(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель, Юлия Летникова). Биш ел эчендә Казан Башкарма комитетының компьютер техникасын 82% ка яңарттылар. Калган 18% кирәкле эшне тәэмин итәргә сәләтле. Агымдагы вәзгыять һәм цифрлаштыру буенча планнар турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев хәбәр итте.
Д.Кремлев сүзләренә караганда, 110 млн сум бүлеп бирү нәтиҗәсендә 2021 елда Казан Башкарма комитеты 781 компьютер, 249 ноутбук һәм 1154 монитор сатып алган. 40 адрес буенча урнашкан структур бүлекчәләрнең сыйфатлы эше өчен челтәр җиһазлары – 9 сервер, 38 челтәр коммутаторы, 5 маршрутизатор һәм 9 мәгълүмат саклау техник чарасы сатып алынды. Ләкин ихтыяҗ тулысынча ябылмаган. Барлык бүлекчәләр өчен өстәмә рәвештә 10 сервер һәм 120 челтәр җайланмасы кирәк.
421 күп функцияле җайланма сатып алу басма техникага ихтыяҗны 85% тан артыкка тәэмин итте. 41 берәмлеге үзәкләштерелгән бастыру өчен каралган зур югары җитештерүчән күп функцияле җайланмалар булып тора, бу чыгымнарны оптимальләштерергә ярдәм итәчәк, дип аңлатты Д.Кремлев.
«Үсешнең җыелган темплары безгә ныклык запасын һәм иртәгесе көнгә ышаныч тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Цифрлаштыруга кертемнәр, техниканы яңартуга һәм яңа инструментларны эшләүгә чыгымнар үз вакытында булып чыкты», – дип билгеләде Казан Мэры.
Башкарма комитетта урнаштырылган барлык төп мәгълүмати системалар – үзебездә эшләнгән продукция. Әмма кайбер бурычларны хәл итү өчен чит ил программалары кулланылган, алар буенча хәзер аналоглар сайлыйлар, дип хәбәр итте Дмитрий Кремлев.