(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель, Юлия Летникова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
Башкарма комитет хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Ул Мэрия командасының
яңа әгъзаларына беренче чиннарны бирү тантанасында катнашты, шулай ук башкарма
хакимият органнарында күп еллар эшләгән хезмәткәрләргә муниципаль бүләкләр
тапшырды.
Җирле
үзидарә көне – 2006 елдан бирле билгеләп үтелә торган яшь бәйрәм.
«Муниципаль
хезмәткәрләр – хакимиятнең беренче дәрәҗәсе, алдынгы урыннарда эшләүче
хезмәткәрләр, - дип билгеләде И.Метшин. - Казанның үсешен һәм шәһәрдә барган
үзгәрешләрне күзәтеп, команданың ни дәрәҗәдә зур эш башкарганлыгын һәм боларның
барысы да юкка түгеллеген аңлыйсың». Шәһәр башлыгы Башкарма комитетта 10 елдан
артык эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, яшь лидерлар да эшләвен билгеләп үтте.
«Муниципаль
хезмәттә эшләү өчен кешеләрне яратырга кирәк. Барыгызга да хезмәтегез өчен
рәхмәт белдерәм һәм сезнең белән горурланам. Безнең белән бер командада эшләвегез
өчен рәхмәт сезгә!» – диде И.Метшин.
Шуннан
соң Казан Мэры Башкарма комитетның яңа хезмәткәрләренә беренче чиннар бирү
тантанасында катнашты, шулай ук алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә бүләкләр
тапшырды.
Мәдәният
идарәсе башлыгы Азат Абзаловка, шулай ук Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә
идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
белдерелде.
Казан
шәһәре Мэры боерыгы белән җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше һәм һөнәри
эшчәнлегендәге хезмәтләре өчен «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь
хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының
финанс тәэмин итү һәм бюджет вәкаләтләрен үтәү бүлегенең баш белгече Тамара Кузьмина
һәм Муниципаль архив идарәсе баш белгече Валентина Нечиталюк бүләкләнде.
«Казан
шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү
билгесен Казан Мэры Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең
административ-хуҗалык бүлеге башлыгы Евгений Герасимовка тапшырды.
И.Метшин
Казанның Мактау грамоталары белән Совет районы администрациясе башлыгы
урынбасары Денис Воробьевны, Административ-техник инспекция идарәсенең Киров
һәм Мәскәү районнары буенча контроль бүлеге башлыгы Альберт Шәрифҗановны, Контроль
һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Дмитрий
Шуралевны бүләкләде.
Казан
Мэрының Рәхмәт хатлары белән Эш башкару идарәсенең баш белгече Ләйсән
Исмәгыйлева, «Иске шәһәр» префектурасының беренче урынбасары Денис Кадыкеев,
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең торак массивлар белән эшләү
бүлеге инженеры Алексей Раздрогов бүләкләнделәр.