(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль,
Алинә Бережная). Узган елда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары 20 мең кешегә
арткан, шул исәптән 2989 бала туган. Соңгы биш елда халык саны 40 мең кешедән
артып киткән. Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мондый демографик күрсәткечләр әлеге районнарда
халыкның тормышы өчен уңайлы шартлар тудырылуы турында сөйли.
2021 елда 4097 фатирлы 28 күп катлы йорт файдалануга
тапшырылган
«Бүген
берәү дә Киров районын шәһәр чите дип атамый. Барлык социаль проектлар да тулы
күләмдә гамәлгә ашырыла, бассейнлы һәм концерт заллары булган заманча
мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә», –
дип билгеләде шәһәр башлыгы.
И.Метшин
районнарның алга таба үсешенә, торак йортлар һәм социаль учреждениеләр
төзүгә «Заречная» канализация-насос
станциясе төзелеше сәбәпче булуын искә төшерде. «Районнар яңа
торак комплекслары белән үсә. Бу бездән алдагыларның хыялы булган «Заречная»
канализация-насос станциясен файдалануга тапшыруыбыз аркасында мөмкин булды. Ул
10 млн кв. метрдан артык торак төзү мәйданын киңәйтергә мөмкинлек бирде», – дип
билгеләп үтте шәһәр Мэры.
Киров
һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, узган
ел 4097 фатирлы 28 күп катлы йорт файдалануга тапшырылган. Федераль максатчан
программа буенча торак шартларын яхшырту өчен 15 гаилә матди ярдәм алган, тагын
268 гаилә «Социаль ипотека» һәм «Яшь гаилә» программалары буенча тораклы
булган.
Моннан
тыш, узган ел 9 авария хәлендәге йорт күчерелгән, аларда 55 гаилә яшәгән.
«Бүген Киров районының тагын 15 авария хәлендәге йортында яшәүчеләрне күчерүне
дәвам итәбез. 752 гаилә яши торган 55 йорт күчерү программасына кермәгән.
Яшәүчеләр белән бергә без программаны 2022 елдан соң да озынайтуга
өметләнәбез», – дип ассызыклады Сергей Миронов.
Узган
ел Киров һәм Мәскәү районнарында 63 йорт капиталь ремонтланган, «Безнең
ишегалды» республика программасы буенча 65 ишегалды төзекләндерелгән. Әйтик,
Волгоград урамындагы 2 нче номерлы йорт ишегалдында ремонттан соң узган ел
электромобильләр өчен беренче заряд станциясе барлыкка килде. Быел
шәһәрнең ике районында тагын 63 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.
«Проектлар инде кешеләр белән фикер алышу өчен әзер», – дип хәбәр итте
С.Миронов.
Җәмәгать
киңлекләре турында сөйләгәндә, администрация башлыгы узган ел «Салават
күпере»ндә парк төзелеше башлануын искәртте.
Халык
белән элемтәдә торырга социаль челтәрләр ярдәм итә, узган ел алар ярдәмендә 8,4
меңнән артык мөрәҗәгать килгән, дип билгеләп үтте Сергей Миронов. «Узган ел
бездә махсус телеграм-бот эшли башлады, аның аша без кар чистарту, җылылык бирү
һәм су басу буенча гаризалар алдык. Бот барлыгы 2 меңнән артык гариза кабул
итте», – дип хәбәр итте администрация башлыгы.
Илсур
Метшин халык белән аралашуның мөһимлеген билгеләп үтте: «Шәһәрлеләр теге яки бу
мәсьәләләрне хәл итүдә хезмәткәрләрнең кызыксынуын тоярга тиеш».
Аракчинода яңа мәктәп кирәк, анда «Волжская гавань»ны
тапшырганнан соң, кешеләр саны 3200 гә артты
Киров
һәм Мәскәү районнарында яшәүче 16 мең бала өчен 79 балалар бакчасы эшли.
С.Миронов искә төшергәнчә, 2021 ел ахырында 46 нчы номерлы балалар бакчасы
беренче балаларны кабул итте, аның сыйдырышлыгы 260 урын тәшкил итә. Пилот
урамы буенча 44 нче, 45 нче, 101 нче номерлы балалар бакчалары һәм Идел буе
урамы буенча 128 нче номерлы балалар бакчасының өченче бинасы файдалануга
тапшырылды. Шуңа да карамастан, мәктәпкәчә учреждениеләрдә чират саклана –
Киров районында 581 бала һәм Мәскәү районында 101 бала.
Уку
елы башында ике заманча гомуми белем бирү учреждениесе – 188 нче номерлы
«Бионика» күп профильле лицее һәм 189 нчы номерлы «Заман» күп профильле
гимназиясе ишекләрен ачты. С.Миронов сүзләренә караганда, бүгенге көндә
«Бионика»ның йөкләнеше 70% ка җиткән, «Заман»ныкы – 95%.
«Шул
ук вакытта Аракчинода яңа мәктәп бик кирәк, анда «Волжская гавань» файдалануга
тапшырылганнан соң, халык саны 3200 гә артты, ә 8 нче номерлы мәктәп 350 балага
исәпләнгән», – дип өстәде район администрациясе башлыгы.
Шулай
ук узган ел «Икар» яшьләр киңлеген һәм «Икар-2» яшүсмерләр клубын ремонтлау
төгәлләнде. Бишбалта бистәсендәге «Вертолет» яшьләр үзәгенә капиталь ремонт
бара, дип билгеләп үтте С.Миронов. Ә Юдино поселогында «Пространство» өстәмә
белем бирү үзәге төзелеше дәвам итә, анда «табигый фәннәр» һәм «цифрлы
технологияләр» юнәлешләре буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла.