(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март, Алинә Бережная). Миллениум күперенә карап торган пирс, памп-трек һәм скейт-парк, ретро стильдә ут инсталляциясе, фонтандагы шугалак, барбекю-зона һәм арт-объектлар – архитекторлар Казан Мэры Илсур Метшинга биш җәмәгать киңлеген төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Алар арасында «Салават күпере» микрорайонында парк төзү буенча эшләрнең икенче этабы, Карбышев һәм Рихард Зорге урамнарында ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы сквер, Бишбалта бистәсендәге Балыкчы бакчасы, шулай ук Нокса елгасы буенда «Светлая долина» паркы бар. Проектларны тәкъдир итү Ратушада узды.
Миллениум күпереннән алып «Ак Барс Арена» стадионы ягыннан өченче транспорт дамбасына кадәр урнашачак «Спорт» паркы проектын архитектор Павел Медведев («Архитектура десанты» архитектура бюросы) тәкъдир итте. Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә әлеге парк 2022 елда шәһәр территориясендә төзекләндерү планлаштырыла торган җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирүдә җиңүче булды.
«Спорт» паркы Казансу елгасы буендагы яр буе паркларының бердәм экосистемасының бер өлешенә әвереләчәк. Архитекторлар фикеренчә, булачак җәмәгать киңлеге спортчыларны да, якын-тирә йортларда яшәүчеләрне дә җәлеп итү урынына әйләнергә тиеш. Булачак паркның гомуми мәйданы 76 гектар тәшкил итә, җәмәгать киңлегенең территориясе спорт инфраструктурасы – «Ак Барс Арена» стадионы, Су спорт төрләре сарае һәм «Ак Барс» көрәш сарае белән табигать зонасын гармонияле берләштерәчәк.
Концепция нигезендә, булачак парк уен һәм спорт зоналары булган яр буе, шулай ук этләрне урамда йөртү өчен мәйданчык булыр дип күздә тотыла. Яр буе буйлап биш чакрымга сузылган велосипед һәм йөгерү юллары узачак, триатлон буенча ярышлар һәм ачык суда йөзү өчен пирс төзеләчәк. «Эре спорт чаралары булмаган көннәрдә пирста башкалада яшәүчеләр ятакларда һәм эскәмияләрдә ял итә, йога буенча дәресләр үткәрә алачак», – дип сөйләде Павел Медведев. Шулай ук парк территориясендә тренажерлары булган зона һәм воркаут-мәйданчык була. Җәмәгать киңлегендә халык соравы буенча берничә ял зонасы булдырылачак – Миллениум күперенә карап торган пирс һәм су янында амфитеатр.
Казан Мэры Илсур Метшин архитектура бюросына парк концепциясен эшләп бетерергә, аерым алганда, эре үлчәмле үсемлекләрне булдыруны карарга кушты. «Бу, барыннан да элек, парк булырга тиеш, димәк, күбрәк агачлар кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Моннан тыш, И.Метшин Татарстан башкаласында узган зур спорт вакыйгаларына багышланган интерактив музей булдырырга тәкъдим итте. «Бу павильон гына түгел, ә чын музей – электрон табло, кубоклар, спортчылар формасы һәм медальләр белән булырга тиеш. Буыннар алмашына, 2013 елда, Универсиада уздыру елында туган балаларга хәзер инде 9 яшь, һәм алар Казан уздырган эре спорт вакыйгалары турында белергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
«Салават күпере» микрорайонында 6 гектар мәйданлы яңа җәмәгать киңлеге Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә урнашачак. Парк өч төп зонадан торачак: спорт, иҗтимагый һәм ял зоналары.
Архитектор Карина Дәүләтҗанова (ZARF архитектура бюросы) хәбәр иткәнчә, узган ел җәмәгать киңлеге территориясендә инженерлык челтәрләре салынган, агачлар утыртылган, асфальт-бетон өслек җәелгән, моннан тыш, балалар, спорт һәм экстрим-зона өчен территория әзерләнгән. «Безгә күп функцияле спорт комплексы белән спорт мәйданчыгын, шулай ук баскетбол өчен мәйданчыкны төзекләндерәсе, каршылыклар полосасын саласы, памп-трек һәм скейт-парк булдырасы калды», – дип сөйләде архитектор.
Казан Мэры спорт зонасына аерым игътибар бирергә кушты. «Түшәмәнең күп еллар хезмәт итүе, функциональ булуы мөһим», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Быел икенче этап кысаларында эшләр башкарылачак, ул үз эченә ял итү зонасын һәм чаралар үткәрү өчен мәйданчык булдыруны ала. «Безнең бурыч – халыкка очрашу, бәйрәмнәр уздыру урыны булдыру, киләчәктә парк ял итү урынына әйләнергә тиеш», – дип ассызыклады Карина Дәүләтҗанова.
Ял итү зонасы үзәгендә күлне торгызачаклар, ә тирә-ягында агач юллар, пирс, ятаклар, эскәмияләр урнаштырылачак. Шушында ук каплавыч астында таганнар, этләрне йөртү территориясе булдыру күздә тотыла. Шулай ук микрорайонда яшәүчеләрнең бәйрәмнәр үткәрү урыны да барлыкка киләчәк. Бу зонада амфитеатр рәвешендәге түбә белән мәдәни үзәк урнашыр дип көтелә. Мәйданда күпфункцияле боҗра – күргәзмә һәм ярминкәләр уздыру өчен төп мәйданчык булачак объект төзеләчәк. Кыш көне бу боҗрага гирляндалар беркетеп, үзәгенә чыршы кую планлаштырыла.
