(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль, Дмитрий Никитин). Казанда ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Камал исемендәге театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык халыкара конкурсның жюри утырышы узды. Җиңүченең исемен иртәгә, 17 нче февральдә, матбугат конференциясе вакытында игълан итәчәкләр.
«Камал театрының, йөз еллык тарихы булган беренче милли театр буларак, Казан һәм шәһәр халкы өчен генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен дә әһәмияте зур, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Шәһәр өчен аерым әһәмияткә ия булган барлык территорияләрне һәм объектларны проектлауга без халыкара көчләрне җәлеп итәбез».
Театрның яңа бинасын Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары киселешендә, Түбән Кабан күле яр буенда төзергә планлаштыралар. Үз проектларын Казаннан, Глазго, Барселонадан, Лондоннан, Мәскәүдән, Париждан, Шанхайдан һәм Штутгарттан 8 финалист тәкъдим итте. Утырыш барышында проектлар авторларының һәркайсы жюри әгъзаларына үз күзаллауларын җентекләп аңлата һәм тәкъдим итә алды. Дизайн-проектны эшләүдә башкала халкының фикере һәм шәһәрнең мәдәни традицияләре исәпкә алынды.
Утырыш онлайн һәм офлайн форматларда узды. Фикер алышуда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Президенты ярдәмчесе, эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Archdaily.com ны оештыручы Дэвид Базульто, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, шулай ук театр һәм кино артистлары Чулпан Хаматова һәм Евгений Миронов катнашты.
Жюри әгъзаларының һәркайсы проект авторларына сораулар бирә алды. Җиңүчене сайлаганда исәпкә алыначак критерийлар арасында – татар милли мәдәниятен һәм телен саклап калуда һәм үстерүдә өстенлек, бинаның архитектура кыяфәтендә һәм орнаментында уникаль милли сыйфатларны саклап калу. Моннан тыш, архитекторларга һәм дизайнерларга Казан халкы һәм туристлар таләпләренә ярашлы заманча мәдәни киңлек булдырырга тәкъдим ителде. Шулай ук театр Кабан күле экосистемасына максималь рәвештә кергән булырга, моннан тыш, проект буенча театрның яңа бинасында хезмәткәрләр өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырылырга тиеш.
Беренче булып үз проектын «Мегабудка» ҖЧҖ Мәскәү компаниясе лидерлыгы астындагы консорциум тәкъдим итте, аңа шулай ук «Форм» Архитектура бюросы» ҖЧҖ һәм «ЗАРФ» ҖЧҖ Казан компанияләре кергән. Архитекторлар презентациядә ландшафт дизайнына, шулай ук Татарстан башкаласының милли архитектура үзенчәлекләренә аерым игътибар бирделәр.
Киләсе катнашучы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкләгән консорциум проекты булды. Проектны эшләгән команда составында – Shanghai DaPei Architectural Design Co., Ltd Кытай компаниясе һәм «Диалог» ҖЧҖ Казан фирмасы. Проектның төп идеясе – мәдәниятләр синтезы.
Өченче проектны «Рождественка» ҖЧҖ архитектура бюросы тәкъдим итте. Консорциум составына BURO SMART Россия компаниясе кергән. Төп игътибар яңа бинаның шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашуына юнәлтелде.
Утырышның беренче яртысын «Ваухаус» ҖЧҖ консорциумы проекты төгәлләде, аның составына Kengo Kuma & Associates япон фирмасы, Werner Sobek AG алман компаниясе һәм «Архитектор Бакулин Герман Алексеевичның персональ иҗади остаханәсе» Казан фирмасы кергән. Проектның төп үзенчәлеге – бинаның татар халкы тарихына бәйле заманча футуристик тышкы күренеше.
Тәнәфестән соң жюри әгъзаларына үз проектын «ПРАЙД» иҗади җитештерү берләшмәсе җитәкләгән консорциум тәкъдим итте. Составына Лондоннан Zaha Hadid Architects, Atelier Ten һәм Theatre Projects фирмалары кергән. Проект авторлары билгеләп үткәнчә, дизайнның үзенчәлеге – аның күптән түгел төзекләндерелгән Түбән Кабан күле яр буе белән гармониялелеге.
«Метрополис» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан эшләнгән концепция алтынчы проект булды, консорциум составына «Кооп Химмельблау Вольф Д.Прикс&Партнеры» Австрия компаниясе һәм «Мириада групп» ҖЧҖ Казан фирмасы кергән. Презентация ясаучылар буыннар арасындагы бәйләнешкә басым ясады. Яңа бина Казанда яңа архитектура чишелешләренең үсешенә башлангыч булырга тиеш.
Конкурсның киләсе катнашучысы «Татарстан Республикасы Архитекторлар берлегенең персональ иҗади остаханәсе» ҖЧҖ проекты булды. Консорциум составына Borgos Pieper испан фирмасы һәм Theatre Projects француз фирмасы кергән. Проект авторлары шулай ук театрның булачак бинасы территориясенең ландшафт дизайнына аерым игътибар биргәннәр.
Утырыш Bespoke Казан компаниясе проектын карау белән тәмамланды. Конконсорциум әгъзалары Бөекбританиядән «Асиф Хан», Charcoalblue, AKTII һәм Atelier Ten компанияләре булды. Проект җитәкчесе билгеләп үткәнчә, дизайнерлар шәһәр халкының буыннар дәвамчанлыгын, татар халкының гореф-гадәтләрен тапшырырга, шул ук вакытта әле күп дистә еллар актуальлеген югалтмый торган дизайн булдырырга тырышканнар.
Тәкъдир итү вакытында Илсур Метшин кайбер проектларның милли тиңдәшлекне тапшырмавына игътибар итте, бу Казанның архитектура йөзе өчен бик мөһим. «Сайланган урын уникаль. Театр Иске Татар бистәсе каршында, Кабан күлендә, Казан үзәгендә кала. Аны башка урында төзү мөмкин түгел. Яңа театрның Кабан күле яр буе һәм Иске Татар бистәсе контексты белән гармонияле рәвештә ярашуы һәм хәзерге бина кебек үк, тарихи истәлекле урынга әйләнүе мөһим», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Иртәгә 11:00 сәгатьтә жюри конкурста җиңүчене игълан итәчәк. Нәкъ менә әлеге проект Казанның яңа истәлекле урыны булачак һәм Татарстан башкаласының гомуми тышкы күренешен тулыландырачак.
Шулай ук бүген көндез Камал исемендәге театрда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Республика башлыгына театрның архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс финалына чыккан проектларны тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2021 елның 23 нче июлендә старт алды. 12 нче октябрьдә Казанда жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән 26 консорциум һәм 13 шәхси конкурсанттан килгән гаризаларны карады һәм сигез команда-финалистны сайлап алды.