(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Дмитрий Никитин). 5 ел эчендә Казанда 7535 урынга исәпләнгән 34 балалар бакчасы һәм 15 мең укучы өчен 12 мәктәп төзелде, шулай ук 51 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтланды. «Ун ел элек без мондый темплар турында хыяллана да алмый идек», – дип билгеләп үтте Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә шәһәр Мэры Илсур Метшин, 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап ясап. Шуңа да карамастан, Татарстан башкаласында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитми, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль программалар буенча яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү планнары турында хәбәр итте.
«Без яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларына зур ихтыяҗ кичерәбез»
Ремонтланган һәм төзелгән мәктәпләр предмет кабинетлары, актлар һәм спорт заллары, бассейннар, заманча мәктәп рестораннары белән җиһазландырылган, дип ассызыклады И.Метшин. Бүген сессия башланыр алдыннан Татарстан Президенты һәм Казан Мэры шәһәрнең Совет районында урнашкан яңа гомуми белем бирү учреждениеләренең берсе – «Унбер» лицеенда булды. Мәгариф учреждениеләре төзелеше илкүләм проектлар һәм республика программалары буенча республика башлыгы ярдәме белән алып барыла, дип билгеләп үтте Мэр.
Казан инде күп еллар туучылар саны арту буенча лидер булып кала бирә. Әйтик, быел уку елында 2020 елга караганда 11 мең укучыга күбрәк. Фаразларга караганда, 5 елдан аларның саны 30 процентка артачак һәм 200 мең кешедән күбрәк булачак. «Безнең өчен бу яңа чакыру», – диде И.Метшин.
Бүген балалар бакчаларында 78 мең яшь казанлы тәрбияләнә, алар тиздән мәктәп парталары артына утырачак. Аларның саны Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск һәм Чистай халкы белән чагыштырырлык, дип билгеләде Казан Мэры. «Төзелешнең югары темпларына карамастан, безгә яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитми», – дип игътибар итте шәһәр башлыгы. Шулай ук Казанда ярты гасыр элек төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар, аларда беркайчан да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Мәсәлән, шундый 197 мәктәпкәчә учреждение исәпләнә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан мәгариф учреждениеләрен төзү буенча федераль программага керергә гариза биргән. «Әлеге программа ярдәмендә якын арада Казанда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары барлыкка киләчәк», – дип хәбәр итте ул.
Казан укучыларының 82% ы баланслы кайнар туклану белән тәэмин ителгән
Мәгариф объектларын төзү һәм ремонтлаудан тыш, шәһәр башлыгы мәктәп туклануын реформалауга да игътибар итте. Бүген укучыларның 82% ы баланслы кайнар ризык ала. Казанның 113 мәктәбендә заманча мәктәп рестораннары оештырылган, ашханәләрне яңарту дәвам итә.
Шәһәр Мэры Татарстан башкаласының мәктәпләрдә сәламәт туклануны оештыруга багышланган номинациядә, БДБ һәм Евро-Азия икътисадый берләшмәсенең 14 нче Халыкара шәһәр практикалары конкурсында беренче урынны яулавын искә төшерде. «Казанга өйрәнергә киләләр һәм үрнәк итеп куялар», – дип ассызыклады И.Метшин.
Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле, математика, химия һәм инглиз теле буенча БДИның уртача баллары гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак
Татарстан башкаласы күп еллар дәвамында белем бирү сыйфаты буенча алдынгы урыннарны били. Казан Мэры шәһәребез укучыларының рус теле, математика, химия һәм инглиз теле буенча БДИның уртача баллары Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын искә төшерде. Узган ел БДИны 98 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллга тапшырган, ә 2021 дә – 125 чыгарылыш сыйныф укучысы. 832 укучы медальгә бетергән – 2020 елга караганда 53 кә күбрәк.
«Казан тотрыклы рәвештә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урында тора, – дип ассызыклады И.Метшин. – 2021 елда Казан мәктәпләре укучылары 115 призлы урын яуладылар – башкалада республика укучыларының 35 % укуына карамастан, бу – республика буенча призлы урыннарның 54% ы», – дип билгеләп үтте ул.