(Казан
шәһәре KZN.RU, 2 нче март, Дмитрий Никитин). Казанның Совет районында 11 нче
номерлы «Листочки» («Яфраклар») яңа балалар бакчасы ачылды. Архитектор
Гайнетдинов урамындагы Green торак комплексында төзелгән мәктәпкәчә
учреждениегә 140 бала йөри ала. Бу яңа микрорайонда социаль инфраструктура
актив үсеш ала – физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә, Нокса елгасы яр
буен төзекләндерәләр, мәктәп өчен җир участогы сайлап алынган. Бүген балалар
бакчасында ачык ишекләр көнендә балаларның ата-аналары белән бергә Казан Мэры
Илсур Метшин да булып кайтты. «Әлеге балалар бакчасында балалар үссен, үз
талантларын ачсын, сәламәт һәм бәхетле булсын өчен барлык шартлар да бар», –
дип ассызыклады ул.
«Балалар бакчасы – бүген танылган
стандарт»
Мәктәпкәчә
учреждение 2,4 мең кв. метрдан артык мәйданлы ике катлы бинада урнашкан. Анда 5
гадәти һәм бер логопед (сөйләмнең гомуми үсеше һәм сөйләмнең фонетик-фонематик
бозылуы булган балалар өчен) төркеме оештырыла.
Гаилә
кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү аша гаилә тәрбиясенә ярдәм итү балалар
бакчасының төп концепциясе булып тора. Педагоглар сөйләвенчә, программа
мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тормышлары үрнәк булырлык күренекле тарихи
шәхесләрнең һәм хәзерге заман геройларының биографияләре белән таныштыра.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус һәм татар мәдәнияте белән таныштыру
планлаштырыла.
Шәһәр
башлыгы дәресләр өчен кабинетларны карап чыкты, тәрбиячеләр белән аралашты,
спорт залы һәм азык-төлек блогы белән танышты. Балалар бакчасы мөдире Оксана
Дубровина билгеләп үткәнчә, бүген ата-аналар балалар белән бергә тәрбиячеләр
белән танышачак, ә инде иртәгә балалар мәктәпкәчә учреждениегә йөри башлаячак.
Якын арада бирегә 100 гә якын бала килер дип көтелә. Адаптация чорында алар
балалар бакчасына тулы булмаган көнгә йөриячәкләр, ә аннан соң балалар тәрбиячеләр белән тулы
көнгә кала алачаклар. «Безнең өчен бала һәм ата-аналар
арасындагы мөнәсәбәт әһәмиятле роль уйный. Программабыз гаилә эчендә аралашу
өчен мохит булдырырга мөмкинлек бирә», - диде Оксана Дубровина.
«Балалар
бакчасының барлык кирәкле техник тәэмин ителеше бар. Бу – бүген танылган
стандарт», - дип билгеләде И.Метшин.
Табигый ландшафтны саклау – Нокса
яр буен төзекләндерүдәге төп бурыч
Яңа
балалар бакчасы Green, «Лето» һәм «Светлая долина» торак комплекслары кергән
торак микрорайонда төзелгән. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, территорияне
үстергәндә комплекслы якын килү кулланыла, күп фатирлы йортлар белән беррәттән
социаль объектлар – балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә. Әйтик, «Светлая
долина»да инде бер мәктәп һәм өч балалар бакчасы эшли. Совет районы
администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләвенчә, 1,5 мең укучыга
исәпләнгән мәктәп өчен җир участогы сайланган, шулай ук
физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә. Болар барысы да микрорайонны яшәү
өчен уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Социаль
объектлар һәм торак йортлар төзүдән тыш, быел Green торак комплексы буенда
Нокса елгасы яр буен төзекләндерү планлаштырыла. Ул масштаблы проектның башы
һәм яңа торак районның төп бизәге булачак.
890
метр озынлыктагы парк яр буен төзүне ике этапта башкарырга ниятлиләр. Беренче
участок төзүче көче белән төзелеп беткән инде диярлек, калган төзекләндерү
элементлары көннәр җылынгач башкарылачак. Икенче участокны 2024 елның икенче
кварталында тапшыру планлаштырыла.
«Юит
Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең проектлау идарәсе буенча проектлар
җитәкчесе Антонина Яхина сөйләвенчә, торак комплекс янындагы яр буе мәйданы 12
мең 120 кв. м, ә яшел зона мәйданы – 8 мең кв. м. «Безнең төп бурыч – агачларны,
куакларны саклап калу һәм яр буен аның табигый ландшафтына туры китерү», - дип
сөйләде ул.
Яр
буеның парк зонасы ике террасадан торачак – югары һәм түбән. Югары өлешендә
спорт һәм балалар мәйданчыклары урнашачак, ә якын арада мәдәни-массакүләм
чаралар үткәрү өчен фестиваль зонасы төзекләндереләчәк. Шулай ук төзүченең елга
яр буенда таганнар белән махсус мәйданчык булдыру идеясе бар. Түбән өлешкә
килгәндә, проектлаучылар фикеренчә, ул табигый рәвештә калырга тиеш, һәм аны
тулысынча чүп-чардан арындырырга кирәк.
Концепцияне
эшләгәндә, паркның кече архитектура формаларына һәм элементларына аерым
игътибар бирелде. Проектлаучыларның төп бурычы экологик чиста һәм табигый
материаллардан файдалану иде. «Амфитеатр, җәяүлеләр юллары кебек күп кенә
объектлар агачтан ясалачак, ә калган элементлар – экологик яктан чиста
материаллардан», – дип ассызыклады А.Яхина.
Парк
өлешендә ял итү зонасы, шулай ук гомумшәһәр велосипед челтәре белән
тоташтырылачак велосипед юлы булачак. Исегезгә төшерәбез, Казанның Архитектура һәм
шәһәр төзелеше идарәсе каршындагы Транспорт планлаштыру бюросы белгечләре бөтен
шәһәр өчен велотранспорт инфраструктурасын үстерү концепциясен эшләделәр.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа яр буе микрорайонда яшәүчеләр өчен гаилә белән ял
итү урыны булачак.
Green
торак комплексы буендагы иҗтимагый киңлек Нокса ярының бер өлеше булыр дип
көтелә, ул Мамадыш трактына кадәр дәвам итәчәк, ә аннан соң «Весна» торак
комплексы янындагы парк белән тоташтырылачак. Нәтиҗәдә, Ноксада 3,5 км
озынлыкта ял итү өчен парк зонасы барлыкка киләчәк, дип сөйләде Роман
Фәтхетдинов.
Казан
Мэры белән бергә балалар бакчасына Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм
башкалар килде.