(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель). Кризиска каршы шәһәр штабы эше кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин кичә туризм өлкәсе вәкилләре белән очрашты. Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында түгәрәк өстәл артында кунакханә һәм ресторан бизнесы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр, Казан һәм Татарстанның туристлык компанияләре җитәкчеләре җыелды. Ике сәгатьтән артык барган очрашуда кунакчыллык өлкәсендә бүгенге көндә иң кискен мәсьәләләр һәм туристларны күбрәк җәлеп итү өчен яңа юнәлешләр булдыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә бердәм чаралар календарен булдыру турында карар кабул ителде, ә сувенир продукциясен сатучылар Бауман урамында сату нокталарын ташламалы урнаштыру хокукына ия булды.
Түгәрәк өстәлдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Казанның Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович, Казан һәм ТР отельләре ассоциациясе вице-президенты Тимур Хәйбуллин, «Лидер Казань» туроператоры директоры Вячеслав Григорьев, «Гарипов групп» компаниясенә нигез салучы Айрат Гарипов, Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова, Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов, Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов, «Легенды» сувенир кибете директоры Вячеслав Вдовин, Казан һәм ТР кунакханәләр ассоциациясе президенты Инга Гадзаева, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова катнашты.
«Бүген Казанның туристлык тармагының мөмкинлекләре зур, - дип ачты очрашуны И.Метшин. – Әмма хәзерге вакытта иске идеяләр белән туристлар санын арттырып булмаячак. Без проблемаларны турыдан-туры ишетү, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм килеп туган кыенлыкларны хәл итү өчен төрле бизнес вәкилләре белән берничә тапкыр очраштык. Максатка бары тик нык эшләүчеләр генә ирешә ала. Казанның туристлык йөзе – ул безнең уртак эшебез».
И.Метшин ассызыклаганча, Казан туристлар арасында өстенлек бирү рейтингында алдынгы урыннарны биләвен дәвам итә һәм бу күрсәткечләрне саклап калырга кирәк. «Санкцияләр нәтиҗәсендә туристлык өлкәсендә агымнарны яңадан бүлү җитди булачак. Без әлеге мөмкинлектән файдаланырга тиеш. Шуның аркасында тармак алдында быел яхшы перспективалар ачыла», - диде шәһәр башлыгы.
Узган ел Татарстан башкаласына 3 миллионнан артык кунак килгән. Коронавирус пандемиясенә карамастан, Казан Россия һәм чит ил кунаклары белән нык кызыксынучы лидер-шәһәрләр исемлегенә керде. «Казан инде беренче ел гына туристлар арасында популяр түгел», - дип билгеләп үтте «Казанның туристлык-мәгълүмат үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Наталья Абрамович. - Туристлык тармагы өчен бу ел яхшы башланды. Коронавирус чикләүләренә карамастан, турбизнес яңа ел бәйрәмнәрендә яхшы эшләде».
Әмма яңа ел каникуллары вакытында туристлар ажиотажыннан соң, гыйнвар - февраль айларында кунаклар агымы шактый кимегән. «Яз җитү белән, туристлык кешбэк программасының яңа этабын эшләтеп җибәргәч, без янә туристлар агымын арттыруга ирештек. 15 нче апрельдә әлеге программа буенча турлар сату тәмамлануга карамастан, аны гамәлгә ашыру 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Инде хәзер үк аның кирәкле нәтиҗәләр бирүен күрәбез», - дип билгеләп үтте Н.Абрамович.
Әйтик, әле берничә ел элек Казанга 2-3 көнгә килә иделәр, әмма соңгы вакытта туристлар кунакханәләрдәге номерларга 5-6 көнгә бронь ясый башлады. Туриндустрия вәкилләре туристларның рестораннар, музейлар, яр буйлары, шулай ук шәһәрнең тарихи үзәгендә еш булуларын билгеләделәр.
Н.Абрамович, төрле икътисади кыенлыкларга карамастан, Казанның туристлык тармагы җәйге сезонга оптимизм белән әзерләнә, дип ассызыклады. Эчке туризм күрсәткечләрен арттыру өчен ковидка каршы чараларны йомшарту хәлиткеч фактор булып тора. Моннан тыш, базарда катнашучылар бәяләрне арттырмас өчен үз чыгымнарын оптимальләштерергә омтыла. «Бу чара штатны кыскартуны күздә тотмый, - диде Н.Абрамович. - Хәзер рестораторлар һәм отельерлар кадрларга кытлык кичерә. Шуңа күрә квалификацияле белгечләр әзерләүче югары уку йортлары белән уртак эш алып барырга кирәк».
Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов та һөнәри хезмәткәрләр җитмәү мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренә караганда, турсезон башланыр алдыннан югары уку йортлары белән берлектә персоналны тиз арада яңадан квалификацияләү һәм сезонлы кадрлар «ачлыгын» канәгатьләндерү өчен кыска вакытлы курслар оештырылса, яхшы карар булыр иде. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, инде хәзер үк турбизнес хуҗалары югары уку йортында 16 сәгатьтән 700 сәгатькә кадәр, ала торган белгечлеккә карап, үз хезмәткәрләрен яңадан укыту программасына җибәрә ала.
