(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче май, Дмитрий Никитин).
Казанда капиталь ремонттан соң «Факел» спорт комплексы ачылды. 400 кв. метрдан
артык мәйданда спорт, тренажер, теннис заллары, тренер һәм уңайлы киенү-чишенү
бүлмәләре урнашкан. Яңартылган спорт үзәген ачу тантанасында Казан Мэры Илсур
Метшин һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов
катнашты.
Рихард Зорге ур., 31 адресы буенча урнашкан өч катлы
бина 1988 елда «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләре көче
белән төзелгән. Спорткомплекста ремонт өч ел элек башланган. Әлеге вакыт эчендә
биредә барлык инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар, биналарның идән
капламын, дивар һәм түшәмне бизәү эшләрен яңартканнар, яңа ишекләр куелган.
Моннан тыш, бинаның фасады ремонтланган, якын-тирә территорияне төзекләндерү
эшләре башкарылган. Спорт комплексында шулай ук заманча тренажерлар һәм
спортның уен төрләре өчен яңа җиһазлар барлыкка килгән.
«Мин әлеге бинаны ремонтка кадәр бик яхшы хәтерлим.
Предприятие җитәкчелеге ярдәме белән спорт комплексы тулысынча
реконструкцияләнде һәм яңа дәрәҗәгә җиткерелде», – дип ассызыклады шәһәр
башлыгы.
Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, «Факел» – шәһәр һәм
республика масштабындагы ярышларны уздырган бай тарихлы спорт комплексы. Физик
форманы саклау өчен спорт үзәгенә газчылар – предприятие хезмәткәрләре генә
түгел, шәһәрнең башка кешеләре дә йөри иде.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм
Усманов «Факел» инде берничә дистә еллар дәвамында шәһәр газчыларына
сәламәтлекне ныгытырга, физик форманы сакларга һәм спорт нәтиҗәләренә ирешергә
ярдәм итә, дип сөйләде. «Яңартылган инфраструктура ярдәмендә комплекс Казанның
спорт тормышында әһәмиятле өлеш булып калачак», - дип ассызыклады ул. Моннан
тыш, Рөстәм Усманов сүзләренә караганда, комплекс базасында район
территориясендә яшәүче балалар өчен бушлай спорт секцияләренә йөрү эше
оештырылачак.
«Казанда шәһәр халкы актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә
һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара алсын өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла. Шушындый
ярдәм аркасында Казан Россиянең спорт башкаласы исеменә лаек булды», - дип
өстәде Мэр.
Шәһәр башлыгы предприятие генераль директоры белән
бергә яңартылган спорт комплексының спорт бүлмәләрен карады, шуннан соң
И.Метшин «Факел» төзелешендә катнашкан газ тармагы ветераннарына рәхмәт хатлары
тапшырды. Мэр кулыннан бүләкләрне Мансур Гыйльманов һәм Алексей Настин алды.
Рөстәм Усманов, үз чиратында, предприятие җитәкчелегенең рәхмәт хатларын Владимир
Карповка һәм Константин Майоровка тапшырды.
Соңыннан Илсур Метшин предприятиенең беренче яшьләр
волейбол турнирына старт бирде.
Тантаналы чарада Совет районы администрациясе башлыгы
Роман Фәтхетдинов та катнашты.