(Казан
шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). Казанда язгы ташуга каршы чаралар тулы куәтенә
бара. Узган кыш явым-төшемнәр күп булуга карамастан, Татарстан башкаласының
коммуналь хезмәтләре карның тиз эрүенә әзер иде. Бүген Башкарма комитетта узган
эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр районнары башлыклары Казан Мэры Илсур Метшинга
гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен күрелә торган чаралар турында хәбәр
иттеләр. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне көн саен контрольдә тотарга һәм
шәһәрлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен язгы ташуга каршы чараларны дәвам
итәргә кушты.
«Зур
эш башкарылды, әмма кар күләме шундый ки, су басудан качып булмый. Әлеге
мәсьәләне көн саен контрольдә тотуыгызны һәм халык мөрәҗәгатьләренә тиз арада
җавап бирүегезне сорыйм», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казанның
Вахитов һәм Идел буе районнарында
язгы ташуга каршы чаралар кысаларында поселоклар территориясеннән кар чыгару
буенча зур эш башкарылган. Район администрациясе башлыгы Марат Закиров билгеләп
үткәнчә, Мирный, Борисково, Әмәт, Петровский, Калуга, Салмачы, Первомайский
торак массивларында 3000 нән артык яңгыр кабул итү җайланмасын кардан һәм
боздан ачу буенча эшләр тулысынча тәмамланган.
«Әмма,
башкарылган эшләргә карамастан, районнарда су басу куркынычы булган урыннар
кала», – дип хәбәр итте М.Закиров. Хәзерге вакытта 11 торак массивтагы 600
йортның 69 ы куркыныч зонага эләгә. Салмачы бистәсендә су җибәрү канавын
киңәйтү һәм су кабул итү өчен приямкалар әзерләү буенча әзерлек эшләре башкарылуга
карамастан, Гостеприимный юлын су басу ихтималы бар. «Узган ел белән
чагыштырганда, бу чаралар урамны күп су басудан коткарырга мөмкинлек бирде,
әмма проблеманы тулысынча бетермәделәр. Хәзерге вакытта Ноксада су норматив
дәрәҗәдә», - дип билгеләде ул. Моннан тыш, Первомайский поселогында 1 км
озынлыкта тарихи су бүлү дренасын киңәйтү буенча эшләр алып барыла. Бу эшләр Май
урамындагы һәм Май тыкрыгы буендагы йортларда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин
иткән, әмма капма-каршы урамда, Красноуральскта, даими рәвештә суны суырту
эшләре алып барыла.
Шулай
ук юл рельефы аркасында Плодопитомник поселогындагы Листопадная урамыннан, Әмәт
поселогындагы Суриков урамыннан, шулай ук Отар поселогындагы Центральная урамыннан
су чыгарып булмый. Яз башыннан бирле бу урамнардан 2900 куб. м су суыртылган.
М.Закиров ассызыклаганча, проблеманы хәл итү өчен яңгыр сулары канализациясе
челтәрләрен урнаштыру кирәк. Проблемалы участоклар булып шулай ук Рыбацкая ур.,
6, Даурия ур., 10, Магистраль ур., 34, Назарбаев ур., 78 адреслары буенча
урнашкан ишегаллары тора.
Язгы
ташуга каршы чаралар үткәрү өчен бу районнарда 216 трап, 4 мотопомпа, 38
берәмлек насос җиһазлары, 780 метр җиңсә, 476 комлы капчык әзерләнгән һәм 26
авария бригадасы эшли.
Казанның
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында
бистәләр территориясеннән төп су Сухая һәм Казансу елгаларына ачык су бирү
каналлары буенча төшә. Бүгенге көндә кар чыгарылган, 400 м озынлыкта дренаж
канаулар, шулай ук 623 яңгыр кабул итү җайланмасы чистартылган.
Район
администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, көн саен администрация
белгечләре су басу урыннарына һәм Коры елгасы торышына мониторинг үткәрәләр.
«Хәзерге вакытта артык куркыныч урыннар юк, - дип ассызыклады ул. – Моннан тыш,
Сухая река, Озерный һәм Савиново бистәләрендә су басу урыннары да контрольдә
тотыла. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру
пунктлары – өч мәктәп каралган. «Язгы ташу» планы буенча бурычларны оператив
хәл итү өчен, подрядчы оешмалар һәм идарәче компанияләр базасында 19 га якын
оператив бригада төзү планлаштырыла.