«Профессиональ эшсезләр» өчен кара исемлекне кертү турындагы тәкъдим белән Казан һәм Татарстан кунакханәләре ассоциациясе президенты Инга Гадзаева мөрәҗәгать итте. Ул, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучыларны эш бирүчеләр күп тапкыр кире каккач, «профессиональ эшсезләр» пособиеләр ала алмаячак, дип ассызыклады. Казан Мэры Башкарма комитет җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты.
Казан һәм ТР кунакханәләр ассоциациясе вице-президенты Тимур Хәйбуллин санкцияләр аркасында шәһәрдә бик күп спорт һәм мәдәни чаралар уздырылмады, әмма бу Россия спортчыларына Татарстан башкаласына килергә һәм төрле ярышларда чыгыш ясарга комачауламый, дип билгеләп үтте. «Хәзер күп турнирлар уза, алар арасында йөзү буенча Россия чемпионаты да бар, безнең шәһәргә дөнья дәрәҗәсендәге спортчылар килә, әйтик, Олимпия чемпионнары да бар, әмма болар хакында бары яңалыклардан гына белергә була», – диде ул.
Аны «Лидер Казань» туристлык компаниясе директоры Вячеслав Григорьев хуплады. Туристлар кабат Казанга килсен өчен, яңа, уникаль турлар булдырырга, шулай ук төрле бәйрәмнәр һәм фестивальләр оештырырга кирәк, дип билгеләп үтте ул. «Моның өчен без билгеле бер даталарга туры китерелергә мөмкин булган индивидуаль турларны булдырабыз. Күп кенә чаралар берничә ай эчендә анонслана, ә турлар һәм туристик тәкъдимнәр ярты ел эчендә формалаша һәм эре агентлар тарафыннан 3-4 ай эчендә сатыла башлый. Әгәр без үзгәрешләр кертергә яки билгеле бер вакыйгага кадәр 2 ай эчендә тур оештырырга карар кылачак, ул сатылмаска мөмкин», - дип хәбәр итте ул.
Календарьны булдыру турында Рафис Борһанов та үз фикерен белдерде. «Моннан тыш, ул озак вакытка исәпләнгән булып кына калмыйча, шәһәргә килгән туристлар өчен өстәмә чараларны тиз арада кертү, шулай ук базарда катнашучылар арасында үзара бәйләнеш өчен мобиль да булырга тиеш», – дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында «Төнге велофест», «Тәмле Казан», «КышДаКар-фест» фестивальләре инде танылып килә. Шәһәр Мэры җыелма календарьны булдыру һәм анда Казанның, Туризмны үстерү комитеты чараларыннан тыш, башка кызыклы мәдәни һәм спорт вакыйгаларын да кертү идеясен хуплады. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый календарьларны турагентлыклар, кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы йортларына таратырга кирәк. И.Метшин Башкарма комитетка әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Сабантуй кебек зур чаралар үткәрү турындагы карарның 3-4 ай кала кабул ителүендә бер проблема да юк. «Бездә барлык эре чаралар да календарьда бер елга алдан язылып куела, шуңа күрә әлеге мәсьәләне хәл итүдә проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Рафис Борһанов шулай ук эпидемиологик куркынычның махсус шкаласын эшләргә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, пандемия бизнесны коронавирус чикләүләре гамәлдә булган чорда тиз үзгәртеп корырга өйрәтте. Ректор фикеренчә, эпидемиологик куркыныч шкаласы эшмәкәрләргә кертелә торган чикләүләргә ориентлашырга ярдәм итәчәк. «Мондый куркынычлылык шкаласы төрле структураларда, мәсәлән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында да бар. Ковид әлегә җиңелмәде һәм аның әйләнеп кайту ихтималы бар, шуңа күрә мондый эпидемиологик чикләүләрнең шкаласы алдан төзелсә, бизнеска яңа шартларга яраклашырга җиңелрәк булачак».
Ул шулай ук Ростуризм кагыйдәләренең еш үзгәрүенә игътибар итте, бизнес та аларга шулай ук тиз арада җайлашырга тиеш, дип ассызыклады. «Туристлык бизнесы – озак сроклы процесс, ә еш барлыкка килгән үзгәрешләр аркасында безгә даими рәвештә яңа кагыйдәләргә җайлашырга туры килә, ә бу тармакны үстерүгә һәм алга этәрүгә нык комачаулый», - дип зарланды ректор.
