(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче март, Дмитрий Никитин). «Безнең ишегалды» программасын
тормышка ашыру өчен быел Казанда өстәмә рәвештә 500 млн сум акча бүлеп
биреләчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казан
Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән
программа кыскартылмый, киресенчә, аны финанслау күләме арттырыла. «Шәһәр
муниципаль предприятиеләренең бюджеты чикле булуга карамастан, кирәкле эш тулы
күләмдә алып барыла. 2022 елда «Безнең ишегалды» программасына бүлеп бирелгән 2
млрд сумга өстәмә рәвештә 500 млн сум инвестицияләнәчәк», – дип ассызыклады И.
Метшин.
«Безнең
ишегалды» республика программасы буенча 2021 елда Казанның 223 ишегалды
территориясендә тышкы яктырту системалары реконструкцияләнде, дип сөйләде
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Габделхаков. Ул 2073
ут баганасы һәм 2692 яктырткыч урнаштырылуын җиткерде. Программа гамәлдә булган
ике ел эчендә 4906 яктырткыч куелган.
Моннан
тыш, узган ел заманча шәһәр мохитен формалаштыру программалары кысаларында
тышкы яктырту челтәрләре Кече Акчарлак күле янында, «Салават Күпере» торак
комплексының яңа паркында һәм Л.Толстой скверында урнаштырылган.