(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль, Алинә Бережная).
Казанда туклану комбинатында cook&chill (әзерләү һәм алга таба суыту) технологиясе буенча эшләүче җиһазларның
җитештерүчәнлеге 1,5 тапкырга артты. Әйтик, шок суыту аппаратлары линиясен
алыштыру нәтиҗәсендә 45 минут эчендә 6,4 мең урынына 9,6 мең порция әзерләнә
башлады, бу яңа пароконвектоматларның суммар егәрлегенә туры килә. Яңа җиһазлар
термощуп белән җиһазландырылган, ул ашларның тиешле температурага кадәр суынуын
күрсәтә. Казанның азык-төлек комбинатының узган елдагы эш яңалыклары турында
шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина сөйләде.
Туклану комбинатында пилмән җитештерү дә арткан. Шулай
итеп, CD-800 яңа пилмән ясау аппараты ярдәмендә ярымфабрикатның
җитештерүчәнлеге ике тапкыр арткан һәм сәгатенә 550 кг кадәр җиткән. Шулай ук
термопотлар һәм тәгәрәтеп йөртелә торган арбалар яңартылган.
Шулай ук 2021 елда склад инфраструктурасын һәм
продуктларны саклау системасын модернизацияләделәр. Өстәмә туңдыру камерасы
файдалануга тапшырылган, ул ит, кош ите, май запасларының сыйфатын югалтмыйча 14
көн сакларга мөмкинлек бирә, бөртекле продуктларны саклау өчен склад мәйданы
20% ка арттырылган, дебаркадер яңартылган һәм җылытылган, туңдырылган чималны
комплектлау өчен суытыла торган зона оештырылган.
«2022 елга планнарда – туңдырылган ярымфабрикатларны
саклау өчен суыту мәйданнарын арттыру һәм искергән стеллаж җиһазларын алыштыру»,
– дип хәбәр итте Рима Мөхәммәдшина.
Өстәмә төзелештән башка оптимальләштерү хисабына гына
файдалы саклау мәйданын 2730 кв. метрга кадәр җиткерү соңгы берничә елда башкарылган
эшнең нәтиҗәсе булып торачак.