шәһәр коворкингын урнаштыру өчен тәкъдим ителәчәк.