(Казан
шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль, Алинә Бережная). 2021 елда Казанның Киров һәм
Мәскәү районнарында якынча 7 км озынлыктагы 88 мең кв. метрдан артык юл
ремонтланган. Моннан тыш, узган ел Горький шоссесы дублерының Несмелов
урамыннан М7 «Волга» федераль трассасына кадәр юл төзелеше, шулай ук Горький
шоссесын реконструкцияләү башланды. Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә
караганда, бу проектлар шәһәрдә транспорт мәсьәләләрен хәл итәчәк. «Горький
шоссесын киңәйтү һәм дублер-юлны төзү хәзер юлларда булган киеренкелекне
киметәчәк», – дип билгеләде И.Метшин.
Казанның
Киров һәм Мәскәү районнарында юллар төзү һәм ремонтлау турында бүген эшлекле
дүшәмбе вакытында район администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде.
Масштаблы проектларның берсе итеп ул Осиново урамын реконструкцияләүне атады.
1,4 км озынлыктагы урам участогы дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк, шулай ук ике
яктан 2,5 метр киңлектәге тротуарлар, 1,5 метр киңлектәге велоюллар
төзекләндереләчәк, өч светофор төене урнаштырачаклар һәм кварталара юлларны ремонтлаячаклар.
Моннан тыш, урамны реконструкцияләү кысаларында инженерлык коммуникацияләрен
күчерү һәм яңгыр сулары канализациясе төзү планлаштырыла.
Узган
ел Киров һәм Мәскәү районнарында 7 км озынлыктагы 88 мең кв. метрдан артык юл
ремонтланган, дип хәбәр итте Сергей Миронов.
«Имин
сыйфатлы юллар» һәм «Поселоклардагы юлларны ремонтлау» программалары буенча
Беломорск, Гладилов һәм Аркылы Базар урамнарында Краснококшайск урамына кадәр
асфальт яңартылды. Моннан тыш, поселокларда юллар ремонтланды.
Автомобиль
юлларын ремонтлау кысаларында 8 тукталыш «кесәсе» һәм 11 җәмәгать транспортын
көтү павильоны оештырылган. 1358 метрдан артык җәяүлеләр өчен киртә
урнаштырылган.