Бишбалта бистәсендәге Балыкчы бакчасын төзекләндерү концепциясен Казанның баш архитекторы урынбасары, шәһәр Мэриясе каршындагы иҗат төркеме җитәкчесе Дарья Толовенкова тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, Балыкчы бакчасы территориясенең тарихы 1877 еллардан башлана. Ул чакта җәмәгать киңлеге фин сәүдәгәре Густав Тальквистка карый һәм Тиволи бакчасы дип аталган.
1917 елда, Октябрь революциясеннән соң, бакчаның шактый мәйданында «Сантехприбор» заводының җитештерү корпуслары төзелә. Элекке паркның кечкенә бер өлеше генә кагылмаган килеш кала. Күпмедер вакыт җәмәгать киңлеген Машина төзүчеләр бакчасы дип атап йөрткәннәр. 1936 елда үзәгенә балыкчы скульптурасы белән фонтан урнаштыралар, ә исеме Балыкчы бакчасы дип атала башлый.
«Дистә еллар дәвамында сквер тарихи структураны югалтты, без аны тулысынча торгызырга һәм элеккеге формасын кире кайтарырга телибез», – дип билгеләп үтте Дарья Толовенкова.
Парктагы төп акцент үзәк объектка ясалачак – фонтанда балыкчы скульптурасы торгызылачак, аны элек район халкы Кыш Бабай костюмына киендерергә яраткан. Шулай ук вазоннар һәм паркка керү юлы да торгызылачак.
Тренажерлар белән спорт зонасы, амфитеатр белән футбол кыры, теннис корты, чаралар үткәрү мәйданчыгы да барлыкка киләчәк – җәй көне анда ачык һавада фильмнар күрсәтү, ә кышын чыршы кую планлаштырыла.
Парк үзенчәлекле ут бизәлеше белән бизәләчәк – ретро-стильдә фонарьлар һәм гирляндалар барлыкка киләчәк. Үсемлекләр паркның бизәге булачак. Дарья Толовенкова хәбәр иткәнчә, хәзер паркта 14 төр үсемлек исәпләнә, өстәмә рәвештә алмагачлар, чияләр, миләш, шомырт, спирея һәм башка агачлар һәм куаклар утырту планлаштырыла.
Быел паркта балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк, шулай ук юл өслеге дә салыначак.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, кече архитектура формаларының сыйфаты, шулай ук юл өслеге материалы югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
Быел ТР төзелеш тармагы төзелүгә 100 ел тулу хөрмәтенә скверны реконструкцияләү планлаштырылган, җәмәгать киңлеге Карбышев һәм Рихард Зорге урамнары буйлап Совет районында урнашкан.
Архитектор Рүзәл Фәрхуллин (Platforma архитектура бюросы) хәбәр иткәнчә, визуаль парк ике өлешкә бүленгән – фонтаны булган мәйданчык һәм яшел үсентеләр белән куе сквер. Парк – район халкының яратып йөри торган урыны.
Җәмәгать киңлегенең үзәк өлешендә фонтан урнашкан, аның касәсенең тирәнлеге 3 метр, куркынычсызлык максатларында аны 1 метрга кадәр киметү планлаштырыла. Кышын монда шугалак катырылачак һәм уртасына чыршы урнаштырылачак.
Фонтан тирәсендә җәяүлеләр өчен юллар салыныр, шулай ук беседка, таган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килер дип көтелә. Парк ял итү урыны гына түгел, мәгариф мәйданчыгы да булачак: республиканың төзелеш тармагы турында мәгълүмат стендлары урнаштыру планлаштырыла.
Паркның үзенчәлеге булып арт-объект – скульптура торачак, анда билгеле сүзләр язылачак: «Не каждому дано так щедро жить, на память людям города дарить». Ул паркка керү өлеше янында урнашачак.
Быел «Светлая долина» паркы төзелә башлаячак – озынлыгы 3 км булган парк Мамадыш трактыннан «Лето» торак комплексына кадәр Нокса елгасы буйлап урнашачак. «Нокса елгасының яр буе – бу комплексларда яшәүчеләр өчен бердәнбер йөрү зонасы, шуңа күрә без нәкъ менә җәяүлеләргә басым ясыйбыз», – дип билгеләде архитектор Рүзәл Фәрхуллин.
Паркта берничә зона булдырылачак: спорт, җәяү йөрү, шулай ук чаралар үткәрү зонасы. Паркның буеннан-буена велоюл узачак. Монда йога һәм памп-трек белән шөгыльләнү өчен мәйданчык булачак. Халык соравы буенча, теләгән һәркем вакытны табигатьтә үткәрә алсын өчен, җәмәгать киңлегендә барбекю-зона урнаштыру планлаштырыла.
Искәртеп узабыз, 2011 елдан Казанда 31 парк һәм сквер барлыкка килде, аларның саны 150 гә җитте. Паркларның гомуми мәйданы 275 гектарга арткан һәм 449 гектарга җиткән.
2021 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Шулай итеп, Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүнең 1 нче һәм 2 нче чираты кысаларында, «Акчарлак күле» паркында, «Салават күпере» микрорайоны паркында, Л.Н.Толстой исемендәге скверда, «Черек күл» паркында төзелеш һәм монтаж эшләре башкарылган.
Моннан тыш, «Татарстан көзгеләре» экопроекты буенча Зур Зәңгәр күл территориясендә эшләр бара, Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясеннән Кремль дамбасына кадәр һәм «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән Миллениум күперенә кадәр участокта Казансу яр буе, Әфганстанда һәлак булган хәрбиләрне искә алу мемориаль комплексы территориясе төзекләндерелгән.
Проектлар буенча фикер алышуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, район администрацияләре башлыклары катнашты.