Һәрберсе
составында су суырту техникасы, агач траплар, ком тутырылган капчыклар бар».
Бүгенге
көндә администрациягә район халкыннан 21 мөрәҗәгать килгән. Шулай ук идарәче
компанияләр күп фатирлы йортлар территорияләреннән су агызуны тәэмин итәләр.
Коммуналь хезмәтләр яңгыр канализацияләрен, йортның нигез кырын, түбә кыегын чистартканнар,
агынтылар һәм канаулар сузганнар.
Район
администрацияләре башлыгы шулай ук язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә комачаулаучы
кыенлыкларга, шул исәптән җирлекнең катлаулы рельефына да тукталды. Моннан тыш,
кайбер очракларда җирле халыкка ярдәм итәргә кирәк, чөнки кар сулары шәхси җир
участоклары территорияләренә дә керергә мөмкин.
Киров һәм Мәскәү районнарында язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен
кисәтү өчен алдан ук куркыныч зоналар билгеләнгән. Район хакимияте башлыгы
Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, шундый 8 участок исәпләнә. Алар барысы да
махсус контрольгә алынган, администрация хезмәткәрләре аларны даими рәвештә
тикшереп тора һәм вәзгыятькә мониторинг алып баралар. Стихиягә каршы көрәш өчен
38 махсус бригада булдырылган.
Коммуналь
хезмәтләр су торбалары, яңгыр кабул итү җайланмаларын кардан, пычрак һәм боздан
чистарту буенча эшләр башкарган инде. Әйтик, Низовая, Аркылы Базар, Кольцов,
Идел буе, Залесная, Ломоносов урамнары буенча су бүлү каналлары чистартылган.
Шулай ук Труд, Кече Крыловка, Елгачылар һәм Алафузов урамнары буенча да кар
сулары агызылган.
Районнар
администрациясе башлыгы хәбәр иткәнчә, язгы ташуга каршы чаралар кысаларында Запрогонная
урамында һәм 2 нче Иске Аракчино урамында, «Волжская гавань» торак комплексы
янындагы Новгород тыкрыгында су басу проблемалары тулысынча хәл ителгән.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты ярдәме белән насос станциясе төзелгән. «Хәзерге
вакытта объект тулысынча әзер һәм эшләтеп җибәрелгән, димәк, су басу проблемасы
элек югары куркыныч зонасында булган 29 торак йортта яшәүчеләр өчен тулысынча
хәл ителгән», – дип ассызыклады С.Миронов.
Ул
шулай ук, канаулар, торак йортларга якын җирдә грунт салып, еш кына проблеманы
яшәүчеләр үзләре тудыра, бу су җыелуына һәм якын-тирә территорияләрне су басуга
китерә, дип билгеләп үтте. Район хакимияте башлыгы халыкны якын-тирә җир
участокларына җаваплы карарга чакырды.
Совет районында язгы ташуга каршы чаралар узган
ел ук башланган. Көз көне 10 км озынлыктагы канаулар казылган, 170 проблемалы
участок бетерелгән, 400 дән артык ауган агач җыеп алынган. Район хакимияте
башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, волонтерлар һәм идарә итүле дрон ярдәмендә
Вертлевка, Нокса һәм Киндерле елгаларының 40 км юлы тикшерелгән. Язгы эшләр
башланганнан бирле 3 км озынлыкта су чистарту каналлары тәртипкә китерелгән, ә
1 нче марттан 7 нче апрельгә кадәр 24 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
«Календарьдагы
яз башыннан шәһәр халкыннан су басу турында 14 мөрәҗәгать килде. Алар барысы да
подрядчы оешма белән берлектә хәл ителде. Көн саен проблемалы участоклар карала.
Хәл тулысынча администрация хезмәткәрләренең ныклы контролендә тора», - дип ассызыклады Роман Фәтхетдинов.
И.Метшин
күп фатирлы торак йортларның ишегалларында су җыелырга мөмкин булган урыннарга
да игътибар итәргә чакырды. Ул район башлыкларына һәм идарәче компанияләргә
шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирергә кушты. Исегезгә
төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында
бастырылган район администрацияләре телефоннарына да, шулай ук «Ачык Казан» сервисы
аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.