(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче март, Алинә Бережная). Быел Казанда аерым эш төрләре
буенча биш балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Бу максатларга республика
бюджетыннан 263 млн сум бүлеп бирелгән. Шулай ук өстәмә рәвештә шәһәр һәм
республика бюджетларын финанслау кысаларында 7 балалар бакчасында һәм бер
мәктәптә 1 млрд 77 млн сумлык ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта бүген шәһәр
Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның социаль өлкә
учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры
Петр Королев хәбәр итте.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм
хезмәт күрсәтү департаменты шәһәрнең барлык социаль объектларын паспортлаштыру
буенча эш алып барган, шуның аркасында объектларга капиталь ремонт ясау өчен
акчаларны дөрес итеп бүлеп бирү мөмкин булган. «Без бүгенге көндә социаль
учреждениеләрдәге барлык проблемаларны да, аларны хәл итү өчен нинди ресурслар
кирәк булганлыгын беләбез. Бу бигрәк тә балалар бакчаларына кагыла. Бездә аларның
саны 327, әмма алар 387 бинада урнашкан, ягъни кайбер мәктәпкәчә белем бирү
учреждениеләренең бер һәм аннан да күбрәк бинасы бар», - дип билгеләде шәһәр
башлыгы.
2021
елда 15 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелде, дип хәбәр итте Петр
Королев. Алар арасында шәһәрнең иң борынгы балалар бакчасының берсе – Большая
Красная урамы буенча урнашкан 15 нче номерлы бакча да бар, аңа инде 100 елдан
артык. Мәктәпкәчә учреждение бинасы XIX гасыр ахырында төзелгән, мәдәни мирас
объекты булып тора. Капиталь ремонт программасы кысаларында бинада барлык
инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, түбә ремонтланган, яңа мебель һәм
җиһазлар урнаштырылган. Оригиналь ишекләр реставрацияләнгән, бу исә төзелешнең
стилистикасын һәм тарихи рухын саклап калырга мөмкинлек биргән. «Агымдагы елда
бинаның алгы ягын кызыл кирпечкә кадәр чистарту буенча эшләр башкару һәм бинаны
архитектура яктылыгы белән бизәү планлаштырыла», – дип хәбәр итте Петр Королев.
Шулай
ук узган ел Тунаков урамында урнашкан 60 урынга исәпләнгән 126 нчы номерлы
балалар бакчасы ремонтланды. Ул Бөек Ватан сугышы елларында немец хәрби
әсирләре тарафыннан төзелгән. Бина тулысынча ремонтланган, фасад яңартылган,
территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Моннан
тыш, республика программасы һәм федераль илкүләм проектлар кысаларында 2021
елда сигез балалар бакчасы һәм ике мәктәп төзелде.
Капиталь
ремонт белән бергә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өч яшьтән кечерәк
балалар өчен урыннар да арта. «2021 елда кечкенәләр төркемнәрен ясле
төркемнәренә профильләштерү буенча ремонт эшләре 37 балалар бакчасында башкарылды,
шуның нәтиҗәсендә 43 ясле төркеме булдырылды», – дип хәбәр итте Петр Королев.
«Бер
яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 900 бала балалар бакчасына йөрү мөмкинлегенә ия
булды. Бу – эшкә иртәрәк чыгарга теләгән әниләр өчен зур ярдәм», - дип
ассызыклады Казан Мэры, ясле төркемнәр төзү турында сөйләгәндә.