(Казан
шәһәре KZN.RU, 29 нчы март, Алинә Бережная). Казандагы «Данилов мануфактурасы»,
илдәге икътисади вәзгыятькә карамастан, моңарчы булган җитештерү күләмнәрен
саклап калырга планлаштыра. Южно-Промышленная урамында урнашкан предприятие ай
саен 300 мең пар оекбаш һәм 157 мең пар балалар колготкисы әзерли. Бүген
компаниядә 40 хезмәткәр эшли һәм валюта курсы үзгәрү фонында ул штатны ике
тапкыр арттырырга әзер. Предприятиенең санкция басымы шартларында барлыкка
килгән бүгенге торышы турында кризиска каршы шәһәр штабы эше кысаларында
мануфактура директоры белән Казан Мэры Илсур Метшин фикер алышты.
«Шәһәр
икътисады структурасында кече һәм урта бизнес өлеше 40% ка кадәр артты, һәм «Данилов мануфактурасы» кебек
предприятие халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсенең бер өлеше дә булып тора, -
дип билгеләде Илсур Метшин. – Бер караганда, зур булмаган предприятие кебек,
әмма базарда аның үз урыны бар».
Эшләнмәләр тегү өчен чимал чит ил
партнерларыннан сатып алына
«Данилов
мануфактурасы» оекбаш фабрикасы 2018 елда барлыкка килгән. Предприятие
продукциянең киң ассортиментын җитештерә. Мануфактураның партнерлары булып эре
дистрибьютор-компанияләре тора. «Безнең продукция Италия яки башка Европа
продукциясеннән бер дә ким түгел, без базарда конкурентлык тудыра алабыз», –
дип билгеләп үтте Мэр белән әңгәмәдә предприятиенең башкарма директоры Никита
Панченко.
Продукция
ике цехта җитештерелә. Беренчесе – эрләү җебен ясый һәм ярымфабрикат, ягъни
булачак оекбаш һәм колготки җитештерә торган төп бәйләү цехы. Барлык эш
автоматлаштырылган, техниканың төзеклеген даими күзәтеп торалар.
Формалаштыру-төрү цехы түбәндәге участокларга бүленә: төрү, кеттель, формалаштыру
һәм тегү. Хезмәткәрләр Кытай һәм Корея җиһазларында эшли.
Оекбаш
эшләнмәләрен тегү өчен чимал чит ил партнерларыннан сатып алына. «Россия
территориясендә мамык үстерүче һәм эшкәртүче бер генә оешма да юк, шуңа күрә
без чит илгә бәйле», - дип аңлатты Никита Панченко.
Аерым
алганда, мамыкны Үзбәкстаннан китерәләр, торгызылган мамык Төркиядә сатып алына,
рәсем өчен синтетик җеп Кытайдан килә. Бүгенге көндә предприятие товар белән тәэмин
итүдә кыенлыклар кичерә. «Доллар курсы үзгәрде, димәк, чимал һәм комплектлау
өлешләренә бәя дә кискен артты. Бездә турыдан-туры контрактлар юк, барлык
чималны Мәскәү дистрибьюторлары аша югары бәядән сатып алабыз. Шулай ук китерү
сроклары да арта», - дип сөйләде Мэрга Никита Панченко. Әйтик, мамык бәясе
ике тапкыр арткан: доллар курсы үзгәргәнче, предприятие 1 кг чималны уртача 615-629
сумга сатып алган, хәзер исә бәясе 1148 сумга җиткән. Шул ук вакытта 1 кг мамыктан
33 пар хатын-кыз оекбашы, 27 ир-ат оекбашы һәм 11 пар колготки ясарга мөмкин.
Никита
Панченко Казан Мэрына республиканың оекбаш-носки җитештерүчеләрнең барысы да
кергән эшче төркем төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Татарстанда шундый
ук продукцияне Яр Чаллыда «Челны-носок», Әлмәттә «Носкофф» фабрикалары
чыгара. «Бу Үзбәкстан җитештерүчеләре белән чималны турыдан-туры сумнарда сатып
алу турында килешергә ярдәм итәр иде», - дип билгеләп үтте Никита Панченко.
Искәртеп узабыз, күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән
Үзбәкстанда булды, анда республикалар арасында ике яклы хезмәттәшлек
мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Республика маркетинг үзәге – кече
һәм урта бизнес өчен танышу сайты
Җиһазлар,
аерым алганда, энәләр белән тәэмин итүдә дә кыенлыклар туа. Предприятие
директоры бер станокка көн саен 3 энә кирәк, аена 4,5 мең данә тотыла, дип
сөйләде. «Алтын бәһасенә торырлык энәләрне без Кытайдан Санкт-Петербургтагы
дистрибьюторлар аша сатып алабыз, катлаулы логистика аркасында алар безгә 3-5
айдан соң гына килә», - дип хәбәр итте Никита Панченко.
Моннан
тыш, предприятиедә яңа хезмәткәрләрне мөстәкыйль рәвештә укытырга мәҗбүрләр. «Кызганычка
каршы, республиканың уку йортлары оекбаш җиһазларында эшләү өчен бәйләүчеләрне
әзерләми. Татарстанда мондый белгечләрне әзерләсеннәр иде», - диде Никита
Панченко.
Шуны
да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда республика маркетинг үзәге эшли, ул
базарда җирле җитештерүчеләр продукциясен алга этәрү буенча үзенә күрә агрегат
булып тора. Башта ул Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы белән ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Яков Геллер җитәкчелегендәге ТР
Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә-мәгълүмат ресурслары базасында оештырылды.
Республика
җитештерүчеләре Республика маркетинг үзәге мәйданчыгында үз продукциясе турында
тәкъдимнәр урнаштыралар, ә сатып алучылар үз ихтыяҗларын күрсәтә, шул рәвешле,
җирле продукцияне сату исәбенә ихтыяҗны канәгатьләндерү күздә тотыла. «Бу – кече
һәм урта бизнес, сәнәгать предприятиеләре өчен үзенә күрә танышу сайты.
Мәйданчык өзелгән җитештерү чылбырларын җайга салырга мөмкинлек бирә. Ресурс
ярдәмендә чимал җитештерү һәм китерү буенча эш тиз җайга салына», - дип
билгеләде Илсур Метшин.
Тулаем
алганда, Казанның Икътисади үсеш комитеты мәгълүматларына караганда, 2021 елда
Татарстан Республикасы башкаласында текстиль әйберләр җитештерү белән
шөгыльләнүче предприятиеләр 124,7 млн сумлык товар төяп җибәргәннәр, кием тегү буенча
– 785,8 млн сумлык, тире һәм аннан ясалган эшләнмәләр җитештерү буенча – 181,2
млн сумлык.
Исегезгә
төшерәбез, кризиска каршы штаб эше кысаларында шәһәр Мэры сәүдә үзәкләре, эре
азык-төлек сәнәгать предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында
ике түгәрәк өстәл үткәрде. Шулай ук шәһәр башлыгы «Нәфис Косметикс» һәм башкаланың
Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булды.