(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче апрель, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Якынча мәгълүматларга караганда, анда 60 меңгә якын кеше катнашачак, 900 ләп предприятие, 250 дән артык техника җәлеп ителгән.
Территорияләрне җыештырырга шәһәр халкы белән бергә Казан Мэры Илсур Метшин чыкты – шәһәр башлыгы һәм ТР башкаласы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре Танк урамындагы яшел зонаны тәртипкә китерде. Өмәдә шәһәр башлыгы белән шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Игорь Куляжев һәм Гүзәл Сәгыйтова, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов, Совет районы башлыгы Р.Фәтхетдинов катнашты. Алар белән беррәттән Җиңү паркында узган өмәгә шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары да чыкты.
«Бүген традицион апрель өмәсе уза. Барлык катнашучыларга, шәһәргә, аның төзеклегенә, чисталыгына битараф булмаган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Без 60 меңгә якын казанлы һәм 900 дән артык предприятие хезмәткәрләрен күрербез дип өметләнәбез. Шәһәрне иң чиста һәм төзекләндерелгән итеп күрү теләге җәмәгать өмәсендә генә түгел, ә елның калган көннәрендә дә булсын иде», – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин шәһәрлеләргә.
Гомумшәһәр өмәсе, гадәттәгечә, 1 нче апрельдә башланып киткән территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча республика икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Быел төп игътибар сулыкларның яр буе зоналарын һәм урман полосаларын чистартуга юнәлтелде. Шулай итеп, бүген Парин, Дубравная, Минск урамнары буенча урман-парк зоналарын, «Аккош күле» урман паркын, Каенлыкны, Кабан күлләре системасының яр буе өлешен, Гаврилов урамы буенча Казансу ярын, Идел янындагы яр буе зоналарын, Серов урамындагы күлләрне һәм башкаларны чүп-чардан арындырырга кирәк булачак.
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре Танк урамындагы яшел зонаны – «Комарова» тукталышыннан Зорге урамына кадәр участокны, Родина урамындагы яшел зонаны, Красная Позиция урамын һәм Мамадыш тракты буен чистартуга җәлеп ителгән. Көн дәвамында Татарстан башкаласында яшел зоналарны, предприятиеләр янындагы территорияләрне, юлларны һәм коймаларны чистарту, шулай ук ишегалларын җыештыру һәм чүп-чар чыгару планлаштырылган.
Парклар, скверлар һәм башка яшел зоналар территорияләрен җыештыруга кушылган казанлылар бүген шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә уза торган төрле экологик акцияләрдә катнаша ала.