«Гарипов групп» компаниясенә нигез салучы Айрат Гарипов шәһәр башлыгына мобиль сәүдә (фудтраклар) оештыру өчен урыннар билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Илсур Метшин әлеге идеяне хуплады, әмма фудтракларны җәмәгать киңлекләрендә урнаштыру бары тик конкурс нигезендә генә, Кулланучылар базары комитеты һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән килешкәннән соң гына мөмкин, дип аныклады. Моннан тыш, бу сезонда кафе һәм рестораннар хуҗаларының җәйге верандаларын бушлай урнаштыру мөмкинлеге саклана. «Конкуренциягә сәләтле мохит үсеше – икътисадның мөһим өлеше. Әмма шуны истә тотарга кирәк, без Казанның матур һәм заманча йөзен булдыру буенча зур эш башкардык. Әмма һәр почмакта үз белдегең белән корылган палаткалар яки фургоннар торырга тиеш түгел, алар безнең шәһәр имиджын бозачак. Шул ук вакытта Казанда мондый фудтраклар яхшы эшли алырлык локацияләр бар», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, быел җәй эшмәкәрләрнең «Урам» экстрим-паркы янында, Миллениум күпере янында шундый фудтраклар урнаштыру мөмкинлеге булачак. «Бу урында җәй көне кешеләр күп була, шуңа күрә мондый мөмкинлектән файдаланып булачак», - дип өстәде Мэр. И.Метшин Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка бизнес белән бергә әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.
Моннан тыш, «Легенды» сувенир кибете директоры Вячеслав Вдовин туристларның кайбер рестораннар һәм биналар эчендә урнашкан сувенир кибетләре хезмәтеннән сирәгрәк файдаланулары турында сөйләде. Ул бизнесменнарга, шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәп, үз продукцияләрен урамда үз сәүдә нокталары янында урнаштыру мөмкинлеге бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Казан Мэры Башкарма комитет башлыгына кыска вакыт эчендә әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итәргә кушты.
Аннары түгәрәк өстәлдә катнашучылар коммуналь инфраструктураны төзекләндерү һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуга күчтеләр. Кар чистарту өчен дифференциацияләнгән коэффициентны билгеләү тәкъдиме белән Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова чыгыш ясады. «Рестораторларның кар чыгарган өчен түләү кебек яңа чыгымнар статьясы барлыкка килде, тарифлар үзгәрү һәм явым-төшем күп булу сәбәпле, чыгымнар берничә тапкырга артты», - дип билгеләп үтте ул.
Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләнең сәүдә үзәкләренең милекчеләре белән очрашуда каралуын, проблеманың подрядчылар зур күләмдәге карны җыеп өлгермәгән урыннарда барлыкка килүен ассызыклады. Мэр фикеренчә, подрядчы фирманы сайлау һәм кар чистарту сыйфатын контрольдә тотуны эшмәкәрләр үз өсләренә алырга тиеш. И.Метшин базарда катнашучыларны, подрядчылар территорияне билгеләнгән тарифлар буенча җыештырсын һәм бәяләрне күтәрмәсеннәр өчен, яллаган хезмәткәрләрнең эшен җентекләп күзәтергә чакырды.
Шулай ук туристлык бизнесы вәкилләре җәмәгать бәдрәфләренең эш вакытын төнге сәгатькә кадәр арттыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, хәзер алар 22:00 гә кадәр ачык булачак. «Җәйге вакытта Казанда кичке экскурсияләр күп уздырыла, шуңа күрә җәмәгать бәдрәфләренең эш вакытын арттыру зарурилыгы бар», – диде Н.Абрамович.
«Бу мәсьәләгә рациональ якын килергә кирәк. Кешеләр агымы зур булган маршрутларда эш вакытын арттырырга кирәк», - диде ул һәм Р.Гафаровка әлеге мәсьәләне хәл итү өчен күпме акча кирәк булачагын исәпләргә кушты.
Вячеслав Вдовин, үз чиратында, шәһәрнең иң күп кеше йөри торган урамында – Бауманда җәмәгать бәдрәфләрен күбрәк ачарга кирәклеген билгеләп үтте. И.Метшин якын арада Башкарма комитет җитәкчесе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы белән туристларның төп урамына барачаклыгын билгеләп үтте. Шуннан соң әлеге мәсьәлә буенча соңгы карар кабул ителәчәк.
ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Михаил Шәрипов кунакханәләрдә һәм рестораннарда эквайрингны 1% ка кадәр киметү буенча карар кабул итүне тәкъдим итте. «Күп кенә тармаклар әлеге карар буенча эшли, ә туристлык бизнес өлкәсе бу карардан читтә калды».
И.Метшин муниципалитет дәрәҗәсендә хәл ителергә мөмкин булган барлык тәкъдимнәр якын арада каралачак һәм эшләнәчәк, ә федераль килешүне таләп иткән очраклар РФ Дәүләт Думасы депутатларына җибәреләчәк, дип билгеләп үтте.
Очрашу ахырында Казан Мэры чарада катнашучыларның барысына да конструктив әңгәмә өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәрнең туристлык җәлеп итүчәнлеген саклап калу һәм киләсе сезонда туристлар агымын стимуллаштыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте. «Хәзер шәһәр алдында яңа мөмкинлекләр ачыла, әмма аларны гамәлгә ашыруда яңа, креатив идеяләр һәм алымнар кирәк. 5 млн туристлык чиген узарга кирәк, бу бурычны без башкарып чыга алабыз», – дип нәтиҗә ясады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, туризм өлкәсе вәкилләре белән очрашу алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин Кремль урамындагы «Айда» сувенирлар студиясендә булды.