(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль).
Казан Мэры Илсур Метшин Евгения Тарасова һәм Владимир Морозовны Пекиндагы Кышкы
Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Исегезгә төшерәбез,
cпорт пары Пекиндагы ярышларда икенче урынны яулады.
«Хөрмәтле
Евгения һәм Владимир!
Барлык
казанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне Пекиндагы Кышкы Олимпия уеннарында
спорт парлары ярышларында көмеш медаль алуыгыз белән котлыйм!
Олимпиададагы
чыгышыгыз белән сез фигуралы шуу сөючеләргә матур тамаша бүләк иттегез. Спорт
характеры, чыдамлык һәм максатчанлык күрсәтеп, искиткеч дәрәҗәдә тәкъдим
ителгән программаларга бөтен көчегезне һәм күңелегезне салып, планетаның төп
ярышларының призлы пьедесталында икенче мактаулы урынны яуладыгыз һәм Россия
җыелма командасы триумфына бәяләп бетергесез өлеш керттегез.
Сезгә
шундый югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән, үзләренең тәҗрибәләрен һәм
күнекмәләрен биргән тренерларыгыз, барлык башлангычларда да булышкан
якыннарыгыз алдында баш иябез.
Евгения,
спорт үрләренә ирешеп, туган шәһәрегезне һәм илебезне халыкара аренада
танытасыз. Казан Сезнең белән горурлана!
Сезнең
парның алда әле яңа уңышлары һәм казанышлары булачагына ихластан ышанам.
Чын күңелдән күп энергия һәм уңышлар
телим! Кадерле кешеләрегезнең ярдәме сезгә һәрчак көч һәм күтәренке кәеф биреп
торсын. Нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!» – диелә
текстта.