(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель, Алинә Бережная). Казанга кичә Донбасстан 486 күченергә мәҗбүр булган кеше килгән, шул исәптән 112 бала. Аларны хостелларда, кунакханәләрдә һәм «Ливадия» шифаханәсендә урнаштырганнар. Шәһәр Мэры Илсур Метшин бизнес вәкилләрен һәм битараф булмаган казанлыларны мохтаҗларга гуманитар ярдәм күрсәтергә, ә шәһәр предприятиеләрен аларны эшкә урнаштыруда булышырга чакырды.
«Иң мөһиме – бу кешеләрнең тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Беренчел ярдәм күрсәткән һәм күченеп килгәннәрне кирәкле әйберләр – гигиена чаралары, шампуньнар, теш щеткалары, сабын белән тәэмин иткән кунакханә бизнесы вәкилләренә рәхмәт». И.Метшин республика хакимият органнары вәкилләренә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, хокук саклау органнарына, медицина хезмәткәрләренә – күчеп килүчеләрне каршы алуны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Качакларга шәһәр халкы да ярдәм итә ала – күченеп килгән кешеләргә кирәкле әйберләр исемлеген «Игелекле Казан» сайтында табарга була. «Алар бернәрсәсез килделәр. Сайт мохтаҗларга ярдәм итү өчен махсус булдырылган», – дип билгеләде Мэр.
Илсур Метшин шулай ук качакларга эшкә урнашуда ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады һәм бу эшкә шәһәр муниципаль унитар предприятиеләрен, «Казэнерго»ны, төзекләндерү предприятиеләрен, төзелеш оешмаларын, социаль учреждениеләрне һәм башкаларны кушылырга чакырды. «Тиешле күнекмәләре һәм белемнәре булган һәркемгә без эшләргә мөмкинлек бирәчәкбез, ә балаларны кайгыртырга кирәк», – диде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, 502 күченеп килергә мәҗбүр булганнар белән беренче поезд ТР башкаласы вокзалына 1 нче апрельдә килде, аларны Казан һәм Чаллы янындагы вакытлыча пунктларга урнаштырдылар.