Илсур Метшин беренче кварталда мэрларның илкүләм рейтингында икенче урынны алды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казан Мэры Илсур Метшин 2022 елның гыйнвар-март айларында мэрларның илкүләм рейтингында икенче урынны алды. Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәрде.
Тикшеренү кысаларында белгечләр 88 регион башкаласы һәм илнең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрларының эшчәнлеген бәяләде. Рейтинг нәтиҗәләре читтән торып үткәрелгән анкета, шулай ук эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләренең читтән торып һәм турыдан-туры сораштырулары нигезендә алынды.
Рейтингның беренче урынын Мәскәү Мэры Сергей Собянин алып тора, икенче урында Казан Мэры – Илсур Метшин, өченче урында – Калуга башлыгы Дмитрий Денисов. Шулай ук лидерлар бишлегенә Төмән башлыгы Руслан Кухарук һәм Сочи Мэры Алексей Копайгородский да керде.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин даими рәвештә рейтинглар лидеры булып тора. Әйтик, Казан Мэры Идел буе федераль округы субъектлары башлыкларының агымдагы елның февраль ае өчен медиарейтингын җитәкләде.