(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль, Дмитрий Никитин). Казанда язгы ташуга әзерлек башланды. Бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр районнары башлыклары Татарстан башкаласы Мэрына гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен күрелә торган чаралар турында хәбәр иттеләр. Илсур Метшин бу мәсьәләне көндәлек контрольдә тотарга һәм шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен су ташуга каршы чараларны дәвам итәргә кушты.
Узып баручы кыш казанлыларга бик күп кар һәм явым-төшемнәр белән истә калачак. Шулай итеп, сезон башыннан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары урамнарыннан гына да 208 мең тоннадан артык кар чыгарылган, бу узган кышкы сезондагы күләмнән шактый артыграк, дип билгеләп үтте район администрацияләре башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов.
Шулай итеп, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында мартның беренче көннәреннән үк поселоклардан һәм су басу куркынычы булган урыннардан кар чыгаруга керешү планлаштырыла, барлык эшләр дә подрядчы оешмалар көче белән башкарылачак. Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, Сухая река, Озерный һәм Савиново поселокларында 51 торак йорт куркыныч зонада урнашкан. Гадәттән тыш хәл булган очракта, өч мәктәптә халыкны вакытлыча урнаштыру пунктлары каралган. «24 нче февральдән башлап көн саен администрация белгечләре су басу урыннарына һәм Коры елганың торышын боз тыгылу һәм туң предметына мониторинг үткәрәләр. Хәзерге вакытта су басулар барлыкка килү куркынычы юк», – дип ассызыклады ул.
Районнар администрациясе башлыгы шулай ук язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә комачаулый торган кыенлыкларны да билгеләп үтте, шул исәптән урынның катлаулы рельефын да. Моннан тыш, кайбер очракларда җирле халыкка ярдәм итәргә кирәк – кар суларының юлы шәхси җир кишәрлекләре территорияләренә дә кагылырга мөмкин. Проблемаларның берсе – торак массивларда юл астыннан уза торган торбаларның шактый тузган булуы. Бүгенге көндә 430 метр коммуникациянең 180 метры алмаштыруны таләп итә, дип билгеләп үтте Ф.Нурмөхәммәтов.
«Язгы ташу» планы буенча бурычларны оператив хәл итү өчен, подрядчы оешмалар һәм идарәче компанияләр базасында 12 оператив бригада төзү планлаштырыла. Аларның һәрберсендә су суырту техникасы, агач траплар, комлы капчыклар әзер», – дип хәбәр итте ул.
Язгы ташуга каршы барлык кирәкле чаралар Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында да алып барыла. «Хәзерге вакытта су басу басарга мөмкин барлык куркыныч зоналар билгеләнгән, – дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. – Алар арасында 8 участок – Запрогонная һәм 2 нче Иске Аракчино урамнары, «Волжская гавань» торак комплексы янындагы Новгород тыкрыгы, Җиләкле бистәсе, Игумново торак массивларындагы территория, Залесный урамындагы йортларның бер өлеше, Красная Горка торак массивындагы җир кишәрлекләренең бер өлеше, шулай ук Красиков һәм Бирюзовая урамнарындагы участоклар бар».
С.Миронов ассызыклаганча, бу территорияләр аерым контрольгә алынган, ә күзәтчелек органнары һәм администрация хезмәткәрләре атна саен карап чыгалар һәм агымдагы вәзгыятьне мониторинглый.
Шәһәрнең Совет районында барлык юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда кар чыгару белән шөгыльләнәләр.
Су басуларга каршы чаралар кысаларында 10 мең кв.м чамасы канау казылган, волонтерлар һәм махсус дроннар ярдәмендә 40 км елгалар үзәнен тикшергәннәр, 500 метр озынлыкта су үткәрү канаулары чистартылган.
Күперләр астында елгаларны чистарту эшләре башланды, 9 участокта елга юлын боздан арындырырга кирәк. Бу язгы ташуның актив басуынан котылырга ярдәм итәчәк. «Кар чыгаруга карамастан, язгы ташу чорында аеруча игътибар таләп итә торган участоклар кала бирә. Алар арасында – Белянкино поселогы янындагы күпер һәм Киндерки елгасы. Барысы да аерым контрольдә», – дип ассызыклады Роман Фәтхетдинов.
Вахитов һәм Идел буе районнарында су басу зонасына Борисково, Мирный, Әмәт, Петровский, Калининский, Старые Горки, Первомайский, Отар, Кукушкино, Салмачы һәм Плодопитомник поселокларында 600 дән артык йорт керә.
«Язгы ташу нәтиҗәләрен булдырмау өчен 26 махсус бригада оештырылды, – дип хәбәр итте Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров. –Шулай ук кар, боздан чистарту, тротуарларны һәм биналарның нигез кырларын, йортларның түбәләрен боз катламнарыннан арындыру эшләре дәвам итә.
Район администрациясе башлыгы шәхси йорт милекчеләрен җирнең табигый рельефын бозмаска, су агып китсен өчен каралган канауларны күммәскә һәм җаваплы хезмәтләр белән берлектә җирләрне су басудан саклау чараларында катнашырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшләвен дәвам итә. Район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар KZN.RU порталында урнаштырылган.